Главная | Обратная связь | Поможем написать вашу работу!
МегаЛекции

И. Юзеев. «Бакчачы турында баллада» 1 глава




Н.С. Гыймадиева

Ә.Г. Билалова

 

 

Әдәбият

дәреслекләре

Буйлап

(V—VIII сыйныф укучылары өчен ярдәмлек)

 

 

Казан

«Яңалиф» нәшрияты

 


ББК 83.3(2 Рос=Тат)я721

Г 92

 

Гыймадиева Н.С. − Россиянең халык мәгарифе отличнигы, Татарстанның атказанган укытучысы; югары категорияле укытучы

Билалова Ә.Г. − югары категорияле укытучы

 

Гыймадиева Н.С, Билалова Ә.Г.

 

Г 92 Әдәбият дәреслекләре буйлап. (V—VIII сыйныф укучылары өчен ярдәмлек). − Казан, «Яңалиф» нәшрияты, 2006. − 124 б.

 

Җыентык урта мәктәпнең V—VIII сыйныфлары, педагогик көллият укучыларына, укытучыларга әдәбият укыту өчен ярдәмлек буларак тәкъдим ителә. Ярдәмлектә дәреслектәге биремнәргә язмача җаваплар, төрле инша үрнәкләре бирелә.

 

 

ISВN 5-91145-006-2

 

© «Яңалиф» нәшрияты, 2006

 


Эчтәлек

V СЫЙНЫФ.. 6

Әкиятләр. 6

Чәчәкләр (Әкият) 6

Мәзәкләр. 7

А. Алиш иҗаты.. 7

Ш. Рәкыйпов. «Чәчәкләр сөйли белә». 7

Г. Тукай. «Исемдә калганнар». 8

Асрарга бала бирәм, кем ала? (Инша) 8

Автобиография. 9

Г. Тукай. «Шүрәле». 10

Г. Тукай. «Пар ат». 10

Ф. Әмирхан. «Нәҗип». 11

Ф. Әмирханның «Нәҗип» хикәясендә пейзаж.. 11

Минем яраткан эшем (Инша) 11

Г. Ибраһимов. «Алмачуар». 12

Закирның кичерешләре. 13

Алмачуар тай булыр (Инша) 13

Һ.Такташ. «Ак чәчәкләр». 14

Кышкы салкын көннәрдә (Инша) 14

Беренче кар (Инша) 14

Карлы көз (Инша) 15

Кыш килде (Инша) 15

Һ. Такташ. «Караборынның дусты». 15

Караборынның кичерешләрен сурәтләүдә авторның осталыгы (Хикәя итү) 16

Минем этем (Инша) 16

Ә. Еники. «Курай». 16

Ә. Еники. «Бала». 17

Зарифның кичерешләре (Инша) 17

Г. Кутуй. «Сагыну». 17

Г. Кутуй. «Рөстәм маҗаралары». 18

Әгәр мин тылсымчы булсам... (Инша) 18

М. Җәлил. «Җырларым». 18

М. Җәлил. «Ана бәйрәме». 19

«Ана бәйрәме» шигыренең халык авыз иҗаты белән уртаклыгы (Инша) 19

М. Җәлилнең «Ана бәйрәме» шигырендә ананың кичерешләре (Инша) 20

Ф. Кәрим. «Үлем уены». 20

Әхтәм образы.. 20

Нәни солдатның тапкырлыгы (Инша) 21

М. Кәрим. «Озын-озак балачак». 22

Шагыйрь җанлы Әсгать (Инша) 22

Ш. Галиев. «Шәвәли маҗаралары». 23

Ш. Галиев. «Рәхмәтләр хакында». 23

Ш. Галиев. «Сабантуйда җиңелгән малай». 24

Л. Фәттаховның «Сабан туе» картинасының репродукциясе өстендә эшләү. 24

Г. Сабитов. «Ярсулы яз». 25

Яз галәмәтләре (Хикәя) 25

Н. Исәнбәт. «Хуҗа Насретдин». 26

Хуҗа Насретдин − халык герое (Инша) 26

VI СЫЙНЫФ.. 26

Җырлар. 26

Г. Камал. «Беренче театр». 27

Хәмзә бай образы (Инша) 27

Вәли һәм Хәбибрахман образлары (Инша) 27

Биби образы (Инша) 28

С. Рәмиев. «Уку». 28

С. Рәмиев. «Авыл». 28

Туган авылым (Инша) 28

Шигырьдә сурәтләнгән авыл (Инша) 29

Ә. Фәйзи. «Тукай». 29

X. Туфан. «Гөлләр инде яфрак яралар». 30

Шигырьнең үзенчәлеге. 30

Г. Ибраһимов. «Кызыл чәчәкләр». 31

Биш дусның язмышы (Инша) 31

Г. Гобәй. «Маякчы кызы». 31

Җәйге таң. 31

Мәрдән абзый − бары әти, әти... (Инша) 32

Илсөяр образына характеристика (Инша) 32

И. Юзеев. «Бакчачы турында баллада». 33

Көчле рухлылар гына мактауга лаек (Инша) 33

И. Гази. «Өч Мәхмүт». 33

Ч. Айтматов. «Беренче мөгаллим». 34

Беренче укытучым (Инша) 34

Яхшылык җирдә ятмый (Инша) 34

Б. Урманченың «Салтык болыны» картинасы буенча эш.. 35

Р. Миңнуллин. «Энекәш кирәк миңа!». 35

Р. Миңнуллин. «Әни, мин көчек күрдем!». 35

Ф. Яруллин иҗаты.. 35

Олы җанлылык кече яшьтән башлана (Инша) 35

Ф. Яруллин. «Ак төнбоек». 36

VII СЫЙНЫФ.. 37

Татар халык мәкальләре. 37

«Сөембикә бәете». 37

Язмышларың фаҗигале, Сөембикә-ханбика. 37

К. Насыйри. «Әбүгалисина». 38

Гыйлем алу − бәхетеңә бару (Инша) 38

Г. Тукай иҗаты.. 39

Г. Тукай. «Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш». 39

Поэмадагы әкият алымнары (Инша) 39

Г. Исхакый. «Кәҗүл читек». 40

Әхмәдулланың кичерешләре. 40

Дәү әнием (Инша) 41

Дәрдемәнд. «Видагъ». 41

К. Тинчурин. «Җилкәнсезләр». 41

Батырхан образы.. 41

Һ. Такташ. «Гасырлар һәм минутлар». 42

М. Әмир. «Агыйдел». 43

Артыкбикә образына характеристика. 43

С. Хәким иҗаты.. 43

Ф. Хөсни. «Йөзек кашы». 44

Айдар образы (Инша) 44

Минем Госман образына мөнәсәбәтем (Инша) 44

Минем халкым − минем язмышым (Инша) 45

Ф. Кәрим иҗаты.. 45

Шулай үлде Ватан улы (Инша) 45

Ә. Еники. «Әйтелмәгән васыять». 47

Н. Арсланов иҗаты.. 47

Г. Ахунов иҗаты.. 48

Г. Ахунов. «Артышлы тау буенда». 48

Хәсән − минем яшьтәшем (Инша) 48

Х. Сарьян. «Бер ананың биш улы». 49

Маһисәрвәр апа − бөек ана! (Инша) 49

Хәвадис образы (Инша) 50

Эчкән кеше − беткән кеше (Инша) 50

Мирзаның үлеме − иң югары дәрәҗәдәге мәгънәле үлем (Инша) 51

VIII СЫЙНЫФ.. 52

Дастаннар һәм аларның барлыкка килүе. 52

«Идегәй» дастаны (Инша) 52

Ф. Кәрими. «Салих бабайның өйләнүе». 56

Салих бабайның өйләнүе (Инша) 56

М. Фәйзи. «Галиябану». 57

Галиябану һәм Хәлил − иске гадәт-йола корбаннары (Инша) 57

Ш. Камал. «Акчарлаклар». 58

Егет кешене кыюлык бизи (Инша) 58

Һ. Такташ. «Алсу». 58

Һ. Такташ. «Киләчәккә хатлар». 59

Г. Бәширов. «Туган ягым − яшел бишек». 59

Халкымның күңел байлыгы (Инша) 59

М. Җәлил иҗаты.. 61

М. Җәлилнең тоткынлыктагы кичерешләре (Эссе) 61

Яраткан шигырем (Инша) 63

Н. Фәттах. «Итил суы ака торур». 63

Тарихлардай килгән хакыйкать (Инша) 63

А. Гыйләҗев. «Язгы кәрваннар». 65

Сезнең тормыш − үзе батырлык (Инша) 65

Һәр кешенең гомере − язылмаган китап (Инша) 66

С. Сөләйманова иҗаты.. 67

Саҗидә Сөляйманова − минем яраткан шагыйрәм (Инша) 67

Ач, шигърият, серләреңне... (Инша) 68

Иң татлы тел − туган тел, Анам сөйләп торган тел (Инша) 70

 


Кадерле укучылар!

Бүгенге көндә әдәбиятны өйрәнү − гаять күпьяклы, катлаулы һәм җитди мәсьәләләрнең берсе. Әдәби әсәрләрне өйрәнү сезгә тормышны тулырак аңларга, үзегезне кызыксындырган күп кенә сорауларга җавап табарга ярдәм итә. Билгеле инде: әдәби әсәр дулкынландыра, андагы вакыйгалар, образлар төрле фикерләр тудыра, уйлата. Сезгә уй-фикерләрегезне билгеле бер тәртипкә салырга, дөрес бәя бирергә әдәбият дәресләре ярдәм итә. Шул максаттан дәреслекләрегездә әсәрләрдәге вакыйга-образларны бәяләү, нәтиҗәләр ясау өчен төрле биремнәр тәкъдим ителә. Кайбер биремнәр алдында югалып та калырга мөмкин. Сезнең кулыгыздагы җыентык шул кыенлыклардан чыгу юлларын табарга ярдәм итәр. Сез, куелган сорау-биремнәргә җавапларның үрнәкләреннән файдаланып, үз фикерләрегезне белдерә аласыз. Җыентыктагы образларга характеристика бирү үрнәкләре, ирекле һәм әдәби әсәргә карата иншалар, нәтиҗә һәм фаразлар әдәбиятның төп вазифасын аңларга булышыр. Җыентыкка күбрәк язмача җавап бирүне күздә тоткан биремнәр кертелде. Кайбер биремнәргә җаваплар берничә вариантта, кайберләре берничә сорауны берләштереп тәкъдим ителде. Вариантлар рим цифрлары белән билгеләнеп барылды. Сыйныф, әдипләрнең иҗаты, төп тема калын хәрефләр белән аерып күрсәтелде.

Сезгә тагын шуны да искәртүне кирәк дип саныйбыз: әдәби әсәрне анализлау текст белән эшләүгә кайтып кала. Шуңа күрә, әсәр турында нинди дә булса фикер әйтү өчен, аны тулысынча укып чыгарга кирәк. Дәреслектәге өзекләр генә тиешле нәтиҗәне бирмәскә мөмкин. Шулай ук әдәби әсәрне анализлаганда, сезгә күбрәк уйланырга, өстәмә әдәбият белән танышырга, һәр образның функциясен билгеләргә, аның идеясен, тел байлыгын бөтен тулылыгы белән ачарга тырышырга туры килер. Иншалар өчен эпиграфлар сайлау да өстәмә эзләнүләр таләп итә. Кече яшьтән үк үзегездә китапка мәхәббәт уята алсагыз, тормышның төрле хәлләрендә сезнең үз фикерегез булыр.

Кайбер әдәби текстлар сезгә аңлау өчен авыррак булып тоелыр. Болар − борынгы әдәбиятка караган әсәрләр. VIII сыйныф дәреслегендәге «Идегәй» дастаны шундыйлардан. Шуны истә тотып, без бу әсәргә киңрәк тукталдык. «Идегәй» турындагы язманы инша үрнәге итеп кенә түгел, әсәргә анализ, образга характеристика итеп тә карарга кирәк. Бу әсәр безнең халыкның тарихи үткәнен чагылдыра, ләкин аны бүгенге көн белән чагыштырып өйрәнергә кирәк. «Идегәй»дә күтәрелгән мәсьәләләр бүгенге тормышыбызда да урын тапкан.

Әдәбият сәнгатьнең башка төрләре белән дә тыгыз бәйләнештә. Җыентыкта рәссамнар иҗатына кагылышлы кайбер биремнәр дә чагылыш таба. План төзү, образларны чагыштырып карау үрнәкләре дә сезнең эшегездә ярдәм итәр, дип уйлыйбыз.

Ярдәмлеккә кергән мөстәкыйль эшләр сезнең белемегезне арттыру, сөйләм һәм язма телегезне камилләштерү белән беррәттән, эзлекле фикерли белергә, әдәбияттагы һәм тормыштагы әһәмиятле фактларны истә калдырырга, аларны анализлап, чагыштырып карарга, дөрес нәтиҗә ясарга күнектерер, дигән фикердә калабыз. Тагын шуны онытмагыз: безнең әдәбиятта буш, чит нәрсә юк. Әдәби әсәрләрнең барысы да бер максатка − кешене тәрбияләү, аңа дөрес юлны күрсәтүгә корылган.

 

V СЫЙНЫФ

Әкиятләр

Бирем. Үз хыялыгызга нигезләнеп әкият уйлагыз.

Чәчәкләр
(Әкият)

Борын-борын заманда бер матур авылда бик акыллы, зирәк, гүзәл кыз яшәгән. Ул хайваннарны, үсемлекләрне, гомумән, табигатьне бик тә яраткан. Кыз агачларның, чәчәкләрнең телләрен аңлый торган булган. Ул җәен көн саен, болынга чәчәкләр янына барып, аларның хәлен белә, алар белән сөйләшеп, күңел ачып кайта икән.

Шундый көннәрнең берсендә чәчәкләр аны нигәдер боегып, ыңгырашып каршылыйлар. Кыз алардан ни булганын сорый. Ә чәчәкләр барысын да сөйләп бирәләр.

− Безне бер кеше дә санламый, яратмый. Алар безне аяклары белән дә, машина, тракторлар белән дә таптап китәләр. Күбебез шунда имгәнә, корый. Шуңа күрә без бик моңсу, безнең бөтен гәүдәбез авырта, − диләр алар.

Кыз моңа бик кайгыра. Ул үзенең кайгысын әтисе белән әнисенә сөйли. Ә алар кызларын кайгылы итеп күрәселәре килми һәм аңа ярдәм итәргә телиләр. Авыл халкына хәлнең ничек икәнлеген анлатьш бирәләр. Шул көннән башлап, алар болынны таптап йөрми башлыйлар һәм чәчәкләр тагын тереләләр, тирә-якны гүзәллеккә күмәләр. Ә кыз моңа бик шатлана.

Мәзәкләр

Бирем. Ни өчен мәзәкләр озак яшәүчән? Сез ничек уйлыйсыз?

Мәзәкләр − халык авыз иҗатының киң таралган бер төре. Алар бик озак яшиләр. Моның төп сәбәбе тормышның төрле якларын күрсәтүдә дип уйлыйм. Безнең халкыбыз юмор ярата. Ә мәзәкләрне тыңлагач, рәхәтләнеп көләсең. Мәзәкләр кешеләрдәге кимчелекләрне бетерергә дә ярдәм итәләр. Аларда олылар да, кечкенәләр дә тәнкыйтьләнә. Бу жанрның күләм ягыннан кечкенә булуы да аларның озак яшәвенә сәбәп буладыр. Кеше кыска сюжетлы әсәрләрне исендә калдыра, аларны башкаларга сөйли. Шулай итеп, ул мәзәкләр бер кешенеке генә булып калмыйча, дөньяга таралалар. Дөньяга, күп кешеләргә таралган мәзәкләр озак яшәүчән булалар.

А. Алиш иҗаты

Бирем. Ватан сугышына багышланган берәр фильм карап яки берәр китап укып алган тәэсирләрегезне языгыз.

Ш. Рәкыйпов. «Чәчәкләр сөйли белә»

Бөек Ватан сугышы турында безнең татар әдәбиятында бик күп әдәби әсәрләр язылган. Шуларнын байтагы − Бөек Ватан сугышында катнашып, зур каһарманлыклар күрсәтеп, исемнәрен мәнгеләштергән шәхесләр турында.

Безнең якташыбыз, үлемне җиңгән батырларның берсе Барый Шәвәлиев турында язучы Ш. Рәкыйпов «Чәчәкләр сөйли белә» исемле документаль повесть язган. Әсәрдә Барый Шәвәлиев һәм взвод командиры И.А. Ильченколарның сугышчан юлы турында сөйләнә.

...Барый Шәвәлиев 1943 елның 7 гыйнварында сугышка китә. Хәрби өйрәнүләрдән сон, ул Белоруссиянең Орша шәһәре тирәсенә эләгә. Кече сержант Б. Шәвәлиев хезмәт иткән 31 нче гвардия укчы дивизиясе подразделениеләрендә немецларга каршы митинглар, җыелышлар була. Анда сугышчылар дошманга каршы аяусыз сугышырга, кирәк икән, тормышларын да кызганмаска ант итәләр.

«Багратион» исемендәге гвардиячеләр Оршаны немецлардан азат итәргә тиеш булалар. Дошман гаять көчле. Тимер-бетон белән ныгытылган дзотлар, пулемет оялары... Шул вакыт 95 нче полкның взвод командиры Ильченко сүзләре барысын да җиңүгә рухландыра:

− Без аналарыбызның һәм бабаларыбызның түгелгән каны, күз яшьләре өчен дошманнан рәхимсез үч алырбыз!

1944 елның 23 июлендә төнлә сугышчы-гвардиячеләр Юрьев атавы тирәсендә позициягә урнашалар. Иртәнге сәгать алтыда артиллерия көчле ут ача, сигездә самолетлар һавага күтәрелә. Алардан соң безнең сугышчылар бердәм һөҗүмгә кузгалалар. Ләкин дошман да «исенә килеп өлгерә»: пулеметлардан ут чәчә башлый. Гвардиячеләр күпләп сафтан чыгалар. Сазлыкта ятарга туры килә.

− Дошманны тылдан әйләнеп узарга кирәк! − ди Ильченко. Барый командирның әйткәнен дә көтеп бетерми, сазлык өстендәге чирәмнәргә ябыша-ябыша, ут кургашы сибүче дзотка таба шуыша башлый... Аның артыннан командиры да калмый.

Ут ноктасына граната да атып карыйлар, пулемет аз гына туктап тора да, тагы телгә килә.

Татар егете Барый һәм рус егете Ильченко һәр секунд саен иптәшләренең гомере өзелүен күреп яталар. Шулчак Ильченко гәүдәсе белән амбразураны каплый. Сугышчылар «Ура!» кычкырып алга ыргылалар. Тик, озакка түгел, пулемет яңадан ут чәчә башлый.

Шушы мизгелдә кече сержант Барый Шәвәлиев тә күтәрелә. Аның уенда бары бер фикер − пуля аяктан екканчы, тизрәк амбразурага барып җитәргә, иптәшләрен коткарырга... Барыйның, командирын кочаклап, дошман амбразурасын каплавын, иптәшләренең яңадан «Ура!» кычкырып, бу сугышта хәлиткеч һөжүмгә күчүләрен сөйли әсәрдә Ш. Рәкыйпов. Барый Шәвәлиевнең батыр исемен халыкка кайтаручы да Шамил Рәкыйпов булды.

«Чәчәкләр сөйли белә» әсәрен укыгач, миңа «батырлык» сүзенең мәгънәсе киңрәк ачыкланып киткәндәй булды. Кешене бизи, шәхес буларак дәрәҗәсен билгели торган асыл сыйфат икән ул. Ул кешедән чиксез ихтыяр көче, тәвәккәллек, туган илгә бирелгәнлек, үз-үзеңне аямауны таләп итә.

Үлемне җиңгән батыр якташыбыз (ул Балык Бистәсе районы Түбән Тегермәнлек авылыннан) мәңгегә, 19 яшьлек егет булып, безнең хәтерләрдә яши. Ул көчле рухы, кыюлыгы белән үлемне җиңде.

«Сугыш» дигән афәт башка кабатланмасын, меңнәрчә гомерләр вакытсыз өзелмәсен иде.

Г. Тукай. «Исемдә калганнар»

Асрарга бала бирәм, кем ала?
(Инша)

Азмы какканны вә сукканны күтәрдем мин ятим?!
Азрак үстерде сыйпап тик маңгаемнан милләтем.
Г. Тукай. «Дошманнар».

 

Габдулла Тукай «Исемдә калганнар» әсәрендә үз башыннан кичергән хәлләрне укучы белән уртаклаша, ятим бала өстенә төшкән авырлыкларны ярым ярату, ярым шаярту белән сыкранмыйча яза.

Габдулла 5 айлык чагыннан − әтисез, ә дүрт яшьләр тирәсендә әнисез дә кала.

Шуңа үзен белә башлавы ятимлек, кулдан кулга йөрү, ачлы-туклы яшәү, «артык кашык» булу һәм усал карашлар белән исендә калган.

...Өчиледәге хәле бик авыр була аның. Бердән, ачлык, икенчедән, «артык кашык», «килмешәк» сыйфатында кимсетелеп яшәү. Шуның өстенә әллә нинди чирләр ябырыла аңа. Тәмам зәгыйфьләнә. Менә шул вакытта бабасының үтенүе һәм үги әбисенең «тырышлыгы» белән ул Казанга килә. «Ямщик, − дип яза шагыйрь, − Казанга килеп җиткәч (безнең авыл Казаннан 60 чакрым), Печән базарыңда: «Асрарга бала бирәм, кем ала?» − дип кычкырып йөргәндә, халык арасыннан бер кеше чыгып, мине ямщиктан алган».

Бу вакытта нәни Габдулла ниләр кичерде икән? Бәлки, әле ул үз хәленең асылын да аңлап бетермәгәндер, шуңа да ямщикның сүзләренә артык игътибар да итмәгәндер?! Ул беренче тапкыр күргән биек йортлар, ат җигелгән вагоннар аның үз хәлен оныттыргандыр. Зур булып ачылган күзләре белән мыж килеп торучы халыкны, җирдә, лареклардагы исәпсез-хисапсыз әйберләрне, ашамлыкларны күзәтә...

Габдулланы һөнәрче Мөхәммәтвәли белән Газизә асрамага алалар. Икесе дә эш кешеләре булганлыктан, монда Габдулланың тамагы тук, өсте бөтен була. Күпмедер ата-ана назын да татыган. Ләкин Газизә вакыт-вакыт сабыйның күңелен аңлап җиткермәгәнме, әллә бераз саранлык булганмы: «Кайчакта әни белән Ташаяк базарына барып, андагы уенчык базарларына кызыгып вә самокатларда шатланып-шатланып агач атларга атланган малайларны карап, көнләшеп тора идем», − дип яза ул үзе соңыннан. Габдулла, шәһәрнең ялтыравыклы яклары белән бергә, бистә ярлыларының тормышын да үз күзләре белән күреп, акны карадан аера башлый.

Габдулланың «кара бәхете» үзеннән калмый. Ике еллап торганнан соң, аның әти-әниләре икесе дә авырый башлыйлар. «Без үлсәк, бу бала кем кулына кала, ичмасам, авылына кайтарыйк»,− дип, аны кире Өчилегә озаталар.

«Асрарга бала бирәм, кем ала?» дип, базарда «сатылуын» бала күңеле оныта алмаса да, Казан Габдулла күңелендә матур истәлек калдырган.

Бирем. М. Казаковның «Үксез бала» рәсемендә Габдулланың күз карашын характерлап сөйләгез. Сабыйның күзләрендә ниләр күрәсез? Рәсем сездә нинди тәэсир калдырды?

М. Казаковның «Үксез бала» рәсемендәге Габдуллага дүрт-биш яшьләр чамасы. Сабыйның, нәрсәнедер аңларга тырышып, томырылып карап торуы үзәк өзгеч моң, тирән сагыш белән өретелгән. Бу бала бик күзәтүчән, олыларча уйларга сәләтле, фикерләүгә ия. Автор баланың шушы халәтен шулкадәр табигый, тормышчан итеп сурәтләгән ки, үзеңне дә шул бала янында итеп сизә башлыйсың, аны кочагыңа алып иркәлисе, назлыйсы килә...

Алдында − катык, ярып пешерелгән бәрәңге, кара ипи, агач кашык, чи бәрәңгедән ясалган уенчык.

Сабыйның игътибарын ниндидер көтелмәгән хәл җәлеп иткән. Кыш фасылы булса кирәк, чөнки Габдулланың аягында йон оекбаш. Авыл баласы җәй көне яланаяк йөрергә ярата бит. Элек җылы абзарлар булмаган, шуңа күрә хуҗабикәләр сыерны өйгә алып кереп сауганнар. Хәтта яшь бәрәннәр, бозаулар өйдә торган. Өйгә алып кергән сыерны савучы әнисенең хәрәкәтләрен күзәтәме? Әллә яңа гына йомыш белән ишектән кергән күршегә карыймы Габдулла? Һәрхәлдә, бала игътибарын җәлеп итәрлек вакыйга бар ул караган якта.

Сабый алдына куелган кайнар бәрәңгенең суынганын сабыр гына көтеп утыра. Менә-менә ул хәзер ашый башлар кебек. Өй җылы, чиста; бик пөхтә итеп сәкегә урын-җир җыеп куелган. Тынычлык, туклык сизелә. Кыш булуына карамастан, тәрәзә төбендә гөлләр чәчәк атып утыра. Тәрәзәдән төшкән яктылык Габдулланың йөзен яктырта. Төсләр, буяулар якты, ачык.

Алда ятимлек, фәкыйрьлек җәфалары күрәчәк даһиның бәхетле сабый чагын сурәтли рәссам.

Әсәр бик җанлы, тормышчан, мәгънәле. Тукайның җитди, уйчан, сагышлы күз карашы күңелдә озак саклана. Бу инде рәссам М. Казаковның таланты турында сөйли.

Бирем. Автобиография язарга.

Автобиография

Мин, Баязитова Минзилә Нәҗип кызы, Татарстан Республикасы Балык Бистәсе районы Балыклы Чүкәй авылында 1993 елның 15 мартында хезмәткәр гаиләсендә туганмын.

2000 елның 1 сентябрендә Балыклы Чүкәй урта мәктәбенең 1 нче сыйныфына укырга кердем. 3 нче сыйныфта укыганда, Татарстан варислары сафына кабул ителдем.

Бүгенге көндә шул ук мәктәпнең 5 нче сыйныфында укуымны дәвам итәм. Әдәбият, тарих фәннәре белән кызыксынам. Сыйныфта үзешчән сәнгать эшчәнлегенә җитәкчелек итәм. «Оста куллар» түгәрәгенә йөреп, тегәргә, чигәргә өйрәнәм. Буш вакытымда әдәби китаплар укырга, музыка тыңларга яратам.

Поделиться:





Воспользуйтесь поиском по сайту:



©2015 - 2024 megalektsii.ru Все авторские права принадлежат авторам лекционных материалов. Обратная связь с нами...