Табындашлар, дуслар, туганнар...
Туктап калдым тормыш юлларында, Утыр әле, әнкәм, яннарыма... – Бу җырда бөтен авырлыкларны иңендә күтәреп, акыллы, сабыр булып кала белгән әнинең тормышы чагыла кебек – еламыйча җырлый да алмыйм шикелле. Әнием Фәния (миңа да исемне аңа яраклаштырып кушканнар) авылыбызның иң тыйнак, иң сөйкемле, кечкенә генә буйлы, зәңгәр күзле, аксыл чәчле кызы булган. Укымышлы, зыялы гаиләдән ул. Дәү әтием мулла да, бер үк вакытта председатель дә булган, 43 яшендә сугышта үлгән. Дәү әнием авылның ак әбисе, остабикәсе иде. Әти-әни эштә чагында, без, алты бала, гел аның кул астында үстек. Әтием Фәрхелислам исә – авылда аны Фәрхи дип йөртәләр – Сабан туе батыры, бик матур итеп тальянда уйнаучы, шук, җор телле, бер генә җөмләне дә уен-көлкесез әйтми торган егет. Безнең якта кыз урлау гадәте бар, әти дә әнине урлап алып кайткан. Шултиклем капма-каршы характерда булып та, бик матур гомер итте алар. Безнең Салаюа авылы бик үзенчәлекле урында урнашкан: бер яктан Пермь өлкәсе башлана, анда урыс авылы; икенче якта, ике чакрым ераклыкта гына удмурт авылы. Урысларның үз гадәте, атнасына биш бәйрәм дигәндәй; удмуртларның үз йолалары. Тирә-якка данлыклы гармунчы булгач, бик еш кына кунакка чакырып алалар да, әткәй шул бәйрәмнәргә чыгып югала. Үзебездә дә һәрвакыт кунак, узып баручы чегәннәренә кадәр кереп куна. Әткәйнең киң күңеллеге, әнкәйнең сабырлыгы аркасындадыр инде… Моның өстенә әнигә алты баланы карарга кирәк, сыерын саварга, көтүгә чыгарга, колхоз эшенә йөрергә…
Барыбыз да белем алып, олы юлга чыктык. «Әти-әни йөзенә кызыллык китермәскә» дигән тәрбия алып үстек, шунысына бик рәхмәтлемен.
Борчылса да безнең күңел, Янда тоту мөмкин түгел, Тик бәхетле генә булыгыз... – Безнең хезмәтне үзегез беләсез, гел юлда, гел өйдән читтә. Балалар кала инде, тәрәзәдән карап, кул болгап. Анда бер үзәк өзелә. «Балалар хакына, балалар янына исән-сау йөреп кайтсак иде», дип тели-тели китәбез. Бу җырга шуларның барысы да сыйгандыр инде. Мөмкин булса, һәр ата-ана баласын гел янында гына тотар иде. Әмма тормышның үз законнары. Менә Алиябез дә мәктәпне бетерде, Казанның финанс институтына укырга керде. Әткәйгә охшап, бик шук, шаян булып үскән Алсуыбыз исә беренче класска аяк басты. Исән-сау булсыннар инде берүк. Бәхетем син минем, Җаным, тәнем һәм өметем... – Нәкъ тугыз ел элек, Казан сабантуенда безне Габделхәй белән таныштырдылар. Таныштык та, ул Чаллыга кайтып китте, мин Казанда калдым, аннан отпуск алып, авылга, Башкортстанга китеп бардым. Бик ошап калды бит инде Габделхәй. «Бәхетем син минем» дип җырлый-җырлый, сеңлем Фирүзәгә сөйләп утырам: «Мин бит гашыйк булдым, шундый-шундый егет», – дим. «Апа, әйдә, ул безгә кайтсын!» – ди сеңлем. «Кит инде, урман эчендәге, юлсыз-нисез 15 йортлык безнең авылны ничек эзләп тапсын?» «Юк, Хәния апа, әгәр кайтса, сез точно бергә булачаксыз!» - ди Фирүзә. Район үзәгенә барып, телефоннан шалтыраткан идек, кайтты, эзләп тапты бит Габделхәй. Шуннан соң бу җыр яңа моң белән сәхнәгә менде. Үз-үземнән еш кына канәгать булмасам да, җырчы буларак бәхетле мин; ана бәхетен беләм, ике кызым бар. Шушы матур, акыллы кызларымны сөеп яшәве үзе бәхет. Хатын-кыз бәхетен беләм – мин Габделхәй канаты астында. Ул – хатын-кызны зурлап, аны гел матур итеп кенә күреп яшәр өчен туган кеше, чын ир-ат.
Китәм диеп әйтмә, китмә, китмә, Андый яра салма бәгырьгә... – Бу җырның сүзләрен Тәслимә Хәләф алып килде. Без аның белән Тинчурин театрында бергә эшләдек, уртак серләребез дә бар иде. Шигырьне, бу бит минем күңелдән чыккан сүзләр, дип алып калдым, Урал Рәшитовка көй язарга бирдем. Җырның клибын елый-елый карыйм мин. Анда барысы да чынбарлыктан алынган. Алсуымны табып, берничә ай гына үткән иде, миңа бик авыр диагноз куйдылар. Больницада яттым, Габделхәй беркемне кертмичә, ике атна буе күтәреп-карап, минем янымда утырды. Җырга бу вакыйга да, архивтагы видеоматериаллар да керде.
Үпкәләсәң, әйдә, үпкәлә, Тик кайгылар белән түләмә... – Ун ел элек бер-бер артлы абыемны һәм энемне югалттым, икесе дә фаҗигале төстә үлеп китте. Әтиемә охшап, алар да көрәшче иде. Шуңа да Сабан туйлары бер яктан олы бәйрәм булса, икенче яктан җанда авыр хатирәләр кузгата. Элек бу бәйрәмне көтеп ала идек, янып-көеп, борчылып, туганнарым җиңгәндә – горурланып утыра торган идек. Абый юл һәлакәтенә очрады, энем Нурисламны йөрәгенә пычак кадап үтерделәр. Шушы җырны Чаллыда конкурста җырларга тиеш идем. Сәхнәгә чыгарга торганда, Нурисламның үлү хәбәрен килеп әйттеләр дә, өзелеп калдым, җырлый алмадым. Соңыннан гына ул җырны сәхнәгә алып чыктым, халыкка ул Нурисламга багышланган җыр булып кереп калды. Бу җырны Сабантуйда да җырлыйм мин, батыр калган көрәшчеләргә багышлап.
Казансуны чыккан чакта Җуйдым беләзегемне...
– Минем репертуарымдагы халык җырлары барысы да әткәйнең бетмәс-саекмас хәзинәсеннән. «Казансу» җырының бик кызыклы тарихы бар. Әтинең абыйсы Малик бабай – бик күп сугышларда, әсирлекләрдә булган. «Минем белән бергә япон сугышында хезмәт иткән дустымның җыры», дип җырлый иде. Шушы ук җырны хәзер Гөлзада Сафиуллина да җырлый. Ул аны Япониягә баргач, бер бабайдан өйрәнеп кайткан. Җырның киртәләре юк икән дип, бик гаҗәпләндем.
Элегрәк гармун уйный-уйный җырлый идем, хәзер әзрәк читенсенәм. Репетиция бүлмәмдә уйнаштырам анысы. Әле менә быел Әлфия апаның юбилеенда да гармун белән чыктым. Киләчәктә, кем белә… Күптән түгел Габделхәй бик зур бүләк ясады әле үземә – Флера Хөрмәтовага барып, сорап, ялынып дигәндәй, бер гармунын алып кайтты. Флера апаның гармуннары искиткеч шәп, үзенчәлекле бит…
Бәйрәмнәрдә гел дә, Гел дә бергә-бергә Табындашлар, дуслар, туганнар...
– Салават та, мин дә җырчы булуны алмаксат итеп үскән кешеләр түгел. Эстрадага соң чыктык бит, утыз яшьләр тулып килә иде. Икенче яктан, тәҗрибә туплап чыгу булды ул. Халык бездәге аерым тембр, борылмаларны тотып алды. Безнең иҗатка башкорт җыр-моңнарының да бер бизәге кергәндер, урысларның да, удмуртларның да… Авылның географик үзенчәлеген әйткән идем бит. Без – колачлап эшләгән ике көчле группа дисәм дә мактану түгел, Салават өчен, үз группам өчен горурлану. Сәхнә дә киң, дөнья да киң. Тамашачы да җитә. Шуңа үзеңә дә киң күңелле булу кирәк. Салават белән бергәләп, рәхәтләнеп, бер сәхнәдә концерт куярга дигән уебыз да бар әле. Салаватны мин ир-ат буларак та, җырчы буларак та бик хөрмәт итәм. Бүгенге көндә, күкрәген киереп, татар эстрадасында безнең өчен дә юл ерып бара ул.
Дөнья булгач, була төрле хәлләр… – Артист халкы белән аеруча күп була инде ул кызык хәлләр… Бәби табу йортында Алсуымны табарга җыенам. Өстемдә – больницаның ничәмә-ничә кайнатылып, эттән таланган кыяфәткә кергән «ночнушка»сы. Декабрь уртасы, палатада да салкын, өшеп, калтырап, тулгаклап утырам. 17-18 яшьләрдәге санитарка кыз карап-карап тора да чыгып китә. Өшисез бугай дип, одеял да китереп бирде инде ул. Кереп-чыгып йөрде дә, тулгактан бераз тынычланып торган мәлемдә яныма ручка белән кәгазь күтәреп килде: «Хәния апа, автограф бирегез әле», – ди. Көләргә дә, еларга да белмим. Икенче яктан, ачуым да чыкты: хәлем хәл бит. Кызны да аңладым инде, тере Хәния апасын күргән бит, бүтәннәр кебек үк бәби табарга килгән.
Уңга карасам да юк, Сулга карасам да юк… – Җырдан аермалы буларак, бөтенесе дә уза дигән гыйбарә дә бар. Авырлыклар алдында горур булып, баш имичә, кимсенмичә кала белергә кирәк. Минем иң курыкканым – үлем, вакытсыз өзелгән гомер. Юк, үземнең гомер өчен түгел, якыннарым, сабыйларым өчен куркам. Минем тормыш законнарымның, кыйблаларымның берсе – «Үземнән үзем оялырлык гамәл кылмаска!» Аһ, нигә шулай эшләдем соң әле, диярдәй… Язмышыма кат-кат рәхмәтле мин. Урман эчендәге кечкенә авылдан туп-туры Мәскәүгә киттем; институтка кердем; җырчы буларак үз тамашачымны таптым; балачакта: «их, тылсымлы таягым булса иде дә, шуның белән селтәнгәндә өстемә өр-яңа киемнәр кунсын иде», дип хыяллана идем. Хәзер менә ни телибез - шуны киябез. Тормышка ашмаган бер генә хыялым калды – тимераякта шуа алмадым.
Китәрсең дә кайтмассың дип, Өзәләр үзәгемне… – Казанга күченү Чаллыдан китү дигән сүз түгел. Фатирыбыз да биредә кала. Җәйләрен ял итәм дип Сочиларга барып йөргәнче, рәхәтләнеп үз өебезгә кайтырбыз. Кама да кул сузымында, йорт янында гына бит. Чык та су коен, ял ит… Чаллы, ни генә дисәң дә, минем өчен бик якын, изге шәһәр. Биредә мин җырчы буларак күтәрелдем, Алсуым шушында туды, монда мин гаилә учагы тергездем…
Воспользуйтесь поиском по сайту: ©2015 - 2024 megalektsii.ru Все авторские права принадлежат авторам лекционных материалов. Обратная связь с нами...
|