Главная | Обратная связь
МегаЛекции

ТЕАТРЫБЫЗДА ТАГЫН ПРЕМЬЕРА




Күптән түгел М.Фәйзи исемендәге Оренбур дәүләт татар драма театрында премьера булды. Театрның баш режиссеры А.Гаффаров татар классигы Фатих Әмирханның “Тигезсезләр” драмасы буенча спектакль куйды.

Аллага шөкер, театрыбыз татар классикасына уңай ягы белән карый башлады, репертуарда мондый спектакльләр арта бара. Фатих Әмирхан, Тукай замандашы, укучыларга күбрәк прозаик булуы белән мәгълүм, әмма ул драма өлкәсендә дә иҗат иткән автор.

“Тигезсезләр” (“Яңа кешеләр”) – бу исемне дә Ф.Әмирхан үзе куйган – драмасы 1914 елда язылган. Пьеса А.П.Чехов драматургиясе рухында, Чехов стилендә язылган булып, “Акчарлак” пьесасын бик нык хәтерләтә. Персонажлар, аларның үзара мөнәсәбәтләре, эчке кичерешләре, үзенең әсәре белән автор әйтергә теләгән фикер тыгыз сюжетка сеңеп беткән. Бу әсәрне сәхнәләштергәндә артистларга шактый катлаулы мәсьәләләрне чишәргә туры килде.

Бу спектакль салмак төстә башланып китә. Уртача тормышлы мануфактура сәүдәгәре Сафый Насыйбуллинның (арт.И.Гомәров) улы Гомәр (арт. А.Мостафин), атасыннан сума алып, оптика кибетен ачкан һәм мөстәкыйль эш башлап җибәргән. Олы кызлары Сәлимә (арт. А.Салпикова) дүрт сыйныфтан имтихан бирергә әзерләнә, кечесе Рөкыя (арт. Н.Дибаева) гимназиядә укый.

Күбрәк экспозиция хезмәтен үтәгән беренче пәрдәдә әле вакыйга дип әйтерлек вакыйга юк. Драматург кайбер геройларының уй-фикер, әмәл-омтылышлары белән генә таныштыра. Менә карт һәм яшь Насыйбуллиннар сәүдә ысуллары турында бәхәсләшәләр. Сафый, яңа дип мөкиббән китмичә, сыналган иске ысулларга таяну ягында. Гомәр исә заман кушканча эш итмичә һәм тәвәкәллеккә бармыйча рус һәм яһүд коммерсантларын куып җитеп булмый дип ышана.

Рөкыя рәссам булырга хыяллана, ә абыйсы Гомәрнең аны юрист итәсе килә һәм ул фикерен менә ничек дәлилли: “...художество мәктәбеннән чыгып, бездә бер кисәк икмәк тә табар хәл юк, ә юрист һәрвакыт үз-үзен туендыра ала”. Әмма ни өчен юрист, ник, әйтик, табиб түгел? Ул да бит үзенә икмәк таба ала. Күрәсең, Гомәр биредә сеңлесенең киләчәген генә түгел, бәлки үзен, үзенең коммерциясен дә кайгырта: туганың юрист булса – бөтенләй башка бит.

Милләткә мәхәббәт, милли эшләргә матди ярдәм күрсәтү ягыннан да Гомәр аерылып тормый. Дөрес, кибетенә өйрәнчек малай (арт. И.Байменов) алганда, милләт мәнфәгатен күздә тоткандай итә: татар малае булсын иде, ди. Ләкин шунда ук: “хәзергә әле эш белми торган кешегә жалованияне күп бирә алмыйм”, - дип кисәтә, элекке урында алганының яртысын гына бирәчәген белдерә. Авторның Гомәргә карата эчкә яшерелгән тәнкыйть сизелә. А.Мостафин – матур тавышлы, темпераментлы актер. Ул иҗат иткән образлар һичбер вакытта да кабатланмый, яңалык алып киләләр. Бу җиңел бирелми, әлбәттә.

Бу пәрдәдә без тагын апалы-сеңелле ике кызның бер-берсен бик үк өнәп бетермәгәннәре, җиңешүләре, араларында “тигезсезлек” яшәгәнлеге белән танышыбыз. Ана белән Гомәр Рөкыяга яратып, сокланып карыйлар, һәр теләген үтәргә әзер торалар, Сәлимәдән исә күбрәк эш таләп итәләр.

Пьесада нинди тигезсезлек турында сүз бара соң? Анда сыйнфый тигезсезлек мәсьәләсе куелмый. Анда һәркайчан, һәркайда була торган гомумкешелек өчен әһәмиятле мәсьәлә күтәрелгән. Иң әүвәл, Сафый байның ике кызы арасындагы тигезсезлек: табигать һәм җәмгыять Сәлимәгә карата саранлык күрсәткән. Аның матурлыгы да ниндидер салкын, үзенә бик үк җәлеп итми торган матурлык. Актриса үзенең героинясын бик нечкә күңелле, тирән хисле итеп гәүдәләндерә. Ә Рөкыя образына килгәндә, иркә кыз бу. Бераз иренчәк тә ул. Вакыты белән чытлыклана белә. Әнә шул кимчелекләренә карамастан, пьесада ул – иң якты шәхес. Бу рольдә Н.Дибаева гаҗәеп соклангыч. Шаян, кыю, матур, саф, дәртле, сәләтле, туры сүзле. Беркатлылык белән кушылган аек акыл да, романтик ашкынлык та бар аңарда. Иң әһәмиятлесе, аның характерына бөтенлек хас. Хәзергә әле аның бу сыйфатына кимчелек килмәгән. Чөнки аны чолгап алган тирәлек мәдәниятле гаилә һәм гимназия белән генә чикләнә. Үз чоры чынбарлыгының кешене ямьсезли һәм гарипләндерә торган күренешләре аңа әле кагылмаган. Менә Рөкыя да уку һәм гаилә белән генә чикләнмәгән киң тормышка беренче адымнарын атлый, аның да баш өстендә болытлар куера, һәм кыз чынбарлык белән каршылыкка керә башлый. Ул, мәсәлән, үзенә тиң булырдай олы карашлы һәм нык характерлы кеше эзли. Әмма аңа таныш егетләрнең барысы да – төссез-чырайсыз, кечкенә, вак кешеләр. Менә ни өчен аның игътибары 35 яшьлек Сөләйманга (ТР атказанган артисты А.Хәбибуллин) юнәлә. Артист бу образны һәрьяклап күрсәтә алды. Сөләйман – танылган язучы, чибәр, нәфис итеп сөйли белә. Ләкин бу мәхәббәт аңа бәхет китерерме? Беренчедән, Сөләйман яшь ягыннан Рөкыяга әти булырлык.

Икенчедән, күп кенә матур сыйфатларга ия булуына карамастан, аңа олы идеалга бәйле ныклык һәм сугышчанлык җитми. Аңарда ниндидер эчке бушлык сизелә. Яшь кызлар белән җиңелчә флирт, бай гаиләләрдә матур поза күрсәтү, тормыштан туйган кеше кыяфәтенә керү – шул бушлыкны каплау өчен.

Акыллы һәм тәҗрибәле Сөләйман Рөкыяга өйләнү кебек тәвәккәллеккә бармаячак, чөнки ул кызның ярты-йорты белән канәгатьләнми торган таләпчелеген, яраткан кешесен бик тиз танып алып, аннан бизү ихтималын яхшы аңлый. Рөкыяне беркадәр “суытырга” теләп, ул болай ди: “Син минем үзеңне сөйгәнемне белмә, мин синең минем чал чәчләремне дә гафу итәргә хәзер икәнеңне белмим. Шуларны белешкән минуттан безнең икебезгә дә җәһәннәм булыр. Мин сине, Рөкыя, шул минуттан чәчләренә чал кермәгән бөтен кешеләрдән көнләшә башлармын, мин сине газаплармын, үзем синнән артык газапланырмын!” Шуннан килеп чыга мәхәбәттә тигезсезлек. Бер-берсен яраталар, ләкин араларында – яшь аермасы.

Актриса Н.Дибаева әйләнә-тирәсендәге хәлләрнең бөтен тирәнлеген әле юньләп аңлап җиткермәсә дә, күңеле белән Сөләйманга тартылган татар кызының образын иҗат итә. Күренә ки, Рөкыяның чылтырап чыга торган саф көлүе, күбәләктәй очынып йөрүләре, дөньяга чиста, ачык күз белән каравы озакка түгел. Чынбарлык аны да гарипләндереп ташлаячак. Кызның хыялы тормышка ашмаячак, билгеле. Моны без Рөкыяның бертуган апасы Сәлимә язмышыннан күрәбез. Сәлимә укырга тели иде, ләкин абыйсы киңәшен тотып кибеттә кассир булды. Рөкыя юридик мәктәп тәмамлап, адвокат булыр дип уйлыйк. Ләкин, ялган сөйли белмәве аркасында, ул бер эш артыннан икенчесен оттырачак. Шуңа күрә я җайлашырга, яисә инде бүтән эшкә тотынырга мәҗбүр булачак, тагын уңышсызлыкка очраячак. Бер чара калачак: күңеле теләмәгән кешегә кияүгә чыгу. Әнә бит апасы бер егетне ярата, икенчесенә чыгарга җыена. Рөкыя дә, пьесадагы Гөлчиһрә (арт. М.Сәгыйтова) кебек, тук, яки кызыксыз тормышта яши башлар. Бу хәл белән килешергә теләмичә баш күтәрсә, язмышы һәлакәт белән тәмамланыр.

“Тигезсезләр” драмасының үзәгендә, димәк, кеше бәхете, кеше язмышы мәсьәләсе. Башлыча ул әхлак-психологик планда хәл ителә. Әмма, күзгә бик үк бәрелеп тормаса да, социаль сәбәпләрне дә чамаларга мөмкин. Байлык, мал-мөлкәт туплауга гына исәп тотканда кеше үзенең сафлыгын, кешелек матурлыгын һәм бөтенлеген саклап кала алмый, ди безгә әсәр.

“Тигезсезләр” спектакле актерлык осталыгын арттыруда билгеле бер эз калдырды. Ф.Әмирханның әсәре артистларга үзләренең иҗади мөмкинлекләрен киңәйтү өчен хисапсыз күп материал бирә. Ләкин режиссер әсәрне яңача итеп ачып бирми, ә актерлар, сәләтле булуларына карамастан, спектакльне тиешле югарылыкка күтәрә алмыйлар. Озакламый аны Казанда Г.Камал театры сәхнәсендә күрсәтәчәкләр. Аларга уңышлар теләп калабыз. Сүз уңаеннан чыгып, театрның костюмнар тегү цехында эшләүчеләргә рәхмәтләр җиткерәсе килә. ХХ гасыр башындагы киемнәр, бигрәк тә хатын-кызларныкы, бик зәвыклы һәм чынбарлыкта уйланып эшләнгәннәр.

Режиссерга, исә, татар милли классикасын сәхнәбездә ешрак гәүдәләндерергә теләп каласы килә, чөнки классикага мөрәҗәгать итү заманны тирәнтенрәк аңларга, бүгенге көнгә дөрес бәя бирергә өйрәтә. Әнә шуңа күрә театрыбызга үзенең репертуарына һәрвакыт шундый үлмәс пьесаларны кертә килергә кирәк, чөнки милли классиканы вакыт тузаны басып китә алмый, аның гүзәл әсәрләре мәңге халык күңелендә саклана.

Әлфия ҖАМАЛИ

"ЯВ" №2-2015

 





©2015- 2017 megalektsii.ru Права всех материалов защищены законодательством РФ.