Главная | Обратная связь | Поможем написать вашу работу!
МегаЛекции

Тиешле лингвистик материалны сайлау.




ФГОС ны тормышка ашыру

 

Юнәлешләр Белем бирү өлкәләре Эшчәнлек төрләре Бурычлар
Физик үсеш Сәламәтлек - бармак уенары - туплар белән уеннар - психогимнастика Идел буе халыкларының хәрәкәтле уеннары аша балаларның сәламәтлеген саклау һәм ныгыту
Физкультура - хәрәкәтле уеннар - зиһен сынаш уеннары җырлы-биюле уеннар
Социаль- аралашу үсеше Социальләштерү Аралашу - сюжетлы-рольле уеннар - мультфильмнар карау, әңгәмәләр Туган як табигате, үсемлекләре, җәнлекләре белән танышу; экологик культура, таби-гатькә аңлы караш тәрбияләү;балаларда хезмәткә карата уңай мөнәсәбәт формалаш-тыру;үз тормышыңның куркынычсызлыгы нигезләрен аңлату
Хезмәт Хезмәт эшчәнлеге турындага балалар әдәбияты белән таныштыру
Иминлек - уен барышында куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү
Танып- белү үсеше.     Танып белү - экскурсияләр - дәфтәрләрдә эш - күрсәтмә әсбаплар буенча эш (санау,төсен, формасын, зурлыгын әйтү) - ситуатив күнегүләр - сюжетлы-рольле уеннар - хикәяләр төзү, Нәфис сүз, халык авыз иҗаты, әдәби әсәрләр, милли бәйрәмнәр аша балаларның сөйләм телен баету, уй-фикерләрен билгеле бер эзлеклелектә җиткерә белүләренә ирешү
  Сөйләм үсеше Матур әдәбият белән таныштыру. Сөйлəмне үстерү. - әкиятләр сәхнәләштерү - шигырьләр уку - əкиятлəр, хикəялəр уку - мультфильмнар карау     Балалар матур əдəбияты, авазларның дөрес əйтелешенə, билгеле күлəмдə сүзлек байлыгына, сөйлəмнең сəнгатьлелегенə нигез сала.
       
Нәфис- нәфасәти үсеш Иҗат - дәфтәрләрдә эш - рәсем ясау, ябыштыру, әвәләү Балаларның милли сынлы сәнгать турындагы белемнәрен баету, татар һәм Идел буе халыкларының декоратив-гамәли сәнгать үрнәкләре белән таныштыру, милли орнамент белән кием-салым, савыт-саба бизәргә өйрәтү; күренекле композитор-ларның, төрле халыкларның җырлары, биюләре, музыкаль инструментлары белән танышу.
Музыка - җырлар - музыкаль-дидактик уеннар - җырлы-биюле уеннар (“Шома бас” диск) - драма уеннары

Лингвистик материал сайлау схемасы

Социаль контактлар, аралашу сфералары, ситуацияләрне ачыклау

Сөйләшү, сөйләм предметын билгеләү

Сөйләм бурычларын ачыклау

Тиешле лингвистик материалны сайлау.

Әлбәттә, эчтәлек сайлаганда сөйләм материалының күләмен билгеләү өчен балаларның психо-физиологик мөмкинлекләрен исәпкә алу зарур. Югарыда әйтелгәннәрне искә алып сайланган материал балалар бакчасында телгә өйрәтү шартларын телне тормышта куллану шартларына якынлаштыру мөмкинлеген тудыра.

Телне өйрәнү процессын индивидуальләштерү принцибы.

Мәктәпкәчә яшьтәге балалар эмоциональ, хәрәкәтчән, тиз арыйлар. Бала материалны үзе өчен кызык булса гына,үзенең шәхси ихтыяҗларына туры килсә генә кабул итә һәм фикерли башлый. Телне өйрәтү процессында әкияти, фантастик сюжетлар, кызыклы геройлар белән очрашу, уен элементларын куллану – тел материалын ойрәнүнең мотивлашкан булуын тәэмин итә. Материалны кат-кат кабатлап, ятлап өйрәнүгә караганда, аралашу ситуацияләрендә сөйләм бурычына тәңгәл килгән лексик – грамматик материалны балаларның мөстәкыйль комбинацияләп сөйләшүе – тел өйрәнү өчен күп мәртәбә нәтиҗәлерәк алым.Димәк, эчтәлектә аралашу ситуацияләре һәм ситуатив күнегүләр системасы булу мәҗбүр. Телне аралашу ситуацияләренә бәйләп өйрәнгәндә балалар тел өйрәнүнең практик әһәмиятен шундук тоялар, эмоциональ күтәренкелек туа һәм тел өйрәнү процессының мотивлашкан булуын тәэмин ителә. Икенче телне өйрәнү вакытында бала, ихтыярсыз рәвештә, лингвистик материалны ана теле күренешләре белән чагыштыра. Бу – телне үзләштерү процессын җинеләйтә. Димәк, һәр шөгыльгә программа материалын сайлаганда, балаларның ана теле буенча белемнәр системасын исәпкә алу зарур. Шөгыльләрдә ситуатив кагыйдәләрнең рус һәм татар телендә бирелүе балаларның белем сыйфатын күтәрүгә зур этәргеч булып тора

Укыту методик кулланма (УМК) өч проекттан тора һәр проект өчен:

1) тематик план;

2) календарь – көндәлек план;

3) балалар өчен эш дәфтәрләре;

4) аудиоматериаллар;

5) мультипликацион сюжетлар;

6) күрсәтмә, таратма материаллар исемлеге;

7) диагностика төзелде.

Беренче проект “Минем өем”

4-5 яшьлек балалар (уртанчылар төркеме)өчен.

Икенче проект “Уйный – уйный үсәбез”.

5-6 яшьлек балалар (зурлар төркеме)өчен.

Өченче проект “Без инде хәзер зурлар, мәктәпкә илтә юллар” 6-7 яшьлек балалар (мәктәпкә әзерлек төркеме)өчен.

Һәр проектка 60 ар балалар эшчәнлеге (шөгыльләр) (детские виды деятельности­) төзелде, максат, бурычлар куелды:

“Минем өем” проекты.

Максат: Татар теленә кызыксыну уяту, аралашу теләге тудыру.

Бурычлар: 1. Сүз байлыгы булдыру, сөйләмдә активлаштыру.

2. Гади диалогта катнаша белү, хәтер, зиһен үстерү.

3. Бер – береңне тыңлау, ишетү сыйфатлары

тәрбияләү

“Уйный – уйный үсәбез” проекты.

Максат: Үзара һәм зурлар белән көндәлек тормышта татарча аралашуга чыгу.

Бурычлар: 1. Сүз байлыгын арттыру, сөйләм күнекмәләре

формалаштыру.

2. Гади сорауларны аңлап җавап бирү, мөрәҗәгать

итә белү, көндәлек яшәештә аралашу.

3. Әдәпле итеп кара-каршы сөйләшә белү

күнекмәләрен тәрбияләү.

“Без инде хәзер зурлар, мәктәпкә илтә юллар” проекты.

Максат: Балаларның көнкүрешкә, табигатькә, җәмгыятькә кагылышлы сүзләр исәбенә сөйләмнәрен баету, сүз һәм сүзтезмәләрне төрле ситуацияләрдә кулланышка кертү.

Бурычлар: 1. Сөйләмне аралашу чарасы буларак

камилләштерү, файдалана белү күнекмәләренә

өйрәтү.

2. Мөстәкыйль фикер йөртергә, җавап бирергә

күнектерү, балада үзенең сөйләме белән кызыксыну

һәм сизгерлек уяту.

3. Сөйләм әдәбе (сорау, гозер, мөрәҗәгать итү,

рәхмәт белдерү, исәнләшү, саубуллашу)

кагыйдәләрен камилләштерү.

“Минем өем” проекты:

1) Аудиоматериал – 64 кисәк (ТРЭК),

2) Мультипликацион сюжет – 11 данә,

3) Эш дәфтәре – 17 бирем,

4) Күрсәтмәлелек (исемлеге бирелде),

5) Актив сүзләр+ сөйләм үрнәге – 62 (269).

“Уйный – уйный үсәбез” проекты:

1)Аудиоматериал – 63 кисәк (ТРЭК),

2)Мультипликацион сюжет – 15 данә,

3)Эш дәфтәре – 19 бирем,

4)Күрсәтмәлелек (исемлеге бирелде),

5)Актив сүзләр+ сөйләм үрнәге – 46 (406).

“Без инде хәзер зурлар, мәктәпкә илтә юллар” проекты:

1)Аудиоматериал – 71 кисәк (ТРЭК),

2)Мультипликацион сюжет – 19 данә,

3)Эш дәфтәре – 20 бирем,

4)Күрсәтмәлелек (исемлеге бирелде),

5)Актив сүзләр+ сөйләм үрнәге – 60(483 сүз булган).

Укыту –методик комплекты өстәмә материалларының кулланышы:

Эчтәлеге 3-7 минутлык мультипликацион сюжетлар балаларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып өченче шөгыльдә кулланыла.. Берничә шөгыль узгач өйрәнгән сүзләр һәм алдагы шөгыльләрдә сөйләмдә куллануга кертелә торган яңа сүзтезмәләр кабатлана. Бу мультипликацион сюжетларны караганнан соң балалар белән сорау – җавап тибында әңгәмәләр үткәрелә,вакыт калса алда өйрәнелгән уеннарны кабатларга тәкъдим ителә.

Аудиоматериаллар: танышу, яңа сүз, өйрәткәндә, диалог, сөйләм үрнәкләре, уеннар, кыска җырлар, өстәл театры күрсәткәндә кулланыла.

Эш дәфтәрләре шөгыльдә өйрәнелгән материалны ныгытуны күздә тота. Дәфтәрләр белән эшләгәндә балалар кабатлыйлар, бер-берсенә сораулар бирәләр, тәрбияче белән аралашалар. Балалар үзләренең шөгыльдә эшләгән дәфтәрләрен өйгә алып кайтып кабатлыйлар. Бу дәфтәрләр белән әти-әниләр дә, төркемдә эшләгән тәрбиячеләр дә эшли ала, чөнки биремнәр рус телендә язылган.

Эш дәфтәрләре, аудиоматериал һәм мультипликацион сюжетлар һәр шөгыльдә дә кулланылмый. Кулланылган очракта шөгыльнең бер өлеше булып бара.

Темалар буенча үткән материалны кабтлау максатыннан өченче шөгыльдә Р.Хайдаров, М. Ганиевның “Күңелле татар теле” УМКсы видеосюжетлары өлешчә кулланыла.

 

ТӨРКЕМЕ

«МИНЕМ ӨЕМ» ПРОЕКТЫ БУЕНЧА ТЕМАТИК ПЛАН

АКТИВ СYЗЛӘР СӨЙЛӘМ YРНӘГЕ АУДИОЯЗМА ЭШ ДӘФТӘРЕ МУЛЬТФИЛЬМ
ГАИЛӘ – 18 СӘГАТЬ (1-18)
әти әни   малай кыз   мин исәнмесез сау булыгыз   исәнме     эт песи     әйе юк сау бул     әби бабай     әйбәт   -Бу кем? -Әти (әни, бабай, әби, кыз, малай).   -Кем юк? -Әти (әни, бабай, әби, малай, кыз).   -Исәнмесез. -Син кем? -Мин Коля (Оля). -Мин малай. -Сау булыгыз!   -Исәнме, әни (әти, бабай, әби, кыз, малай, Мияу, Акбай). -Сау бул, әни (әти, бабай, әби, кыз, малай).   -Кем анда? -Мин песи. Мин Мияу. -Кил монда. -Мин эт. Мин Акбай. -Кил монда.   -Син Коля? -Әйе, Коля. -Син малай (кыз)? -Әйе (юк).   -Әти? (әни, бабай, әби, кыз, малай). -Әйе. -Әни? (әти, бабай, әби, кыз, малай). -Юк.   -Малай? -Юк, кыз. -Кыз? -Әйе, кыз.   -Хәлләр ничек? -Әйбәт. Аудиоязма №1-23   Дәфтәрдә эш №1-4   Мультфильмнар: 1. “Әйдәгез, дуслашыйк” 2. “Качышлы уйныйбыз” 3. “Шалкан”
АШАМЛЫКЛАР – 12 СӘГАТЬ (19-30)
ипи   алма сөт чәй   мә рәхмәт   тәмле кил монда   утыр   аша эч -Мә, ипи (алма, сөт, чәй). -Рәхмәт, әби.   -Коля, мә ипи (алма, сөт, чәй). -Рәхмәт.     -Мияу, кил монда. Утыр. (Акбай, Коля, Оля)   -Оля, кил монда. Мә ипи (алма, сөт, чәй). Ипи (алма, сөт, чәй) тәмле (ме)? -Ипи (алма, сөт, чәй) тәмле. Рәхмәт.   -Мә, тәмле алма (ипи).   -Мә, ипи (алма) аша. -Мә, сөт (чәй) эч. Аудиоязма №24-39   Дәфтәрдә эш №5-10 Мультфильмнар: 1.“Тәмле” кибетендә” 2. “Азат кунак чакыра”  
УЕНЧЫКЛАР – 18 СӘГАТЬ (31-48)
бир туп   зур кечкенә   матур курчак   куян аю     хәлләр ничек?   уйна     пычрак чиста   ю - Бу нәрсә? - Туп (курчак, куян, аю).   -Курчак (туп, куян, аю) бир. -Мә, курчак (туп, куян, аю).   -Бу нәрсә? -Аю (курчак, куян, туп). -Аю (курчак, куян, туп) нинди? -Аю (курчак, куян, туп) зур (матур, кечкенә, әйбәт).   - Аю (курчак, куян, туп) нинди? - Аю (курчак, куян, туп) зур (кечкенә, матур, әйбәт).   -Аю (курчак, куян, туп)? -Әйе. -Курчак (аю, куян, туп)? -Юк.   -Бу нәрсә? -Аю (курчак, куян, туп). -Мә, аю (курчак, куян, туп). Уйна.   -Коля, кил монда. Уйна. -Оля, кил монда. Уйна.   - Аю (курчак, куян, туп) бир. - Аю (курчак, куян, туп) нинди? - Аю (курчак, куян, туп) зур. - Аю (курчак, куян, туп) кечкенә.   - Мә, зур аю (курчак, куян, туп). - Мә, кечкенә аю (курчак, куян, туп). -Аю (курчак, куян), кил монда. Аша (утыр, эч, уйна).   -Коля (Оля), аю (курчак, куян, туп) ю.   -Туп (курчак, куян, аю) нинди? -Туп (курчак, куян, аю) пычрак (чиста). -Туп ю. - Туп чиста? - Юк, туп пычрак. (Әйе, туп чиста). Ю, ю, ю – туп (курчак, аю, куян) ю. Аудиоязма №40-53   Дәфтәрдә эш №11-13   Мультфильмнар: 1. “Паркка сәяхәт” 2. “Уенчыклар үпкәләгән” 3. “Күңелле уеннар” 4. “Акбай һәм Мияу маҗаралары”
САННАР - 6 СӘГАТЬ (49-54)
бер ике өч дүрт биш -Ничә? -Бер (ике, өч, дүрт, биш) алма.   -Ничә малай? -Бер (ике, өч, дүрт, биш) малай. -Ничә кыз? -Бер (ике, өч, дүрт, биш) кыз.   -Өч? -Юк. -Ике? -Әйе.   -Ничә аю (туп, курчак, куян)? -Бер (ике, өч, дүрт, биш) аю. Аудиоязма №54-60 Дәфтәрдә эш №14 Мультфильм: 1.“Уйный-уйный саныйбыз”
КАБАТЛАУ - 6 СӘГАТЬ (55-60)
    Аудиоязма №25 Дәфтәрдә эш №61-64 Мультфильм: 1. “Күңелле ял итәбез”
             

 

ЗУРЛАР ТӨРКЕМЕ

«УЙНЫЙ-УЙНЫЙ ҮСӘБЕЗ» ПРОЕКТЫ БУЕНЧА

ТЕМАТИК ПЛАН

АКТИВ СYЗЛӘР СӨЙЛӘМ YРНӘГЕ АУДИОЯЗМА ЭШ ДӘФТӘРЕ МУЛЬТФИЛЬМ
КАБАТЛАУ – 3 СӘГАТЬ (1-3)
  “Минем өем” проекты буенча Аудиоязма №1   Дәфтәрдә эш №1   Мультфильм: 1. “Шалкан”  
ЯШЕЛЧӘЛӘР – 21 СӘГАТЬ (4-24)
кишер   баллы   ничә   суган бәрәңге   кыяр   кәбестә нинди   алты җиде сигез тугыз ун   кызыл сары   яшел   нәрсә кирәк?     юа   -Бу нәрсә? -Кишер. -Мә, кишер.   -Нинди кишер (суган, бәрәңге, кәбестә, кыяр)? -Зур (кечкенә) кишер (суган, бәрәңге, кәбестә, кыяр) -Мә, зур (кечкенә) кишер (суган, бәрәңге, кәбестә, кыяр) -Рәхмәт.   -Зур кишер (суган, бәрәңге, кәбестә, кыяр) -Кечкенә кишер (суган, бәрәңге, кәбестә, кыяр) -Чиста кишер (суган, бәрәңге, кәбестә, кыяр) -Пычрак кишер (суган, бәрәңге, кәбестә, кыяр)   -Кишер (суган, бәрәңге, кәбестә, кыяр) нинди? -Кишер (суган, бәрәңге, кәбестә, кыяр) тәмле, зур (кечкенә), матур, чиста (пычрак)   Кишер баллы. Алма баллы. -Мә кишер(алма), аша. Баллы? -Әйе, баллы. Рәхмәт.   -Ничә кишер (суган, бәрәңге, кәбестә, кыяр)? Сана. -Ике (1-10) кишер (суган, бәрәңге, кәбестә, кыяр) -Оля, кил монда. Мә, ике (1-10) кишер (суган, бәрәңге, кәбестә, кыяр) -Ике (1-10) кишер (суган, бәрәңге, кәбестә, кыяр)   -Оля, кыяр (суган, бәрәңге, кәбестә, кишер) бир. -Мә, кыяр (суган, бәрәңге, кәбестә,кишер). -Рәхмәт.   -Коля, (1-10) кәбестә (суган, бәрәңге, кишер, кыяр) бир. -Мә, (1-10) кәбестә (суган, бәрәңге, кишер, кыяр). -Сау бул, Коля.   -Ничә кыяр (суган, бәрәңге, кәбестә, кишер)? -Бер (1-10) кыяр (суган, бәрәңге, кәбестә, кишер). -Кыяр (суган, бәрәңге, кәбестә, кишер) пычрак.   -Бу туп. -Туп (алма) нинди? -Туп (алма) сары (кызыл, яшел)   -Нинди туп (алма) юк? -Кызыл (сары, яшел) туп (алма) юк.   -Кишер (суган, бәрәңге, кәбестә, кыяр) кирәк? -Кирәк.   -Коля, нәрсә кирәк? -Кыяр (суган, кишер, бәрәңге, кәбестә) кирәк. -Нинди кыяр? -Яшел (тәмле, чиста) кыяр.     -Кыяр (суган, кишер, бәрәңге, кәбестә) пычрак. -Мә, кыяр (суган, кишер, бәрәңге, кәбестә) ю.   -Оля кыяр (суган, кишер, бәрәңге, кәбестә) юа.     Аудиоязма №2-24   Дәфтәрдә эш №2-6   Мультфильмнар: 1.“Баллы кишер” 2. “Уйный-уйный эшлибез” 3. “Юл маҗаралары” 4. “Кем эшләми, шул ашамый”
АШАМЛЫКЛАР – 6 СӘГАТЬ (25-30)
аш ботка тәмле аш (ботка, сөт, ипи, чәй)   -Нәрсә кирәк? -Аш (ботка, сөт, ипи, чәй, кишер, кәбестә, кыяр, бәрәңге) кирәк. -Нинди аш (ботка, сөт, ипи, чәй, кишер, кәбестә, кыяр, бәрәңге)? -Тәмле аш (ботка, сөт, ипи, чәй, кишер, кәбестә, кыяр, бәрәңге). -Мә, аш (ботка, сөт, ипи, чәй, кишер, кәбестә, кыяр, бәрәңге) аша (эч). -Рәхмәт. Аш (ботка, сөт, ипи, чәй, кишер, кәбестә, кыяр, бәрәңге) тәмле. Аудиоязма №25-29   Дәфтәрдә эш №7, 8   Мультфильм: 1.“Аш бүлмәсе”  
САВЫТ-САБА - 6 СӘГАТЬ (31-36)
кашык тәлинкә   чынаяк   зәңгәр   -Кашык (тәлинкә, чынаяк) бир. -Нинди кашык (тәлинкә, чынаяк)? -Зур (кечкенә, сары, яшел, кызыл, зәңгәр). -Ничә кашык (тәлинкә, чынаяк)? -(1-10 га) кашык (тәлинкә, чынаяк). -Мә, (1-10) кашык(тәлинкә, чынаяк). -Мә, кызыл (сары, яшел, зәңгәр). чынаяк (тәлинкә, чынаяк). Аудиоязма №30-37 Дәфтәрдә эш №9, 10 Мультфильм: 1. “Өч аю” 2. “Чисталыкта - матурлык”  
КИЕМНӘР - 6 СӘГАТЬ (37-42)
күлмәк   чалбар     ки   сал     йокла яшел (кызыл, сары, зәңгәр) күлмәк (чалбар).   чиста күлмәк (чалбар). матур күлмәк (чалбар).   күлмәк (чалбар) юк.   -Оля, күлмәк (чалбар) бир. -Нинди күлмәк (чалбар)? -Сары (кызыл, яшел, зәңгәр) күлмәк (чалбар). -Ничә күлмәк (чалбар)? -Бер (1-10) күлмәк (чалбар).   -Курчак, чалбар (күлмәк) ки (сал).   -Оля, чалбар (күлмәк) бир. -Мә, чалбар (күлмәк). -Рәхмәт. Курчак, мә, чалбар (күлмәк) ки (сал).   -Курчак, йокла. Аудиоязма №38-43   Дәфтәрдә эш №11, 12   Мультфильм: 1.“Киемнәр кибетендә” 2.“Шаян уенчыклар”  
ШӘХСИ ГИГИЕНА – 3 СӘГАТЬ (43-45)
бит кул хәерле көн -Хәерле көн. -Мә су, бит (кул) ю.   -Бит (кул) чиста.   -Бит (кул) чиста. -Әйе, бит (кул) чиста. Аудиоязма № 43, 44-48   Эш дәфтәре №13, 14   Мультфильм 1.“Ни өчен киемнәр югалган?”
ӨЙ ҖИҺАЗЛАРЫ – 3 СӘГАТЬ (46-48)
өстәл урындык карават -Зур (кечкенә) урындык (өстәл, карават).   -Зур аю, мә зур карават (өстәл, урындык). -Кечкенә аю, мә кечкенә карават (өстәл, урындык).   -Нәрсә кирәк? -Карават (өстәл, урындык) кирәк. -Нинди карават? -Зур (кечкенә, сары, яшел, зәңгәр) карават. -Мә, зур карават. -Рәхмәт.   Аудиоязма № 49   Эш дәфтәре №15   Мультфильм: 1.“Маша һәм өч аю”    
БӘЙРӘМ “ТУГАН КӨН” – 9 СӘГАТЬ (49-57)
яратам     бар -Мин алма (ипи, сөт, чәй, ботка, аш, кыяр, кәбестә, бәрәңге, кишер) яратам.   -Мин Коля(ны) (Оля(ны) яратам.   -Мин курчак(ны) (аю(ны), песи(не), эт(не), куян(ны) яратам.   -Нәрсә бар? -Туп (курчак) бар. -Нәрсә юк? -Туп (курчак) юк. “Бар”, “Юк” сүзләрен кулланып “Гаилә”, “Яшелчә” “Уенчыклар” темаларын кабатлау. Диалогларны кабатлау. “Кибетле” уеннары. Аудиоязма №50-60   Эш дәфтәре №16-19   Мультфильм: 1. “Туган көн” 2. ”Кем нәрсә ярата?”  
БӘЙРӘМ “САБАНТУЙ”- 3 СӘГАТЬ (58-60)
  Ел дәвамында өйрәнелгән сүзләр, сөйләм үрнәге кулланыла. “Гаилә”, “Яшелчә”, “Уенчыклар” темаларын кабатлау. “Кибетле” уеннары.   Аудиоязма №61-63   Мультфильм: 1.“Сабантуй бәйрәме”
       

МӘКТӘПКӘ ӘЗЕРЛЕК ТӨРКЕМЕ

«БЕЗ ИНДЕ ХӘЗЕР ЗУРЛАР – МӘКТӘПКӘ ИЛТӘ ЮЛЛАР» ПРОЕКТЫ БУЕНЧА ТЕМАТИК ПЛАН

АКТИВ СYЗЛӘР СӨЙЛӘМ YРНӘГЕ АУДИОЯЗМА ЭШ ДӘФТӘРЕ МУЛЬТФИЛЬМ
син кем   хәерле көн   тычкан     бу кем?     бу нәрсә?     нишли? йоклый утыра   ашый эчә   нишлисең? ашыйм эчәм     уйный уйныйм   утырам     барам кая барасың? син нишлисең?     сикер-сикерәм     сикерә йөгерә төлке   йөгер-йөгерәм     чәк-чәк өчпочмак     яшь     бүре керпе     тавык әтәч   үрдәк   чана шуа   шуам   бие бии   биим   ак кара   җырла-җырлыйм     зур рәхмәт     китап укый     рәсем ясыйм   укыйм   дәфтәр     -Хәерле көн, Оля (Коля). -Хәерле көн, әни (әти, бабай, әби).     -Песи нишли? -Песи йоклый.   -Әни нишли? -Әни утыра.     -Коля нишли? -Коля ашый (эчә).   -Мияу, нишлисең? -Ашыйм. -Акбай, нишлисең? -Эчәм.   -Оля (Коля), нишлисең? -Уйныйм.     -Кая барасың? -Кафега барам. -Син нишлисең? -Мин бәрәңге ашыйм (чәй эчәм, уйныйм, барам, утырам, йоклый)     Туп, туп Матур туп. Сикер-сикер, Матур туп.   Куян сикерә (йөгерә). Туп сикерә. Песи сикерә (йөгерә). Төлке сикерә (йөгерә).     -Йөгер! Син нишлисең? -Мин йөгерәм.   -Мин чәк-чәк ашыйм. -Мин өчпочмак ашыйм.     -Сиңа ничә яшь? -6 яшь.   -Мин бүре. Мин зур, матур, чиста.   Әтәч зур, матур Тавык кечкенә, матур   -Син кем? -Мин үрдәк.     Куян чана шуа.     Мин чана шуам.   -Аю, әйдә, бие!     -Оля кызыл шар ярата? -Юк. -Оля яшел шар ярата? -Әйе, мин яшел шар яратам.   -Cин нишлисең? -Мин җырлыйм.     җырлыйбыз зур рәхмәт     Кыз китап укый.     рәсем ясыйм-алма ясыйм мәктәп     -Кем укый. -Мин укыйм.     бик тәмле   Терем-терем, теремкәй, Зур түгел, кечкенә. Теремкәйдә тычкан яши. Теремкәйдә куян яши. Теремкәйдә бүре яши. Теремкәйдә төлке яши. Теремкәйдә аю яши. Алар бик дус.     -Кәҗә кая? -Әнә, кәҗә кәбестә ашый. Кәҗә кәбестә ярата.   -Мин ипи яратам. Песи, син нәрсә яратасың? -Мин сөт яратам. Сөт тәмле.   -Мә, кәҗә, ботка аша. -Юк, кәбестә яратам. Кәбестә тәмле. Аудиоязма №1 - 2   Аудиоязма №3 - 5 Дәфтәрдә эш №1   Мультфильм: “Мияу адашкан”   Аудиоязма №6 Дәфтәрдә эш №2   Аудиоязма №7 - 8 Дәфтәрдә эш №3   Мультфильм:”Аю баласы дөнья белән таныша”   Аудиоязма №9 - 10 Дәфтәрдә эш №4   Аудиоязма №11     Мультфильм: “Батыр Мияу һәм куркак Куянкай”   Аудиоязма №12 Дәфтәрдә эш №5   Аудиоязма №13 - 14   Мультфильм: “Тату гаилә”   Аудиоязма №15     Аудиоязма №16 - 18   Мультфильм: “Юмарт аю”   Аудиоязма №19   Аудиоязма №20 Дәфәрдә эш №6     Мультфильм: “Кафега барабыз”   Дәфтәрдә эш №7     Аудиоязма №21-23   Мультфильм: “Урманда күңелле уеннар”   Аудиоязма №24 Дәфтәрдә эш №8   Аудиоязма №25-28   Мультфильм: “Көчлеләр, кыюлар, җитезләр”   Аудиоязма №29-30 Дәфтәрдә эш №9   Мультфильм: “Җәнлекләр спорт бәйрәмендә”   Аудиоязма №31-32     Аудиоязма №33-34 Дәфтәрдә эш №10   Мультфильм: “Циркта”   Аудиоязма №35 - 36 Дәфтәрдә эш №11   Аудиоязма №37 - 38 Дәфтәрдә эш №12   Мультфильм: “Шаян кошлар”   Аудиоязма №39 - 40     Аудиоязма №41 Дәфтәрдә эш №13   Мультфильм: “Урманда зур концерт”   Аудиоязма №42 - 44 Дәфтәрдә эш №14   Аудиоязма №45 - 46   Мультфильм: “Акбай туган көнгә барырга җыена”   Аудиоязма №47 Дәфтәрдә эш №15   Аудиоязма №45, 48 – 49   Мультфильм: “Мияуның туган көне”   Аудиоязма №50 Дәфтәрдә эш №16   Аудиоязма №51 - 53 Дәфтәрдә эш №17   Мультфильм: “Урман китапханәсендә”   Аудиоязма №54 - 60 Дәфтәрдә эш №18   Мультфильм “Уйный-уйный укыйбыз”   Аудиоязма №61-63 Дәфтәрдә эш №19   Мультфильм: “Урман мәктәбендә”   Аудиоязма №64   Мультфильм: “Теремкәй”   Аудиоязма №65-66   Мультфильм: “Кем нәрсә ярата?”   Аудиоязма №67 - 71 Дәфтәрдә эш №20

 

ПЛАН

Поделиться:





Воспользуйтесь поиском по сайту:



©2015 - 2024 megalektsii.ru Все авторские права принадлежат авторам лекционных материалов. Обратная связь с нами...