Главная | Обратная связь | Поможем написать вашу работу!
МегаЛекции

Кушылмалар укыту. (Слайд №5)

Сыйныф: 1

Предмет: Әлифба

Тема: [ һ] авзы һәм Һ һ хәрефләре.

Дәрес тибы: яңа белемнәр үзләштерү

 Дәрес төре: ИКТ кулланылган дәрес

 

Максат

Эшчәнлек максаты: [ һ] авзы һәм Һ һ хәрефләре белән таныштыру,[һ] авазының татар теленең үзенчәлекле авазы булуы турында аңлату, авазларны дөрес әйтү күнекмәләрен ныгыту,дөрес уку һәм сөйләм күнекмәләрен камилләштерү;

 Белем бирү максаты: авазларны дөрес әйтү, фонематик ишетү сәләтен үстерү,сөйләмнән авазны аерып алу күнекмәсе формалаштыру;

Тәрбия бирү максаты: коллективта үз-үзеңне дөрес тоту, уку хезмәте культурасы, кызыксынучанлык тәрбияләү.

Планлаштырылган нәтиҗә:

Предмет күнекмәләре: [ һ] авзын дөрес әйтә һәм Һ һ хәрефләрен дөрес укый белү; сүзне авазларга таркату, авазга характеристика бирү

Шәхси гамәлләр: татар телен яхшы өйрәнү теләге формалаштыру.

УУГ формалаштыру:

Регулятив гамәлләр: укытучы җитәкчелегендә эш урынын әзерләү, оештыру, уку мәсьәләсен кую.

Танып-белү гамәлләре: аваз белән аны белдерүче хәреф арасындагы бәйләнешне аңлау; Казан шәһәрендәге һәйкәлләр турында мәгълүмат булдыру; укытучының гади сорауларына җавап бирү, дәреслектән тиешле мәгълүматны табу.

Коммуникатив гамәлләр: башкаларның сөйләмен тыңлап аңлау, парлап һәм күмәк эшләү.

Дәреслек: Әлифба. Р.Г.Вәлитова, С.Г. Вәгыйзов, Казан: Мәгариф, 2009 ел.             

Җиһазлау: Презентация, ноутбук, компьютер, проекторэкран, Г.Тукай портреты, М.Җәлил портреты, басма хәрефләр, рәсемнәр,

Кулланылган сингапур структуралары: ТЭЙК ОФ-ТАЧ ДАУН, ТИМБИЛДИНГ, МИКС-ФРИЗ-        

ГРУП, ЭЙ АР ГАЙТ, ФЛОУ ЗЕ ЛИДЕР

  Предметара бәйләнешләр: Әйләнә-тирә дөнья, математика,музыка, сынлы сәнгать, рус теле.

Кулланылган методлар һәм алымнар: сүзлек эше, укытучы сүзе, әңгәмә, фикер алышу; сәнгатьле, дөрес итеп уку күнегүләре, рәсемнәр карау, презентациякарау.

Укучыларның танып белү эшчәнлеген оештыру формалары: индивидуаль, парларда һәм күмәк эшләү

 Теманың төп эчтәлеге,терминнар, төшенчәләр: Сузык аваз, тартык аваз. Басма хәреф, баш хәрефе, юл хәрефе. Сүзләрне иҗеккә бүлү. Кушылмалар төзү һәм уку. Җөмләләр уку. Сузык авазларны аеру: калын сузык, нечкә сузык. Тартыкларны аеру: яңгырау тартык, саңгырау тартык.

 

                                           

Дәрес барышы

   I.Оештыру.

   1.Укучыларда уңай халәт тудыру.

                -Исәнмесез, укучылар!

                 -Исәнмесез, саумысыз!

                 -Кәефләрегез ничек соң?

                 -Кояшлы иртә кебек

                  Тукай телен-анам телен

                  Өйрәнергә дип килдек.

      2. ТЭЙК ОФ-ТАЧ ДАУН

- Мин сезгә сораулар бирәм сез сорауларга торып басып җавап бирерсез.

- Кемнең исеме Ә хәрефеннән башлана?

-Кемнең исеме Л хәрефенә бетә?

- Кемнең әтисенең исемендә И хәрефе бар?

- Кемнең фамилиясе Ф хәрефенә башлана?

- Кемнең әнисенең исемендә Б хәрефе бар?

- Кемнең фамилиясе А хәрефенә бетә?

-Нинди сүз килеп чыкты? – ӘЛИФБА

-Әлифба безне нәрсәгә өйрәтә? 

 

II Актуальләштерү.

1. ТИМБИЛДИНГ. Әлифбадан 111 нче биттәге материалны укыту.

-Кайсы төркемдәге укучылар яхшырак укыр? 1нче,2нче,3нче, өстәл артында утыручы 1нче,2нче,3нчеукучылар берәм-берәм тәртип буенча укып чыгарлар.

2. Сузык авазлар турында белемнәрен искә төшерү. (Слайд №1)

    и ы э ә а о ө у ү

-Хәрефләрне укыгыз,болар нинди авазларны белдерәләр?(Сузык авазлар)

. -Ни өчен аларны сузык авазлар дибез? (бу авзларны сузарга, хәтта җырларга мөмкин).

-Сузык авазларны ничә төркемгә бүлеп була? Нинди төркемнәргә бүләбез?

 3. Рәсемле диктант яздыру (укытучы рәсемнәр күрсәтә, балалар рәсемдәге предметларның исемнәрендәге 1 нче авазларын белдергән хәрефләрен язалар).

Әтәч, үрдәк, ат, ишәк, хөрмә рәсемнәре күрсәтелә.

Ә,ү, а, и, х хәрефләрен дәфтәргә язалар.

 - Хәрефләрне укыйбыз, артык хәрефнең астына сызабыз (х хәрефенең астына сызабыз).

- Х хәрефенең ни өчен артык икәнен ачыклыйбыз (ул сузык түгел, тартык авазны белдерә).

4. Тартык авазлар өстендә эш. (Слайд №2)

Тартык аваз хәрефләрен укыйбыз:

л н м р й ң

Д-т з-с   г-к  ж- ш б-п

- Бу тартыклар турында нәрсә әйтә аласыз? (беренче юлдагы тартыклар парсыз, икенче юлдагы тартыклар парлы)

  6. Ял итү. МИКС-Фриз-Груп. Укучылар, көй башлангач, сыйныф бүлмәсендә йөриләр, көй туктагач, сорауга җавап булган санга берләшеп басалар.

-Сузыклар ничә төркемгә бүленә? (2)

-Ничә калын сузык аваз бар? (4)

-Ничә нечкә сузык аваз бар? (5)

-Бер атнада ничә икөн? (7)

II Уку мәсьәләсен кую.

1. Бүген, укучылар, без сезнең белән тагын бер яңа хәреф белән танышачакбыз.Ә нинди хәреф икәнен белү өчен табышмакның җавабын табарга кирәк булыр.

Ипи түгел, су түгел

Авыр түгел, аз түгел

Ансыз яшәү мөмкин түгел. (Һава)

-Әйе, бу-һава. Кеше өчен бик кирәкле нәрсә. Ризыктан, судан башка торалмаган кебек, кеше һавасыз да яши алмый.

-Әйдәгез һава сүзенә анализ ясыйк. Бу сүз ничә иҗектән тора? Беренче иҗекне генә әйтегез әле /һа/, икенче иҗекне әйтегез /wа/(сүзнең схемасы тактага эленә) Бернче иҗекнең башында нинди аваз ишетәсез? /һ/. Димәк, без нинди яңа аваз һәм хәреф белән танышабыз?

-Дөрес, [ һ] авазын һәм бу авазны белдерүче хәреф белән танышабыз?

-Укучылар, [ һ] авзы рус телендә бармы? 

2. Дәреслектәге һәйкәл рәсемен карау. Һәйкәл сүзенә анализ ясау.

-Дәреслектә кемнең һәйкәле ясалган?

-Г.Тукай кем ул? (Слайд №3-4)

Г.Тукайның нинди әкиятләрен беләсез?

 

IV Уку мәсьәләсен чишү этабы.

1. [ һ] авазын аерып алырга һәм әйтергә өйрәнү.

а) Телдән халат-һаман, хәл-һәм, хи-һич, хөрмәт-һөнәр; Әхми-Әһли сүзләрен чагыштырып әйттерү һәм сүз башындагы кушылмаларның яки иҗекләрнең нинди авазлардан торганын билгеләтү.

б) Сузыклардан башка гына х,һ авазларын чагыштырып әйтү.

Йөгереп арыгандагы кебек еш-еш авыр итеп тирән сулыш алу аша [һ] авазын әйттерү, телдән төрле кушылмалар төздертү (һэ! һи! һа! һә!...).

в) Кушылмаларны дөрес әйтергә өйрәтү.

Ха хы хә хи хө хе

Һа һы һә һи һө һе

г) Ябык иҗекләр кабатлату

аһ-ах          әһ-әх

ыһ-ых        иһ-их

-[ һ] авазы сузык авазмы, тартык авазмы?

-Нинди тартык, яңгыраумы, саңгыраумы? Колакларыгызны каплап әйтеп карагыз.

-Әйе, [ һ] авазы- саңгырау тартык аваз. Чөнки үпкәдән килгән һава агымы тамак төбендә тоткарланып кала. Ул йоткылык стеналарының бер-берсенә якын килеп кысылуы нәтиҗәсендә барлыкка килә.

Физкультминутка.

ФЛОУ ЗЕ ЛИДЕР. “Әпипә” көенә бииләр,төрле элементлар ясыйлар, музыка туктый алдагы бала артка баса.

3. Һ, һ хәрефләре белән таныштыру. Басма баш һәм юл хәрефләре күрсәтелә.

 -Бу хәрефләрне [һэ] дип укыйбыз.

 Бу баш Һ хәрефе. Без аны кайларда язабыз?

Ә бу юл һ хәрефе. Без аны кайларда язабыз?

(Бу хәреф сүзнең башында, уртасында, ахырында языла).

Хәрефкә характеристика бирелә:саңгырау тартык аваз хәрефе.

Кушылмалар укыту. (Слайд №5)

Ха хә хи хө хе

Һа һә һи һө һе

-Кайсы кушылмаларны калын укыдык?

-Кайсы кушылмаларны нечкәукыдык?Ни өчен?

5. Кисмә хәрефләрдән кушылмалар төзү.

V Белемнәрне ныгыту.

1.Сүзләр ахырына кушымчалар өсти барып (агглютинатив принципта) укыту. (Слайд №6)

Һа-һава-һавалы

Һә-һәвәс-һәвәслек

Һө-һөнәр-һөнәрле

2.Сүзләр уку. Кайбер сүзләр белән телдән җөмләләр төздерү. (Слайд №7)

ава мич һава һәм Маһирә шәһәр Таһир һәркем

    һава  һич Һади һәр Шаһирә зәһәр Заһир һәрбер

3. Физкультминут.
− Арыдыгызмы? Бераз ял итеп алыйк.
Без әле бераз ардык,
Ял итәргә уйладык.
Башны иябез алга,
Ә аннары − артка.
Уңга-сулга борабыз,
Аннан карап торабыз.
Иң өсләрен сикертәбез,
Кулларны биетәбез.
1 алга, 1 якга сузып,
Күңелле ял итәбез.
Аннары без чүгәлибез,
Тезләрне кочаклыйбыз.
Башны алга яшереп,
Азрак кына “йоклыйбыз”.
Менә ничек ял иттек,
Дәресне дәвам итик.

 

4. Дәреслектә бирелгән сүзләрне укыту.

5. 113 нче биттәге текст өстендә эш.

а)текстны укып күрсәтү, сүзлек эше оештыру:

шагыйрь-поэт

халык- народ

мәйдан-площадь

б)Текстны аңлауларын тикшерү.

-Нинди шәһәр турында укыдык? Казан шәһәрендә нәрсәләр күп?

в)Текстны чылбырлап укыту.

д) Текстның эчтәлеге буенча сөйләшү.

-Казан шәһәрендә кемнәргә һәйкәлләр куелган?

-Муса Җәлил кем ул? Аның турыда нәрсәләр беләсез?

г)Текст өстендә эшне дәвам итү. Текстагы җөмлә санын, җөмлә башын, җөмлә ахырын билгеләтү.

        -Текста ничә җөмлә бар?

        -Беренче җөмләне укыгыз?

        -Өченче җөмләне укыгыз?

VI  Рефлексия.

1. ЭЙ АР ГАЙТ Если утверждение верное, вставать. Если утверждение не верное, садиться:

- [ һ] авазы- саңгырау тартык аваз. (басалар)

-Казан шәһәре Татарстанның башкаласы. (басалар)

  -Рус телендә [ һ] авазы бар. (утыралар)   

  -Казан шәһәрендә Габдулла Тукай һәйкәле бар. (басалар)

-Рус телендә [ һ] авазы юк. (басалар)

2. Парларда эш. Иҗек өстәп “Сүз яса” уены.

Һа-....(ва)

Һәй-...(кәл)

Һә...(м, р).

VII Дәресне йомгаклау.

-Без нинди хәреф белән таныштык?

-Аның турында нәрсәләр белдегез?

 

                                       Сыйфат                                   

                                                                   Яппарова Рәмзилә Билус кызы,

                                                                  Минзәлә шәһәре, 1 нче санлы урта мәктәпнең

                                                                  I кв. категорияле татар теле һәм

                                                                  әдәбияты укытучысы

 

                                        

Сыйныф: 3 (татар төркеме)

Тема: Сыйфат.

Максатлар:

1. Белем бирү максаты - Сыйфат турында белгәннәрне искә төшерү, сыйфатларны мәгънәләре буенча төркемләү күнекмәләрен булдыру.

2. Фикер сәләтен үстерү максаты - Сөйләмне сыйфатлар ярдәмендә матурлау, тулыландыру мөмкинлеген үзләштерү, укучыларның сөйләм телен баету.

3. Тәрбияви максат - Туган телнең матурлыгын тоярга өйрәтү.

Җиһазлау: проектор, ноутбук, презентация, таратма карточкалар, тест.

Дәрес тибы: яңа белемнәрне формалаштыру.

Кулланылган структуралар: МИКС ПЭА ШЭА, СИМАЛТИНИУС РАУНД ТЭЙБЛ

I.Оештыру өлеше.

1. Исәнләшү.

2. Укучыларның дәрескә әзерлеген тикшерү.

3. Дәрескә кирәкле әсбапларны барлау.

(Уңай халәт тудыру, кунакларга, бер – берсенә елмаю)

II.Уку мәсьәләсен кую.

1. Текстлар өстендә эш. Экранда бирелә.

-Укучылар бу ике текстны игътибар белән укыгыз әле. Алар арасында нинди охшаш һәм аермалы яклар бар?

1нче текст.

Яңгырлар яуды, кояш карады. Бер атнадан сабаклар, яфраклар чыкты. Җәй көне чәчәкләр бөтен бакчама ямь бирде. Көз көне орлыклар җыеп алдым.

2нче текст.

Җылы яңгырлар яуды, якты кояш карады. Бер атнадан матур сабаклар, яшел яфраклар чыкты. Җәй көне аллы-гөлле чәчәкләр бөтен бакчама ямь бирде. Көз көне тигез, матур кызыл орлыклар җыеп алдым.

- тестларны уку;

- текстларны чагыштыру;

- аерымлыкларын табу;

- нәтиҗә ясау;

- Кайсы текст матуррак яңгырый? Бу кайсы сүзләргә бәйле? Әйе, дөрес сыйфатларга.

Димәк, бүген без сезнең белән сыйфат турында сөйләшербез.

III.Уку мәсьәләсен чишү.

1. Сыйфат турындагы белемнәрне искә төшерү.

- Сыйфатның лексик мәгънәсе;

- Сораулары;

(Сыйфат предметның билгесен белдерә, нинди? кайсы? сорауларына җавап бирә, сыйфат ачыклаган исем сыйфатланмыш була)

-Мәсәлән, яшел яфрак, җылы сөт, буранлы көн, кызыл алма. Бу очракта яфрак, сөт, көн, алма сүзләре сыйфатланмыш була.

2. Текст өстендә эш.

 - Ә хәзер үзегез бирелгән текстны сыйфатлар ярдәмендә матурлап карагыз әле. Кулланырга мөмкин булган сыйфатлар: салкын, ак, көчле, ап-ак, матур.

Безнең якларга кыш килде. Җилләр исә. Һавада кар бөртекләре уйный. Аяк астында кар шыгырдый. Кыш көне кар бураннары да була.

-Ничек килеп чыкты, укып карыйк әле. (Төркемнән берничә укучыга укыту)

-Укучылар кайсы текст үзегезгә күбрәк ошый? Ни өчен?

-Димәк, безгә сыйфатлар сөйләмне матурлау өчен дә кирәк икән. Хәзер шушы килеп чыккан текстны дәфтәрләргә язып куябыз. Башта числоны язабыз, теманы һәм матур итеп күчереп куябыз. Дәфтәрләрегезне дөрес итеп куегыз, үзегез туры итеп утырыгыз.

3. Шигырь тыңлау. (233нче күнегү, берничә укучыга укыту)

-Шигырьдәге сыйфатларны табыгыз. Алар предметның нәрсәсен белдерә? (билгесен белдерә)

-Сыйфатлар предметларның төрле билгеләрен белдерә. Хәзер экранга карагыз һәм әйтегез. Бу предметның нинди билгеләре?

Яшел, кара, ак, зәңгәр (төсе)

Баллы, шикәрле, ачы, тәмле (тәме)

Биек, кечкенә, түгәрәк, озын (күләме,формасы)

Юмарт, усал, юаш, ягымлы (характеры)

Кояшлы, карлы, җилле (табигать күренеше билгеләре)

Юеш, йомшак, каты, куе (физик хәле)

-Димәк, сыйфатлар предмеларның нинди билгеләрен белдерәләр?

Төсен

Тәмен

Формасын

Характерын

Табигать күренеше билгеләрен

Физик хәлне

4.СИМАЛТИНИУС РАУНД ТЭЙБЛ. Мин сезгә предмет исемнәре язылган карточкалар өләшәм. Исемнәр астына шул предметның билгеләрен язарга кирәк.Предметның бер билгесен язган саен карточкаларны сәгать теле йөреше уңаена алыштыра барасыз. Эшне бердәм, тигез башкарырга кирәк (1нче өстәл: алма, чеби, лимон, куян. 2нче өстәл: аю, песи, кыяр, җиләк).

(Укучылар үзләренең һәр билгегә туры килгән сыйфатларын укыйлар. Төркемнән бер укучы торып җавап бирә)

5. Физминутка. МИКС ПЭА ШЭА

-Укучылар, хәзер урыннарыгыздан торасыз, музыка астында хәрәкәтләр ясыйсыз. Музыка туктагач якындагы укучы белән парлашасыз. Мин сезгә рәсем күрсәтәм, сез шул предметның билгеләрен бер-берегезгә сөйлисез. (берничә укучыдан сорау)

6. ”Яшеренгән предметларны тап” уены. Экранда бирелгән билгеләр буенча “яшеренгән” предметларны (исемнәрен) табалар. Мәсәлән,

Сары, әче, сусыл... (лимон)

Хәйләкәр, зур койрыклы, җирән... (төлке)

Түгәрәк, татлы, кызыл... (алма)

Җәйге, җылы, кояшлы... (көн)

Куркак, соры, озын колаклы... (куян)

-Димәк, предметларны дөрес табарга безгә нинди сүзләр ярдәм итте? (нәтиҗә)

7. Ә хәзер сыйфатлар турында алынган белемнәребезне тикшереп китик, кечкенә генә тест эшләп алырбыз. Тест биремнәрен карап чыгыгыз. Дөрес җавапны түгәрәк эченә алабыз.

1.Сыйфат нәрсәне белдерә?

а) предметны;

б) билгене;

в) хәрәкәтне;

2. Сыйфат нинди сорауларга җавап бирә?

а) нишли?

б) кем? нәрсә?

в) нинди? кайсы?

3. Кайсы сүз артык?

а) яшел;

б) кызыл;

в) бара;

4. Алма сүзенә кайсы сыйфат туры килми?

а) баллы;

б) акыллы;

в) кызыл;

5. Кайсы җөмләдә сыйфат юк?

а) Мин бүген бик иртә тордым.

б) Безнең песи иркә һәм хәйләкәр.

в) Айгөл матур күлмәк кигән.

6. Җөмләдә нинди сыйфат төшеп калган? Бүген көн... булды.

а) сары;

б) кояшлы;

в) тәртипле;

Укучылар мөстәкыйль эшлиләр. Бер-берсенең эшен, экранга карап, тикшерәләр. Һәр дөрес эшкә бер бал куялар.

8. Карсыяшлечзуйома хәрефләреннән файдаланып сыйфатларны белдергән сүзләр төзергә.

(кара, яшел, әче, зур, йомшак, ак, карлы, соры, кызу, суык)

- Кем күбрәк сүзләр язды шул укый.

IV. Йомгаклау.

-Укучылар, сезгә дәрес ошадымы?

-Дәреснең темасы нинди иде?

-Кемгә дәрестә җиңел булды?

-Кемгә авыр булды? Ни өчен?

· Дәрес материалын бик әйбәт үзләштердем, хәтта иптәшләремә булыша алам- “5”

· Әйбәт эшлим, материалны аңладым - “4”

· Әйбәт эшлим, ләкин иптәшемнең ярдәменә каршы килмим- “ 3”

(Укучылар үзләренә билге куялар)

V. Өй эше.

235нче күнегү. Сораулар урынына тиешле сыйфатларны куеп яз.

-Сау булыгыз укучылар!

                                                                                                                                                                         

                                   

Минем дустым

                            

                                                                             Гыйльметдинова И. М.,Минзәлә шәһәре,

                                                                             1 нче санлы урта мәктәпнең I кв.категорияле

                                                                              татар теле һәм әдәбияты укытучысы

 

Сыйныф: 4 (рус төркеме)

Тема: Минем дустым

Максат: “Минем дустым” темасына бәйле сүзләрне кабатлау һәм аларны сөйләмдә активлаштыру.

- укучыларда төркемнәрдә, парларда эшләп аралаша белү күнекмәләрен үстерү, бирелгән ситуация буенча үз фикерләрен әйтергә өйрәтү.

- укучыларда бер-берсенә карата игътибарлылыкны, ярдәм итә белүне тәрбияләү

Җиһазлау: компьютер, экран, слаидлар, музыка, кәгазь, җөмләләр язылган кәгазь битләре, мәкальләр.

 

Дәрес этабы Укытучы эшчәнлеге Укучы эшчәнлеге Эш алымнары Җиһазлау Вакыт
I.Оештыру.   Коммуникатив разминка. Укытучы укучыларның хәлләрен,дәрескә әзерлекләрен сораша.       -Хәерле иртә миңа, -Хәерле иртә сиңа, -Хәерле иртә безгә, -Хәерле иртә сезгә Көтелгән җаваплар: Минем кәефем яхшы (шәп), чөнки..... (төрле җаваплар). Без дәрескә әзер. Дежур укучы белән әңгәмә. Бүген көн кояшлы, аяз, җылы җил исә, иртән 10 градус җылы иде, көндез 15-17 градус җылы булачак. Явым-төшем юк һ.б Фронталь сорау     2 мин.
II. Теманы актуальләштерү   Тема буенча лексиканы тикшерү.   Берничә сүзне транскрипция билгеләре  белән язу. Укучылар билгеле вакыт эчендә кәгазьләрдә тема буенча белгән сүз яки сүзтезмәләрне тәрҗемәсе белән язалар, сигнал буенча 1 нче укучы иптәшен (“партнер по плечу”) тикшерә башлый, билге куя.      Дустым, юмарт, акыллы. Куиз-куиз-трейд Тактада эшләү. Сүзләр язу өчен кәгазьләр 3 мин.     2 мин.
III Ситуатив биремнәр   Укытучы тема буенча ситуатив бирем бирә: - спроси, как зовут её подругу; - сколько ей лет; - где они подружились; - как проводят свободное время - какая она подруга Көтелгән сөйләм үрнәкләре: а) - Синең дустыңның исеме ничек? - Минем дустымның исеме Саша б) - Аңа ничә яшь? - Аңа 12 яшь. в)Без түгәрәктә таныштык.һ.б. Парларда эшләү. Ситуатив биремнәр экранда бирелә 3 мин.
IV.  Өйрәнгән лексик-грамматик материалны сөйләмдә камилләштерү Укытучы укучылар өчен инструкция бирә.  “Дуслар ни өчен кирәк?” соравына укучыларның фикерләрен тыңлау. Бирелгән 4 варианттан укучыга берсен генә сайларга тәкъдим итә. 1.Дуслар белән күңелле һәм рәхәт. 2. Бергә дәрес әзерләргә кирәк. 3. Шатлыгымны сөйләргә кирәк. 4. Урамда уйнарга яки кинога йөрергә кирәк. Укучыларга “Дуслар ни өчен кирәк?” соравы бирелә һәм 4 почмакта 4 төрле фикер тәкъдим ителә. Алар кәгазьгә үзе сайлаган вариантның берсен генә яза. Урыннарыннан торып, шул плакат янына (почмакка) баса. “Дуслар ни өчен кирәк?” соравына укучылар фикерләрен әйтәләр. Конэрс Экранда сораулар бирелә   җөмләләр язарга кәгазь битләре 3 мин.
V. Укытучы укучылар өчен инструкция бирә. Минем дустым. Минем исемем Алия. Минем якын дустым бар. Аның исеме Оля. Аңа унбер яшь. Ул 3 нче мәктәптә, 4 нче сыйныфта укый. Дустым Минзәлә шәһәрендә яши. Мин аның белән түгәрәктә дуслаштым. Буш вакытта без бергә урамда уйныйбыз.Ул бик акылл, эшчән, тәрбияле, юмарт. Өйдә әнисенә дә булыша, миңа да өй эше белән ярдәм итә. Миңа аның белән кызык һәм күңелле. Ул чын дус. Сораулар: - Оляга ничә яшь һәм ул кайда укый? - Алия дусты белән кайда дуслаша? - Буш вакытта алар бергә нишлиләр? - Ул нинди дус? Сорауларга җавапның дөреслеген тикшерү (һәр группадан 1 әр укучының җавабы тыңлана)     Укучылар текстны тыңлыйлар. Текст эчтәлеге буенча бирелгән сорауларга җавап эзлиләр: 1. сорауга җавапны уйлыйлар; 2. кәгазьгә җавабын язалар; 3. чиратлап командада фикер алышалар.   Ахырда һәр группадан 1 укучы сорауларга җавапны укый (әйтә) Финк-райт - раунд     Аудированиегә текст   кәгазьләр     5 мин.
V 1.  Монологик сөйләмне үстерү өстендә эшләү Укытучы укучылар өчен инструкция бирә. Бирелгән вакыт эчендә укучылар сигнал буенча бер-берсенә дусты турында сөйләргә тиеш. (кемнең чәче озынрак, шул укучы беренче башлый) Музыка уйный, укучылар класс буенча хәрәкәтләнәләр. Музыка туктагач, һәр укучы парын табып, аңа билгеле бер вакыт эчендә (1 мин.) дусты турында сөйләргә тиеш. Микс-пэа-шэа   музыка     5 мин.
V 1 I.Өй эшен тикшерү. Мәкальләр турында фикер алышу. Дуслык турында мәкальләр уку.     Йөз сум акчаң булганчы, йөз дустың булсын. Иске дус, ике яңа дусны алыштыра. Дустың үзеңнән яхшы булсын.   Мәкальләр 3 мин.
VI 11. Рефлексия. “Дус нинди булырга тиеш? сорауына гомуми җавапны тыңлау.   Дәрестә нинди эш төрләре булды?   Нинди яңа нәрсәләр белдегез? “Дус нинди булырга тиеш?” соравына нәтиҗә ясап, фикерләрен круг буенча бер кәгазь битендә язалар. Командадан бер кеше укып чыга. Укучылар үзләренә ошаган эш төрләрен әйтәләр.     Раунд тэйбл   Фронталь сорау   3 мин. 1 мин.
1Х. Өй эше. Билге кую. Укытучы укучыларның дәрестәге эшчәнлеген бәяли, билгеләр куя, өй эше бирә. Дустың турында текст язып килергә (8-10 җөмлә) яки аның турында сөйләргә әзерләнергә     2 мин.

 

Онытырга м ө мкин т ү гел

                     (Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган әдәби-музыкаль кичә)

 

Оештыручылар: татар теле укытучылары Асманова Л.К., Гайнуллина Л.Г., Аглиева Г.Г.

Музыкаль бизәлеш: Мавлютова Р.Р.

 

Максат:     укучыларның алган белемнәрен тирәнәйтү,

                   рус балаларының сүзлек запасын активлаштыру,

                   укучыларга патриотик тәрбия бирү, туган илебезгә мәхәббәт,

                   батыр уллар белән горурлану хисе тәрбияләү.

 

Җиһазлау: компьютер, проектор, костюмнар, күргәзмә материал

 

(Кошлар тавышы. Кызлар йөгерешеп чыгалар. Көлешәләр)

Кызлар, әйдәгез “Ачык авызлы” уйныйбыз!

Уйныйбызмы?

Әйдәгез!

(Татар бию көе астында “Ачык авызлы уйныйлар”. Еракта туп шартлаган, мылтык аткан тавышлар ишетелэ. Фонограммада сугыш башлануын хэбэр итүче Левитан тавышы. "Священная война" җ ыры янгырый.)

Солдат киеменнән малайлар керәләр. Кызлар белән саубуллашалар.

Малайлар Борчылмагыз, дуслар, намус белән

                   Без үтәрбез Ватан кушканны,

                   hәм үтәрбез илнең чикләреннән,

                   Тар-мар итеп явыз дошманны.

 

Җыр:   “Озатып вокзаллар каршында”

 

1 АЛЫП БАРУЧЫ Сугыш... Нинди шомлы һәм авыр сүз бу! Ул ничә миллион кешенең гомерен өзгән, күпме баланы ятим иткән, аналарны тол калдырган. Сугыш...

2 АЛЫП БАРУЧЫ Меңәрләгән шәһәрләрне җимергән, җир йөзендә гөрләп торган авылларны юкка чыгарган, шау чәчәккә күмелгән бакчалар янып көлгә әйләнгән.

1 АЛЫП БАРУЧЫ      Сугыш ул- бик куркыныч нәрсә,

                                        Кан ул, ут ул, үлем, яралар.

                                        Күз яшьләре, кайгы, ачлык,

                                       Тол аналар, ятим балалар.

 

2 АЛЫП БАРУЧЫ Сугыш...

              Шушы сүздән хәтта алмагачлар

              Уйчанланып калды ул көнне.

              Яшь бөреләр хәтта чиркангандай

              Калтыранып куйды ул көнне.

1 АЛЫП БАРУЧЫ     Без һәммәбез табигатьнең

                                        Бер бөртеге, бер гөле.

                                       Туып гомер итәбез дә,

                                       Җиргә китәбез кире.

 

Бөек Ватан сугышының беренче көннәрендә үк 40тан артык татар язучылары үзләре теләп сугышка китәләр. Тора-бара сугышка китәргә теләк белдерүче язучыларның саны тагын да арта. Фронтовик язучылар сафында Абдулла Алиш, Габдрахман Әпсәләмов, Гадел Кутуй, Сибгат Хәким, Фатих Кәрим, Ибраһим Гази, Муса Җәлил, Афзал Шамов, Әмирхан Еники, Нәби Дәүли, Шәйхи Маннурлар бар.

 

2 АЛЫП БАРУЧЫ

“Дөньяда шундый итеп яшәргә кирәк, үлгәннән соң да үлмәслек булсын- яшәүнең бөтен мәгънәсе шунда!” – тоткынлык газапларын башыннан кичергән, батырлыгы дөньяны таң калдырган шагыйрь – М.Җәлил сүзләре болар.

Шигырь Кузьмин Владлен М.Җәлил “Ышанма”

 

1АЛЫП БАРУЧЫ

                          Соңгы тапкыр кичә көлде дөнья,

                          Соңгы тапкыр кояш балкыды.

                          Таң атмады бүген, таң атмады,-

                          Алды җирне сугыш ялкыны.

 

Шигырь Салдаева Ләйсән “41нче ел алдыннан”

 

Җыр “Кызыл ромашка”

         Бию хәрәкәтләре

Шигырь Ана турында

АЛЫП БАРУЧЫ.

                                 Авылыбызның, иң-иң уртасында,

                                 Иң матур hәм күркәм урында,

                                 hәйкәл булып баскан солдат тора,

                                 Винтовкасын кысып кулына.

АЛЫП БАРУЧЫ

Истәлеккә куйган hәйкәлләрдә

Булмасын дип бер дә хаталык,

Без аларны уртак исем белән -

Җиңүчеләр диеп атадык.

 

hәйкәл тавышы (сәхнә артыннан магнитофон язмасында яңгырый):

Тукта, иптәш, тукта!

Минем яннан

Тыныч кына үтеп китмә син!

Мин бит гади бер сын гына түгел.

Мин - көрәшче!

Авылдашың синең, иптәшең!

 

Онытма син!

Бик кыйммәткә төште

Синең бәхет безгә!

Шул хакта гел сөйләп тору өчен

Таш  сын булып, hәйкәл  булып

Кайттык бүген Сезгә!

АЛЫП БАРУЧЫ

 

Күпме сагышлы караш, күпме күз яшьләре күрде бу hәйкәл!

 

АЛЫП БАРУЧЫ

 

Күпме ятим аналар hәйкәл янына килеп бу таш сынны "балам" диеп сыйпадылар.

 

AHA. Исәнме, улым, менә мин яңадан синең яныңда. Салкын түгелме, балакаем?

Улы (һәйкәл ). Юк, әнкәем, салкынның ни икәнен мин белмим.

AHA.        Улым!  Газизем бердән-берем.       "Мин бик тиз кайтырмын, әни", дип елмая-елмая чыгып киттең дә югалдың. Күзләрем исән чакта сине кабат күрермен дип өметләнгән идем. Кайтмадың шул... Атаң белән бергә еракта калдыгыз. 70 ел мин сезне көтәм. 7ел, 7көн генэ түгел бит ул. Балам, күз нурым, кышкы озын төннәрдә сугыштан язган бердәнбер хатыңны укып юанам.

 Нигә үзеңне сакламадың, улым? Хәтерлисеңме: «Ән­кәем, Берлинны гына алыйк та, алтыбыз алты яктан кайтып керербез, — дигән идең. — Әнкәй, син беребездән беребезгә кунакка гына йөрерсең, йөзгә кадәр яшәрбез», — дип язган идең?

Улы (һәйкәл) Әйткән сүзләрем һәрвакыт йөрәк түрендә, әнкәем. Әмма башкача мөмкин булмады… Дошман белән көрәш аяусыз булды. Картлык көнеңдә ничек яшисең соң, әнкәй?

AHA. Барысы да җитеш, улым.

Улы (һәйкәл) Әгәр мөмкин булса, мин сине кочагыма алыр идем. Әмма минем кулларым, инде үзем дә — кузлы тимердән. Димәк, мәңгелек, әнкәем. Cин сөен! Без бит Ватан өчен, бүгенге шушы тыныч көннәр өчен һәлак булдык. Тез чүгеп, кол булып яшәсәң, бу дөньяның ни рәхәте булыр иде?

Ана. Шулай, улым, дөрес әйтәсең!

 

 

hәйкәл тавышы.

 

Исеңдәме, әнкәй, мине озатып;

Авыл күмелгәнче бардың да,

Хәлсез кулларыңны салмак кына

Болгый-болгый карап калдың  да,

Әрнетмәскә теләп мине шунда

Елавыңнан үзең, тын булдың

Тик шулай да күзең сөртер өчен

Яулык почмагына тотындың.

 

AHA.

Син яраткан җырларны җырлап,

Күңелемне әзрәк юатам,

Син дә кушылып минем белән

Җырлашасың кебек ерактан.

 

 

Җыр “Кызыма”

 

(Ана hәйкәлгә чәчәкләр сала.)

 

АЛЫП БАРУЧЫ

Әнә шулай газиз улларын, сөйгән ярларын, гомер иткән ирләрен көтә-көтә алар инде картайдылар, үзләре дә гур иясе булдылар.

 

АЛЫП БАРУЧЫ

Ләкин ул көннәрне оныту мөмкин түгел. Халык хәтере үлмәде. Халык хәтере - мәңгелек!

 

1 АЛЫП БАРУЧЫ. 1941 нче елның 22 нче июне беркайчан да кире кайтмаячак.

 

АЛЫП БАРУЧЫ

Кире кайтмасын!

Кабатланмасын!

 

 

1 АЛЫП БАРУЧЫ           (Бер минут тынлык)

Сугыш кырында ятып калган батырларыбызны бер минут тынлык белән искә алыйк!

АЛЫП БАРУЧЫ

Ал нурларга төренеп кояш байый,

Үткән юллар килә күңелгә,

Җиңүләрне яулап алган көннәр

Онытылмаслар гомер-гомергә.

АЛЫП БАРУЧЫ

Поделиться:





Воспользуйтесь поиском по сайту:



©2015 - 2024 megalektsii.ru Все авторские права принадлежат авторам лекционных материалов. Обратная связь с нами...