Главная | Обратная связь | Поможем написать вашу работу!
МегаЛекции

Колхозлар сугыш вакытында.

Указлы мулла язмышы

 

Яңа Карамалы авыл булып оешкач мәчет салырга ниятлиләр. Мулла итеп Иске Карамалы авылындагы указлы мулла Мирзагаян Исламовны чакыралар. Ләкин, колхозлашу башлангач, халыкны дин белән агулый дип аны хөкем итәләр. Указын алырга телиләр. Мулла агай аны нык яшергән була. Хөкем срогын тутырып кайткач ул колхозда эшли. Дөньялыктан киткәндә дә Мирзагаян карт дин юлында булып, халыкка хезмәт куеп, указы белән бергә китә. Бугенге көндә диннең халыкка кайтарылуы тарихның тагын бер тапкыр кабатлануы ул.

 

Яңача берләшү - яңача эш оештыру

 

Күмәк хуҗалыклар оеша башлагач Яңа Карамалы кешеләре дә колхозга керә башлыйлар. Авылда хәлле кешеләр күп булмый. Ишле генә сарык асраган Мәҗит һәм кара-каршы өе, атлы сугу машинасы, сепараторы булган Гати мул тормышта яшиләр. Халыкның зур күпчелеге ярлы булгач колхоз оештыру озакка сузылмый. Колхозның исемен “Кызыл Бүләк” дип кушалар. Аның беренче рәисе_Габделгали Газизов, хисапчысы- Гата Мәҗитов, кладовщигы Талип Зарипов була. Бригадир итеп Хәмәй Гәрәевны билгелиләр. Колхозга берләшкән кешеләр атларын, арба-чаналарын, сабан-тырмаларын тапшыралар. Хуҗалыкларның ашлык саклый торган келәтләрен сүтеп алып имән баганалар өстенә зур итеп ашлык саклау урыны (аны халык “зернохран” дип атый) ясаганнар. Соңрак дуңгыз, куян, тавык фермалары да төзелә. Атчылык, сыерчылык, сарыкчылык фермалары барлыкка килә. Колхоз канцеляриясе өчен Гата Мәҗитовның олы өен күчереп салалар.

 

Аң белемгә омтылу

Авыл халкына белем бирү өчен мәктәп кирәк була. Ләкин аны төзү өчен акча да, материал да булмый. Гыйбрәтле бер очрак бу мәсьәләне уңай хәл итәргә ярдәм итә. Гати Гыйздәтовның атлы сугу машинасы, сепараторы, кара-каршы өе була. Гати белән Әһели исемле кеше беркөнне аракы эчәләр дә үзара бәйләнешеп сугышалар. Шул төнне Әһелинең улы Гаяз үлә. Аны үтерүдә Гатине гаеплиләр (кайбер кешеләр Гаязны үз әтисе Әһели үтергән дип тә сөйлиләр) һәм Магнитогорскийга сөрәләр. Бар булган мөлкәтен конфискациялиләр. Шулай итеп Гатинең өе мәктәп ителә. Ул йорт 1970 елга кадәр мәктәп булып торды. (Анда миңа да 12 ел укытырга туры килде). Хөкем срогын тутыргач Гати авылга кайтып йортын карап киткән. Авылның беренче укытучысы Хәйдәр Исламов (Яңа Сәфәр) була. Аннан соң Сәрвәр Гаффаров, Рәүф Халиков(Мәлләтамак), Пудова, Кадыйров, Мөсәллимә Саттарова, Бакыева (Мәлләтамак), Спиридонов, Сәйдә Асадова (Түбән Табын), Мәрьям Фәрдиева, Хәбиб Әминов, Бәдәр Шакирова, Галия Исхакова һәм башкалар укыталар.

 

Күмәк хуҗалыкларның күтәрелүе.

 

Колхозда төзелеш эшләре дә алып барыла башлый. Тимерчелек, агач эшкәртү мастерскойлары төзелә, ферма каралтылары агачтан бурап эшләнелә. Яшелчәлек звеносы да төзелә. Авылда районда беренчеләрдән булып җил тегермәне ясала. Аны Югары Яхшый авылы кешесе белән Яңа Карамалының балта остасы Гариф карт төзиләр. Башта канатлар әйләнми интектерәләр. Валны алыштырып куйгач канатлар хәрәкәткә киләләр. Тегермән эшләп китә. Икмәк тартуны Гариф карт башкара. Җил тегермәне сугыштан соң да эшли әле. Безнең бабаларыбыз табигать көчен файдалана белгәннәр шул! Ләкин яңартып тормаганлыктан тегермән җимерелә, сүтелә. Гариф карт авылның бик тыныч, мөхтәрәм карты, итагатьле кешесе була. Ул эшләгән әйберләрне халык хәзер дә мактап телгә ала. Аның улы да әтисенә охшап хәләл тапканы белән гомер кичерде, әшәке сузне авызына да алмады. Шаех ага гомере буе умартачылыкта эшләде, авыл халкы аның өйрәтүе буенча умарта асрады.

Колхоз рәисләрен дә алмаштырып кына тордылар элек. Габделгалидән соң авылыбыз кешесе Гыйльметҗан Әхмәтҗанов, Әмәкәйдән Хөснетдин Валиев, авыл егете Муллаян Әхмәтов һәм Әмирҗан Фарухшин рәис булып сайланалар. Әмирҗан бик оста оештыручы була. Ул эшләгән чорда колхоз алга китә, авыл кешесе мул тормышта яши башлый, терлекчелек каралтылары ныклап төзелә. Колхозның төзү бригадасын аның энесе җитәкли. Эшчән кешеләр булганнар алар. Ләкин икесе дә (Советка каршы агитация алып барган өчен) дип кулга алынганнар (Үзара гына сөйләшкән сүзне бер авыл хатыны властьларга җиткергән диләр) һәм авылга кайта да алмыйча вафат булалар. Мәгъфүрә карчык алты баласы белән тол кала. Бу гаилә күпме еллар кара исемне күтәреп йөрергә мәҗбүр була.

Сугышка кадәр Иске Карамалыдагы сепараторлык пункты Яңа Карамалы авылына күчерелә.Алтыпочмаклы йорт салына. Күрше колхозлардан китерелгән сөтне аертып, өстен Мөслимгә илткәннәр. Камалов мастер булып (Чакмак кешесе) һәм ике хатын-кыз эшләгән. Ләкин авылга килү юллары бик начар булу сәбәпле, ике ел эшләгәннән соң, пункт яңадан Иске Карамалыга кучерелә.

 

 

Комсомоллар колхозында.

 

Сугышка кадәр берара колхозның барлык җитәкчеләре дә комсомоллар булалар. Районда “Кызыл Буләкне” комсомоллар колхозы дип тә атыйлар. Авылның беренче комсомоллары- Миңнехан, Хәдичә, Хәмит, Тимерхан, Бикә, Мөслимә, Муллагаян, Гали, Шакир, һәм башкалар.

Галиев һәм Чумаков дигән тимерчеләр башка авыллардан килеп ялланып эшлиләр. Соңыннан авылыбыз кешесе Мизасалих Ситдиков алына бу хезмәткә. Техника кую өчен сарай да салына. Габдулла Хайруллин яргыч кора. Аның белән тары, солы, карабодай яралар. Ләкин сугыш башланып ирләр фронтка китеп беткәч яргыч хуҗасыз кала, тарала. Аны ат белән әйләндереп эшләткәннәр. Яргычта май чыгарырга тиеш булганнар, ләкин сугыш бу планны өзгән.

Үзгәртеп корулар сугыш алдыннан да куп була. Кечкенә генә “Кызыл Бүләктә” ике бригада оештырыла. Җитәкчеләре итеп Гыйлемхан Солтанов һәм Муллагали Галиевне билгелиләр. Сугыш чорында һәм аннан соң колхоз рәисләре булып Юныс Хафизов, Галин (Карл Либкнихт), Асадов (Түбән Табын укытучысы), Наҗия Зиннәкәева (Иске Карамалы), Миннекәй Латипов (Дусай), Хөснимәрдән Мәрдәнов, Кәндел Хәйруллин (Яңа Карамалы), Гөлсем (Яңа Сәет) эшләгән. (Авт. кайберләреннең исем фамилияләрен тулысынча белүчеләр булмады). Югарыда язылганча “Кызыл Бүләк” алдынгылардан санала. Колхоз милкен әрәм-шәрәм итү, вату һәм югалтучыларга сугыш алдыннан ук каты җәза бирелгән. Гыйльмулла Халиуллинны мәсәлән, җиккән аты колын салган өчен хөкем итәләр. Ул чагында сыйнфый дошманның күп булуы һәрвакыт уяу торырга кирәклеге, бурларны тоту турында һәрвакыт искәртәләр. Шунлыктанмы, әләкчелек күп була. Берничә кешене төрмәгә дә ябалар.

Колхозларга техника белән ярдәм итү өчен Иске Карамалыда “Алга” МТСы оештырыла. Яңа Карамалыдан Галимулла Кәрамуллинны “Коммунар” комбайнын алып кайтырга Бөгелмәгә җибәрәләр. Алты атка тагып алып кайталар аны. Азнакай тавын төшкәндә Галимулла тормозга баса алмый, комбайн чокырга төшә һәм Галимулла шунда вафат була.

Сугышка кадәр колхозлар арыш, бодай, солы, киндер, борчак, ясмык, җитен, мәк игү белән шөгелләнделәр. Арыш сабагының биеклеге ике метрга кадәр җитә, ягъни ат дугасыннан күмелә. Җитен чәчкә аткач бөтен басу зәп-зәңгәр була. Орлыгы өлгергәч җилдә шылтыр-шылтыр килеп утыруы үзенә бер тамашага әйләнә. Мәк чәчәк атканда исә бауда нинди генә төсләр булмый иде?! Мәк өлгерде дип аны ашарга, урларга килүчеләр дә булмады. Хәзер ихатаңнан саламын тапсалар да хөкем итәләр. Дымык көннәрдә киндер басуын алдыралар, корыда - киндерен. Киндер басасы орлыгының тузаны башны әйләндергәнен беләләр иде. Ләкин хәзерге кебек аннан исерткеч ясаучылар булмады. Хатын-кызлар, бала-чагалар яздан ук чүп үләннәре утауда, иген өлгергәч уру-сугу эшендә кара көзгә кадәр йөрделәр. Кул урагы белән иген уру нормасы 20 сутыйга кадәр иде. Ерак басулардагылар өчен кыр станнары корып шунда куна-төнә эшләттеләр. 16-17шәр сәгать кызу кояш астында эшләп сусаучыларга яп-яшь малайлар мичкә белән салкын су ташып тордылар.

 

 

Колхозлар сугыш вакытында.

 

Сугыш. Никадәр куркыныч сүз бу. Моңа үлем дә, ятимлек тә, ачлык-ялангачлык та керә. Авылның 65 ир-егете яу кырына чыгып китә. 1941 елны икмәк бик нык уңа. Ләкин көз бик яңгырлы килә. Чәчүлек орлыгы өчен салган бодай юеш булып язга чери башлый. Менә шуннан башлана инде “Кызыл Бүләкнең” артка тәгәрәве. Атлары күпләп үлә. Утызар хатын-кыз Куриядән бәләкәй арба белән чәчүлек орлыгы ташый. Колхозда беркайчан да эш бетеп тормады. Эшләүчеләрне күзәтеп торучылар да күп булды. Һәр башак өчен көрәштеләр. Ничә башак калганын исәпләү өчен урылган җиргә квадрат ыргыталар иде. Башак калса кара тактага язалар. Төртмә җырлар чыгаралар. “Җанлы газета” дигән уен бар иде. Егет белән кыз кешеләрнең исемнәрен әйтеп төртмә җырлар җырлыйлар. Шундыйларның берсе:

Гариф абый сиңа әйтәм

Абзарыңа капка куй,

Әгәр капка куймасаң

Бер көтүче яллап куй. Монсы басуга терлеге кергән кешегә карата әйтелә (легкая кавалерия) гел тикшереп йөрде. Йоклаган каравылчыларның эшләпәләрен, аяк киемнәрен урлап интектерәләр иде. Сугыш вакытында патриотизм бик көчле булды. Мөкәрәмә Галиева, Нәгыймә Мәҗитова, Фатима Исламова, Майҗан һәм Галимә Хөснетдиновалар, Нәдифә Хөсәенова, Мөслимә Низамова һәм башка хатын кызларның исемнәре бик еш кына кызыл тактага төшерелгән. Халык көне-төне эшләсә дә икмәкне фронтка җибәреп бетереп тордылар. Авыл халкы ачыкты. Айга бер тапкыр “телсез кино” килде. Киномеханик Хайбрахманов артистлар өчен үзе сөйләп бара. Сугыш вакытының яп-яшь кызы Нәҗибә сөйли: “Басудан кайтып ачы суган ашаган идем ашказаным яна башлады. Шул вакытта ук җыры да чыкты:

Кулымдагы балдагымның

Исемнәре Оркыя

Ач йорәккә- ачы суган

Чукындыра да куя”

Яшь егет Рифкать Мәҗитов исә: “Басуда эшләгәндә угезләрне ял иттергән арада үзебез көрәшә торган идек. Җәннәт Мансурова барлык егетләрне дә аркасына сала иде.”-дип сөйли. Әйе, халык ач булса да уен көлке белән җиңү өчен дип эшләде һәм яшәде. Авылның иң чиста хатыны Саҗидә Якупова булган. Элек идәннәр буяулы тугел иде. Саҗидә исә аны комлап юган. Ак кәгазь кебек иткән. Авыл халкы өй юарга аны чакырган.

Сугыш чоры хатыннарыннан Нурдидә Мәҗитова, Җәннәт Мансурова, Кәшифә Газизова –сигезәр, Мөнәздәһа Әхмәтова, Мәхтүмә Халиуллина, Нәҗибә Низамова – җиде, Фатима Гәрәева, Зәкия Якупова, Мәгъфурә Фарухшина, Мәхтүрә Гәрәева – алтышар бала үстергәннәр һәм колхозда да берөзлексез эшләгәннәр. Мирзасалих Ситдиков бәрәңге бакчасы сөрү өчен кул сабаны ясаган. Хатын-кызлар ат тырмасы белән колхоз бауын тырмалаганнар.

Колхоз ныгып китә алмагач аны 1950 елда “Дусай”га кушалар. Шул вакыттан алып Яңа Карамалының күченү чоры башлана. Тимерчелек, столярлык мастерскойларын Дусайга күчерәләр. Авыл Баек авыл советына күчерелә. Шулай итеп элек бертугандай яшәгән Иске Карамалы “ерагая” – (5 км), Баек якыная (9 км). Татарстан АССР Югары Советы депутаты колхоз рәисе Газизә Мөхтәрова Яңа Карамалыларны ачлыктан коткара. Авырлыгы центнердан артык, буе ике метрга якын Газизә тарантастада, кошевкада да берүзе йөри. Чөнки аның янына икенче кеше сыймый иде. Авыл халкы бу оста оештыручыны, акыллы җитәкчене хәзер дә хөрмәт белән искә ала. Шул елларда сарыкчылык алга китә. Хөснелхаят апа Мәрдәнова Мәскәүдә халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә катнаша, диплом белән бүләкләнә. Шулай акрынлап авыл тернәкләнә башлый. Дусайга бару юлында икенче урам калкып чыга. Матур гына яши башлаганда, 1955 елда 17 хуҗалык бернәрсәсе калмый янып бетә. Газизә ханым Мөхтәрова фаҗигага юлыккан хуҗалыкларны зур тырышлык белән бер елда йортлы итә.

Авыл хуҗалыган кутәрү патша Россиясе вакытында да, СССР яшәгәндә дә үзәк мәсьәлә булып торды. Сугышка кадәр үк колхозларны ныгыту өчен “егермебишмеңчеләр” җибәрелгән иде.

Тарих кабатланып тора. Колхозларны тагын эреләндерәләр. “Дусай”ны –“Уралга”(аңа Баек һәм Сәфәр авыллары керә иде) куштылар. Яңа Карамалы икенче тапкыр кичерде моны. Колхозларны ныгыту өчен тагын “егермебишмеңче”ләр, “утызмеңче”ләр җибәрелде. “Уралга” милиция хезмәткәре, “утызмеңче” Садыйков килде. Үз сүзендә торучан, кушканны үтәүчән җитәкче булды. Дусай һәм Яңа Карамалы авылларын дәүләт электр челтәренә ялгатуга иреште. Яңа Карамалыда таштан клуб салдырды. Терлекчелек продуктлары җитештерү сизелерлек артты. Өчеллык авыл хуҗалыгы мәктәбен тәмамлаган Түреш егете Мирза Гаттаров колхозга агроном булып кайта. Игенчелекне күтәрү буенча ул нәтиҗәле эш алып барды.

Тарих үзенекен итә икән. 1959 елның 21 июлендә “Алга”, “Примерный пахарь”, “Урал” колхозлары берләштерелә. Әйтергә генә ансат: аңа 12 авыл - Иске Карамалы, Күбәк, Түреш, Дусай, Яңа Карамалы, Баек, Яңа Сәфәр, Горбуновка, Рассвет, Карл Либкнехт, Покровка, Воскресенка керә. Җитәкче итеп Мирза Бәллүл улы Гаттаров сайлана. Өч авыл Советыннан Иске Карамалы һәм Баек авыл советлары гына кала. Колхоз биләмәсе бер ягыннан икенче ягына кадәр 30 километрга җитә. М.Гаттаров оста оештыручы иде. Кешеләрне эш белән тәэмин дә итә, эшләтә дә белде ул. Баек бригадасында гектареннан 52 центнер бөртек биргән басулар булды. “Урал” колхозы уңыш алу буенча Идел буе республикалары арасында икенче урынны яулады. Мирза Бәллүл улы КПССның ХХIV съездында делегат итеп сайланды, орден белән бүләкләнде. Ул рәислек иткән елларда хуҗалык нык баеды. Безнең Яңа Карамалы авылында да күп төзелешләр алып барылды. Бригадир Хөснимәрдән Мәрдәнов та булсынга дип эшли торган кеше иде.

1961-62 елларда районнарны берләштерү башланып, безнең Мөслимне Сарманга “тактылар”. Аптыраган үрдәк арты белән суга чума – дигән кебек булды инде. Сарман тиңелте җиргә җыелышка атларда барып йөрдек бит, әй. Моның юньле гамәл түгеллеген аңлап киредән Мөслимне мөстәкыйль район иттеләр.

Унике авылны җитәкләү кыен эш ул. Шуны искә алыптыр 1965 елның 17 июнендә “Урал” колхозын икегә бүлделәр. Үзәге Иске Карамалы авылы булган “Куйбышев” исемендәге колхозга җиденче (Иске Карамалы, Күбәк, Түреш, Карл Либкнехт, Покровка, Воскресенка һәм Яңа Карамалы) авыл итеп иярттеләр безнең төбәкне. (“Уралда” калдырмакчылар иде дә райкомга үтенеч язып “Куйбышев” исемендәге колхозда калуга ирештек.)

Шулай итеп безнең авыл өченче тапкыр хуҗа алыштырды. Хуҗалык рәисе Бүләк авылы аграномы Наил Касимов булды, портком секретаре итеп Зайнагетдин Валиев сайланды. Н.Касимов җирнең серен белә торган аграном иде. Ул эшләгәндә игеннәр бик нык уңды. Күп кенә хезмәт алдынгыларыбыз орден-медалләр белән бүләкләнде. Ф.Мәрдәнов бригадир чагында ферма буенча уртача 3000 кг.нан артык сөт савылды. Хөснимәрдән “Почет билгесе” ордены алды. Төзелешкә зур игтибар бирелде. Үтенечемне кәнагатләндереп бездә өч бүлмәле, җылы коридорлы мәктәп эшләтте Н. Касимов. Рәхмәт аңа. Төзелеш мәшәкатләрендә үземә дә катнашырга туры килде. Яңа бинада 15 ел укытып ел саен призы урыннар яулап лаеклы ялга чыктым.

Ындыр табагында ашлык складлары салдырды. Ул үз теләге белән киткәч рәис итеп З.Валиев сайланды. Бер отчет чорын үткәргәч ул да китте. Аның урынына Иске Сәет авылы егете зоотехник Р. Биктимиров килде. Равиль барлык рәисләрдән дә күберәк эшләр башкарды. Яңа Карамалыда тегермән, ашлык склады, атлар абзары һәм бүтән объектлар төзетте. Урамның яртысына су кеттерде. Кызганычка каршы ул башлаган объектлар салынып бетә алмады. Аны бик сәер генә хөкем иттеләр. Хәзер мәрхүм инде. Аннан соң хуҗалыкны районның баш аграномы Нәҗип Солтанов җитәкләде. Ул Яңа Карамалыга сыерлар торагы, ябык ындыр табагы, тимерчелек, медпункт, печән склады төзетте., ындыр табагына асфальт җәйдертте.

 

Мөстәкыйллек алу.

 

1990-91 елларда тагын колхозларны ваклау башланды. Тарих янә кабатланды. Яңа Карамалыны “Куйбышев” исемендәге колхоздан аеру буенча беренче җыелыш уңай карар чыгара алмады. Район җитәкчеләрен кабат чакырырга туры килде. Бу юлы җыелыш хуҗалык рәисе итеп Рафаель Камаловны сайлауга иреште. Бу 1991 елның җәе иде. Карл Либкнехт авылы да “Яңа Карамалы” составына кертелде. Яңа җитәкче бик эшлекле, оста оештыручы булды. Ул беренче итеп авыл урамы юлын кутәртеп өслек җәйдерде. Авыл халкын баткаклыктан коткарды. Иске Карамалыга бара торган юлга капиталь ремонт ясатты, авылга су кертүне төгәлләде: бер километр озынлыкта торба суздырып ун урынга колонка куйдырды. Теләгән кешеләргә өйләренә, капка төпләренә, ишек алларына су үткәргеч китерергә рөхсәт бирде.

Рафаель Зиннурович колхозга ике КамАЗ, ике Беларус, ягулык ташу һәм йөк машиналары, автобус, пилорама, кыру станогы, өч җиңел машина, Т-150, ДТ-75 тракторлары алдырды. Зур итеп ашлык һәм ягулык майлау материаллары складлары төзетте. Ындыр табагы өслеге кабаттан асфальтланды. Җәйге лагерь баткак җирдә иде. Аны иң биек урынга, Миңкә тавына кучереп салдырды, су китертте. Унлап гаиләгә кирпечтән йорт төзүдә ярдәм итте. 1995-96 елларда иген уңышы буенча районда алдынгы урында булды хуҗалык. Аның тагын иң игелекле эшләреннән берсе - ярты ел эчендә авылны газлаштыру. Ә бит безнең проект “юкка чыккан” иде. Тынгы белмәс халык мәнфәгатен кайгыртучан Рафаель аны бик тиз эшләтте һәм зәңгәр ягулыклы итте.

 

Авылның нахакка рәнҗетелгәннәре

 

Яңа Карамалы авыл булып оешкач мулла итеп Иске Карамалыдан Мирзагаян Исламовны чакыралар. Мәчет салу өчен урын билгеләнә. Шушы вакытта Мирзагаянның бабасы йортыннан ут чыгып янып бетә. Ут төртүне аңа сылтыйлар. Өен Коммуна авылына алып китәләр һәм әйберләрен конфискацияләп саталар. Шуннан соң Мирзагаян Магнитогорскийга чыгып китә. Авылга кайтса янә тикшерү башлыйлар. Кешеләрнең мал өйләрендә яшәргә мәҗбүр була ул. Җитмәсә һаман налог белән интектерәләр. Сугыштан соң үзе йорт салып керү бәхетенә ирешә.

Нахакка интектерелгәннәрнең икенчесе - Флюн Морасов. Аның туганнары Табанлы якларында муллалык иткәннәр. Флюннең хатыны Нурлыҗихан Иске Карамалы тегермәнчесе Гыйздәт кызы була. Аларны совет хөкумәтенә каршы килүче дип тикшерәләр. Флюнне өч елга ирегеннән мәхрүм итәләр. Мал-мөлкәтләрен тартып алалар. Хатынын колхоздан чыгаралар. Бүгенге көндә аларның алты балалары да исән, пенсионерлар.

Рәнҗетелгәннәрнең өченчесе - Гати. Аның турында алдарак язып үтелде инде.

Әйткәнемчә Бөек Ватан сугышына авылдан 65 кеше китеп, нибары 16 сы кайткан. Алардан Муллаян Әхмәтов Ленинград блокадасын өзүдә катнаша. Ике “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнә. Миңнегали Әхмәтҗанов финнарга һәм немецларга каршы сугыша. Кулы имгәнеп кайта. Гәрәй Валиев - “Дан” ордены кавалеры, Хөснимәрдән- кече лейтенант. Немецлар атып торган күпер аша, үзе теләп, алгы сызыкка корал илтә. Бу батырлыгы өчен “Кызыл йолдыз” ордены белән бүләкләнә. Озак еллар бригадир булып эшләде. Гыйльфан Низамов японнарга каршы сугыша. Тимерхан Мәҗитов Смоленск өчен барган бәрелешләрдә яраланып кайта. Алтысы да вафат инде. Миңнегали Гәрәев-“Кызыл йолдыз” ордены һәм “Батырлык өчен” медале, Шәех Гарипов белән Мөҗәһит Нуруллин – “Сугышчан батырлыклары өчен” медале хуҗалары. Фәрит Лотфрахмановны әсир немецларны саклаганда башына сугып исәнгерәтәләр. Шуннан бирле аңына килми. Киров өлкәсендә госпитальдә ята. Гыйльмулла Хәйруллин, Мирзасалих Ситдыйков, Нурулла Гәрәев, Исрафил Валиев, Фәрит Лотфрахманов, Кадыйхан Әхмәтов - ил бәйсезлеге өчен аяусыз көрәшкән фронтовиклар.

Үзебез аерым хуҗалык булып оешкач Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарга һәйкәл кую мөмкинлеге туды. Р. Камалов материаллар юннәтте. Фәнис Төхбатуллин һәйкәлен ясады. Якташыбыз Рим Нуруллин ике авылдан яу кырында һәләк булган җитмештән артык сугышчының исемнәрен алтын хәрефләр белән язып алып кайтты. Узган елның 9 маенда һәйкәл ачу тантанасы булды, Җиңү бакчасына нигез салынды.

Авылыбызның күренекле кешеләре дә шактый. Шамил Мәҗитов мәсәлән Башкортостанда атказанган нефтьче, Миңнегали Гәрәев - юрист, Мәлләфә Нуруллина, Рәяс Нуруллин, Мөҗәһит Галимҗанов, Мәүлиха Мәҗитова, Алсу Хөсәенова, Зинфира Асылгараева, Фәридә Хайруллина, Рушат Солтанов, Фәрит Зарипов төрле институтлар тәмамладылар. Терклекче Миргалим Солтанов ике тапкыр Бөтенсоюз халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсе медале белән бүләкләнде.

Бездә 94 яшьлек Фатыйма абыстай, 97 яшьлек бик абруйлы карчык Сания Гәрәева бар. 90 яшькә якынлашкан сугыш ветераннары Гыйльмулла Халиуллин һәм Мирзасалих Ситдиков белән дә горурланабыз. Авылыбыз тулы. Күченеп килергә теләүчеләр күп. Ләкин ихата бирер урын юк.

Хәзер “Яңа Карамалы” крестьян хуҗалыклары ассоциясенә Тат Буләр авылы егете Илфат Ваҗетдинов җитәкчелек итә. Илгә килгән авырлыклар безнең дә җилкәдә.

Хуҗалыкларның кушылу-аерылу вакытларын төгәл белмибез. Чөнки авылларда, хәттә районда да тарихыбызны язып баручы юк. Бу эш өчен авылда туарга, шунда яшәргә кирәк. Иске Карамалыда биш ел укыту һәм Яңа Карамалыда 39 ел яшәү чорында туплаган мәгълүматләр буенча яздым бу тарихны (әгәр шулай әйтергә яраса). Бәлки төгәлсезлекләр дә булыр. Алары өчен алдан ук гафу үтенәм.

Яңа Карамалы үзенең 72 еллыгын мөстәкыйл хуҗалык булып каршы ала. Авылыбызга бик озын гомер һәм уңышлар телик!

 

Мисалим Кәримов

пенсиядәге укытучы.

 

Поделиться:





Воспользуйтесь поиском по сайту:



©2015 - 2024 megalektsii.ru Все авторские права принадлежат авторам лекционных материалов. Обратная связь с нами...