Главная | Обратная связь | Поможем написать вашу работу!
МегаЛекции

Хатыйб камил бер иман кешесе булырга тиеш.

Госелле булу

Җомга – мөэминнәрнең атналык гыйбәдәтләре һәм иҗтимагый көннәре. Бу көн госелләнеп мәчеткә бару бөек бер фазыләттер. Сөекле пәйгамбәребез (сагв.) һәм аның эзеннән йөрүче бу өммәтнең олылары җомга көннәрне госелләнүне иң хәерле эшләрдән күреп, мөэминнәрне дә моңа өндәүчеләрдән иделәр. Моның турында пәйгамбәребезнең (сагв.) күп кенә хәдисләре бар, боларның кайберләре шулар:

 

“Сездән берәрегез җомга намазына барырга уйласа госелләнсен”8.

“Мөселманны җиде көндә бер тапкыр госелле булуын сорау Аллаһның хаккы”9.

“Җомга көннәрне җөнөб булмасагыз да госелләнеп башларыгызны юыгыз”10.

“Җомга көннәрне госел коену бәлигъ булган һәркемнең шәхси бурычы”11.

Чиста кием кию һәм исле майлар куллану

Динебез чисталык динедер. Мөселман кеше һәрвакыт һәм һәрҗирдә чиста булырга, җомга көннәрне дә тагын да чистарак һәм пөхтәрәк булырга тырышачак. Җомга хөтбәләренә иң матур һәм иң чиста киемнәрен киеп килергә тырышачак. Чөнки җомга көнне чиста киемнәр киеп, исле майлар сөртенеп, тырнаклар кисеп, чәч-сакалларны тарап мәчеткә килү - җомганың фазыләтләреннәндер. Пычрак киемнәр һәм исле носкилар киеп мәчеткә килү гөнаһтыр. Болар турында сөекле пәйгамбәребез (сагв.) хәдис-и шәрифләрендә шулай дип әйтә:

 

“Һәр мөселман, җомга җиткәч, тешләрен чистартып, госел алып, чиста киемнәрен киеп һәм, бар икән, исле майлар сөртенеп, мәчеткә килергә тиеш”12.

“Эш киемегездән кала җомгага бару өчен сезләр бер кат чиста кием дә тотсагыз ни күркәм булыр иде”13.

Җомгага иртәрәк һәм җәяүләп бару

Җомга көнне госелләнеп, исле майлар сөртенеп, чиста киемнәр киеп, җәяүләп мәчеткә бару - бөек сәваплардан санала. Моның турында пәйгамбәребезнең (сагв.) күп кенә хәдисләре бар, боларның кайберләре шулар:

 

عن ابى هريرة رضى الله عنه قال: قال رسول الله (ص) اذا كان يوم الجمعة وقفت الملائكة على باب المسجد يكتبون الاول فالاول، و مثل المهجر كمثل الذى يهدى بدنة ً، ثم كالذى يهدى بقرة، ثم كبشا، ثم دجاجة، ثم بيضة، فاذا خرج الامام طووا صحوفكم و يستمعون الذكر. رواه البخارى

“Җомга көнне мәчетнең һәр ишеге алдына фәрештә килеп, җомгага килүчеләрне гамәлләр дәфтәренә чиратлап яза башлый. Имам минбәргә чыгып, хөтбәсен укы башлагач, фәрештәләр дә дәфтәрләрен ябып, имамның хөтбәсен тыңлый башлый. Шулай итеп, мәчеткә көндезнең иртә сәгатьләрендә килгүчеләр, бер дәвәлек әҗер-савапка лаек төшәләр. Моннан соңырак килгүчеләр – бер тавыклык әҗер-савапка, моннан соң килгүчеләр дә - бер йомыркалык әҗер-савапка лаек төшәләр”14.

 

عن يزيد بن ابى مريم رحمه الله قال: لحقنى عباية بن رفاعة رحمه الله و انا ماش الى الجمعة فقال: أبشر، فانا خطاك هذه فى سبيل الله، سمعت ابا عباس رضى الله عنه يقول: قال رسول الله (ص): من اغبرت قدماه فى سبيل الله فهما حرام على النار. رواه الترمذى

“Кем җомганың иртәнге сәгатьләрендә госелләнеп, мәчеткә җәяүләп килсә, аннары да бер сүз дәшмичә хөтбә тыңлап намаз кылса, мәчеткә атлап килгән һәр адымы өчен бер еллык ураза һәм намаз әҗеренә лаек төшәр”15.

Башкаларга кыенлыклар тудырудан тыелу

Динебездә намаз гыйбәдәтен беренче сафларда башкару бик саваплы эшләрдән санала. Ләкин мәчеткә соң килүчеләргә намаз кылу өчен урынны беренче сафларда табу һәрвакытта да мөмкин булмый. Шуңа күрә дә, мәчеткә иртәрәк килү хупланган эш булып саналса, мәчеткә соң килеп, анда иртәрәк килеп җыелгучыларга кыенлыклар тудыру – тыелган эшләрдән булып санала. Моның турында пәйгамбәребез (сагв.) үзенең хәдис-и шәрифләрендә шулай дип әйтә:

 

عن سلمان الفارسى رضى الله عنه قال: قال رسول الله (ص): لا يغتسل رجل يوم الجمعة و يتطهر ما استطاع من الطهر، و يدهن من دهنه او يمس من طيب بيته، ثم يخرج فلا يفرق اثنين – و في الرواية - لم يؤذ أحدا، ثم يصلى ماكتب له، ثم ينصت اذا تكلم الامام الا غفر له ما بينه و بين الجمعة الاخرى. رواه البخارى و احمد.

 

“Җомга хөтбәсенә соң килеп, кеше өстеннән атлап, аларга кыенлык тудыргучы кемсәләр, үзләренә

җәһәннәмгә илткүче күпер салалар”16.

“Хатыйб минбәргә чыккач кеше өстеннән атлап үзенә утырыр өчен урын эзләүчеләр, җәһәннәмдәге эче ярылып, бавырсаклары тышка атылган кемсә хәлендәдерләр”17.

 

Минбәргә якын булу

Җомга хөтбәсе укынган вакытта имам һәм минбәргә якын булуның бөек бер әҗер булганлыгы турында сөекле пәйгамбәребез (сагв.) хәдис-и шәрифендә шулай дип хәбәр итә: “Госел алып, мәчеткә килеп, имам якынында утырып, хөтбәне тавыш-тынсыз тыңлаучы кемсәнең, бу һәм үткән җомга арасында кылынган гөнаһлары өч каты белән гафу кылыныр”18.

Мисвак куллану

Фарыз һәм нәфилә намазлары алдыннан мисвак кулланып теш чистарту динебездә күркәм санаган эшләрдән. Кеше арасында, җәмагатьтә кылынган җомга намазында исә бу тагын да хуп күренә. Мисвак кулланып, теш чистарту турындагы хәдисләрендә пәйгамбәребез (сагв.) шулай дип әйтә:

 

عن ابى هريرة رضى الله عنه قال: قال رسول الله (ص) فى جمعة من الجمع: معاشر المسلمين! ان هذا اليوم جعله الله لكم عيدا فاغتسلوا و عليكم بالسواك. رواه الطبرانى

“Мисвак белән теш чистартып кылынган намаз,

бүтән намазлардан җитмеш тапкыр яхшырактыр”19.

“Мисвак кулланып, тешләрегезне чистартыгыз, чөнки бу авызыгызның чиста булуына, Раббыгызның да разы булуына бер сәбәптер”20.

“Әгәр дә мин өммәтемә мәшәкать тудырырга курыкмаса идем, мин аларга һәр намаз алдыннан тешләрен чистартырга әмер итәр идем”21.

Хөтбәне тавыш-тынсыз тыңлау

Җомга хөтбәсе укынган вакытта тавыш-тынсыз калу - фарыз, сөйләшү исә – харам санала. Укынган хөтбәне хошуг эчендә тыңлау һәр мөселманның вазыфәсе. Моның турында хәдис-и шәрифләрдә шулай дип әйтелә:

“Җомга хөтбәсе укынган вакытта янындагыңа “сөйләшмә” – дип тә әйтсәң дә, гөнаһлы буш сүз сөйләгән булырсың”23.

“Кем җомга хөтбәсе укынган вакытта “сөйләшмә” – дип кенә әйтсә дә, сүз сөйләгән булыр. Сүз сөйләү исә җомганың савабыннан мәһрүм итә”24.

“Өч нәрсә бардыр ки, алардан сәламәт булган кешенең ике җомга арасындагы кылынган барлык гөнаһлары гафу кылыныр, болар: бүтәннәргә кыенчылык китерү, сүз сөйләү һәм сүз сөйләүчегә “сөләшмә” – дип әйтү”25.

Догалар кабул булу сәгатенә ирешү

Җомга көне эчендә бөтен догалар кабул булган бер сәгать бардыр ки, бу сәгатькә догалар кабул булу сәгате дип әйтелә. Бу сәгатьнең җомга көненең кайсы сәгатендә булганлыгы турында төрле фикерләр бар. Боларның иң ышанычлысы, имамның минбәргә чыгып, җомга намазын кылдырып бетергәнчегә хәтлек булган вакыт икәнлеген сөйләүче фикердер. Бу сәгатьтә чын күңелдән кылынган догаларның һичшиксез кабул булачаклары турында, кайбер хәдис-и шәрифләрдә шулай диелә:

 

عن ابى سعيد الخدرى و ابى هريرة رضى الله عنهما ان رسول الله(ص) قال: ان فى الجمعة الساعة لا يوافقها عبد مسلم يسأل الله عز و جل فيها الا اعطاه إياه و هى بعد العصر. رواه أحمد – وفى الرواية – هى ما بين أن يجلس الامام الى ان تقضى الصلاة. رواه مسلم

“Җомга көне эчендә андый бер сәгать бардыр ки, бу сәгатьтә намаз кылып, дога кылган һәрбер колның догалары Аллаһ тарафыннан һичшиксез кабул ителер”26.

“Имамның минбәргә менеп, аның намаз кылдырып бетергәнчегә хәтлек вакыт – догаларның кабул булу сәгатедер”27.

Саләт вә сәләм китерү

Атнаның барлык көннәре арасында иң өстен булып саналгучы җомга көнендә Аллаһ рәсүленә (сагв.) күпләп саләт вә сәләм китерүнең фазыләте турында, сөекле пәйгабәребез (сагв.) нең шулай дип әйткәнлеге билгеле:

“Көннәрнең иң фазыләтлесе – җомга көнедер. Шуңа күрә бу көндә миңа күпләп саләт вә сәләм китерегез чөнки сезнең саләт вә сәләмнәрегез миңа ирешер”28.

“Җәннәттә миңа иң якын кеше, дөньяда миңа иң күп саләт вә сәләм китергәннәре булачактыр. Шуңа күрә кичләрнең һәм көннәрнең иң күркәмендә (җомга киче һәм көннендә) миңа күпләп саләт вә сәләм китерегез”29.

Югарыда зикер кылынган хәдис-и шәрифләрдән аңлашылганча, җомга көннәрен рәсүлүллаһ (сагв.) кушканча каршылап, ул кушканча Аллаһ (сагв.) хозурында җомга хөтбәләрен тыңларга һәм намазларын кылу өчен килгән мөэминнәргә бөек әҗерләр бар. Иманның камиллеккә, рухның да җитлеккәнлеккә ирешүнең юлы – Аллаһ һәм Аның илчесе (сагв.) теләгәннәре кебек мөселман булуда.

 

 

Хатыйб диккәть итәргә тиешле хосуслар

Җомга намазыннан әввәл һәм бәйрәм намазларыннан соң минбәргә чыгып җәмагать алдында Аллаһка хәмд, рәсүлүллаһка (сагв.) саләт-ү вә сәләм китерәрәк, дини кагыйдәләргә мөнәсиб рәвештә ике бүлемлек әйтелгән сүзгә “хөтбә” исеме бирелер. Хөтбә укучы кемсәгә “хатыйб” исеме бирелер. Хөтбә җомга намазының шартларыннан булып, зикер, гыйбәдәт һәм нәсихәтьтән гыйбарәт.

Пәйгамбәребез (сагв.) вакытыннан алып, безнең көнебезгә хәтле җомга намазы кылынган барлык урыннарда да хөтбә укылыр һәм бу кыямәткә кадәр дә шулай дәвам итәчәк. Бу сәбәптән, хөтбә, мөселманнарның дини һәм дөньяви тормышларына яктылык керткүче әһәмиятле бер вазыфә булып тора. Шуңа күрә хатыйбләр җилкәсенә бөек бер җаваплылык йөкләнә. Ислам китергән җәмгыять төзелеше планын кешеләргә таныту белән вазыфәләндерелгән хатыйб, тема сайлаеш һәм тәкъдим ителешендә булсын мы, яки үз яшәешендә булсын, бик игътибарлы булырга тиеш. Чөнки хатыйблык матур сөйли белү генә түгел, сөйләгәннәрне гамәлгә ошыра белү дә.

Аллаһ биргән Ислами тормыш рәвешен кешеләргә танытып җиткерү белән вазыфәләндерелгән хатыйбларның бу вазыфәләре шуның хәтле шәрәфле һәм җаваплыдыр ки, бу вазыфәләрен уңышлы башкара белүләре өчен, аларга кайбер хосусларга игътибар итәргә тиеш. Без бу хосусларны аста кыскача санап чыгарга уйладык:

 

Хатыйб камил бер иман кешесе булырга тиеш.

Кальб һәм воҗданнарга иман урнаштыру белән вазыфәләндерелгән хатыйб, иң әввәл, үзе җитлеккән, тирән, җанлы һәм тере бер иманга сахыйб булырга тиеш. Сөйләнгән сүзләрнең җәмагатьтә тәэсир калдыра белүләре өчен, хатыйбта мондый чиста бер иманның булуы иң беренче бер шарт.

 

2- Хатыйб ныклы гыйлем кешесе булырга тиеш.

Гыйльми көче булмаган бер хатыйбның уңышлы булуы мөмкин түгел. Сөйләгәннәренең мәгънәсен үзе белмәгән кемсә башкаларга ни нәрсә бирә ала? Шуңа күрә хатыйб Ислами гыйлем һәм хитабәт ысулларын белү белән берлектә, югары культура кешесе дә булырга тиеш.

3- Хатыйб чиста күңелле һәм чамалы кеше булырга тиеш.

Чиста күңеллелек, әйтелгән һәр сүз белән Аллаһ ризасын эзләү димәктер. Моны йөрәге белән сизеп, аңлаучы хатыйб, рәнҗетүче һәм ерагайтучы сүз һәм хәрәкәтләрдән ерак торып, фетнә һәм фәсәд уятмыйча, Аллаһ динен сөйдерә һәм уйландыра торган бер рәвештә аңлатырга тырышачак.

 

4-Хатыйб сөйләгәннәре белән гамәл итәчәк.

Сөйләгәннәре белән тормышында гамәл итмәгән, яшәеше

сөйләгәннәрен ялганнаган бер хатыйбны, җәмагатьнең

җитдигә алуы мөмкин түгел. Мондый имам бөек бер бәла эчендә булып, сөйләгәннәре дә буш бер сүздер.

 

5- Хатыйб вазыфәсен яратырга, җәмагать алдына да сөенеп чыгарга тиеш.

Эшеняратмаган, вазыфәсен дә бер йөк кебек ташыган бер хатыйбның җәмагатькә бирерлек нәрсәсе юк.

 

6- Хатыйб чисталык һәм пөхтәлеккә диккать итәчәк.

Хатыйбның сүзләре кебек үк, аның киеме һәм пөхтәлеге дә җәмагатьтә көчле тәэсир калдыра. Диелә белер ки, хатыйбның киеме һәм тышкы кыяфәте аның иң әввәл нәсихатедер. Шуңа күрә һөнәренең гыйззәт һәм шәрәфе турында уйлаган һәр хатыйб җәмагать алдына чиста һәм пөхтә кием киеп чыгачак. Тәрипсез яисә килешмәгән рәвештә җәмагать алдына чыгучы хатыйб, үзен баштан үк уңышсызлыкка дучар иткәнлеген аңларга тиеш.

 

7- Хатыйб актуаль мәсьәләләр турында сөйләячәк.

Чөнки актуаль мәсьәләләр, тыңлаучыларда көчлерәк тәэсир калдыра.

 

8- Хатыйб хөтбәсен үзе әзерләргә тиеш.

Хатыйб хөтбәсен башкаларның китапларыннан алган булса да, аны үз теле белән аңлатырга тырышырга тиеш. Моны эшләгәндә, алдына чыгылачак җәмагатьнең аңлаеш һәм мәдәният дәрәҗәсен дә истә тотарга тиеш, чөнки боларны истә тотмыйча сөйләнелгән хөтбәләр, көтелгән нәтиҗәләргә китермәс.

 

9-Хатыйб сөйләгән хөтбәсен ныклы дәлилләр белән дәлилләячәк.

Моның өчен дә, хөтбә темасына кагылган аят-и кәримәләр һәм хәдис-и шәрифләрнең хөкемнәрен һәм мөҗтәһидләрнең фикерләрен яхшы беләчәк. Хөтбәсен тере тормыш мисаллары белән бизәп, артык хикәят сөйләүдән дә качыначак.

 

10-Хатыйб хөтбәсенә Исламга чит фикер кертмәячәк.

Сөйләгән һәр сүзе Ислам низамының җанлы, тере һәм коткаручы принципларын уртага салачак. Җомга көнендә Аллаһ хозурына җыелган мөэминнәргә Ислам китергән яшәү рәвешен аңлату белән йөкле булган бер хатыйб, буталчык фикерләр белән җәмагать каршысына чыга алмас һәм чыгарга тиеш тә түгел.

 

11- Хатыйб хөтбәсен кыска һәм кызык тотарга тиеш.

Моның турында хәдис-и шәрифтә шулай диелә:

“Кылган намазының озынлыгы һәм хөтбәсенең кыскалыгы кешенең аңлаешына күрсәтә. Шулай булгач намазларыгызны озынайтып, хөтбәләрегезне кыска тотыгыз”30.

12-Хатыйб тавыш һәм сөйләвенә игътибарлы булырга тиеш.

Тавыш һәм сүзләрнең кеше миенә тәэсир итә белү көченә ия икәнлеген белеп торгучы хатыйб, колакларны кисүче югары тавыш һәм кискен авазлардан ерак булып, кирәкле урыннарда тавыш һәм сүзләрен татлы һәм тетрәндергеч итәчәк, ләкин артык хисләргә дә бирешмәячәк.

 

13- Хатыйб хәрәкәт һәм мимикасына игътибар итәчәк.

Хатыйбның хөтбә укыганда һич хәрәкәтсез калуы да дөрес түгел. Хатыйб кирәк урыннарда куллары белән дә хәрәкәт итеп, хөтбәгә җанлылык кертә белергә тиеш. Ләкин алай да, артык җитдиләнеп, мәчет тышындагыларга йодырык селкүдән качынырга тиеш. Шулай үк хатыйбның мимикасы да бик әһәмиятле, куркытып искәрткәндә чатылган кашлар яки сөенечле хәбәр турында сөйләгәндә көлемсәгән иреннәр, хатыйбның эчке хисләренә иң яхшы бер тәрҗеман.

Кыскача, мөэминнәрнең күңелләренә Ислам низамыннан өзекләр китерү белән вазыфәләндерелгән бер хатыйб, иманы, гыйлеме, гыйбәдәте, әхлакы, ихласлыгы, яшәеше, сөйләшүе, киенүе һәм һәр төр хәле белән мөкәммәл бер кеше булырга тиеш. Пәйгамбәрләр макамыннан мөэминнәргә хитаб итү шәрәфенә лаек булган бер хатыйб, бу шәрәфен сакларга тиеш. Хөтбәнең фарыз һәм сөннәтләренә игътибар итеп, Ислам әдәб һәм тәртибенчә, җитдият һәм чиста күңеллелек белән хөтбә укыган бер хатыйб, Аллаһ ризасын, нәбиләр нәбисенең (сагв.) ризасын һәм дә бөтен мөэминнәрнең мәһабәтен казана. Шуңа күрә уңышлы бер хатыйб була белү һәм җәмагатьтә уңай бер тәэсир калдыра белү өчен, югарыда санап киткән хосусларга игътибар итү тиешле.

Тырышлык һәм гайрәтләр бездән булса, ярдәм, һидаят һәм хөкем итү Аллаһка гына аит.

 

ادْعُ إِلِى سَبِيلِ رَبِّكَ بِالْحِكْمَةِ وَالْمَوْعِظَةِ الْحَسَنَةِ وَجَادِلْهُم

بِالَّتِي هِيَ أَحْسَنُ إِنَّ رَبَّكَ هُوَ أَعْلَمُ بِمَن ضَلَّ

عَن سَبِيلِهِ وَهُوَ أَعْلَمُ بِالْمُهْتَدِينَ

“Раббың юлына хикмәт һәм күркәм вагәз белән чакыр, алар белән күркәм бәхәс кенә тот. Шик юктыр ки, Раббың тугры юлдан тайпылганнарны белә, тугры юлдагыларны да Ул белгүче”31.

يَا أَيُّهَا الَّذِينَ آَمَنُوا لِمَ تَقُولُونَ مَا لَا تَفْعَلُونَ

“Әй, иман иткүчеләр, нигә эшләмәгәннәрегез турында сүз йөртәсез!”32.

فَبِمَا رَحْمَةٍ مِّنَ اللّهِ لِنتَ لَهُمْ وَلَوْ كُنتَ فَظًّا

غَلِيظَ الْقَلْبِ لاَنفَضُّواْ مِنْ حَوْلِكَ

“Аллаһ рәхмәте беләндер ки, син аларга йомшак йөрәкле булдың. Югыйсә син каты бәгерле булса идең, алар, һичшиксез, күптән таралып киткән булырлар иде тирәңнән”33.

Хәмд галәмнәрнең Раббысына – Аллаһка тиешле.

Хөтбәнең бүлемнәре һәм аның гарәпчә

сөйләнгән өлешләре

Җомга намазының беренче дүрт рәкагать сөннәте кылынганнан соң, мөәззин “Әхзәб” сүрәсенең 56 атен укый башлый. Моның белән хатыйб урыныннан торып, минбәргә таба юнәлә. Минбәр алдында туктап, ул кулларын күтәрә һәм эченнән шушы доганы укый:

 

اَلَّلهُمَّ يَا مُفْتِحَ الاَبْوَابِ اِفْتَحْ لَنَا خَيْرَ الْبَابِ ، اَلَّلهْمَّ

يَا مُحَوِّلَ الاَحْوَالِ حَوِّلْ حَالَنَا اِلَى اَحْسَنِ الْحَالِ ،

اَلَّلهُمَّ اغْفِرْ لَنَا وَارْحِمْنَا وَالْحِقْنَا بِالصَّالِحِينَ34

Бу доганы укыганнан соң, хатыйб минбәргә менә башлый һәм минбәрнең өченче басамагында туктап, эченнән шушы доганы укый:

 

رَبِّ اِشْرَحْلِي صَدْرِى وَيَسِّرْلِى اَمْرِى وَاحْلُلْ عُقْدَةً مِنْ لِسَانِى يَفْقَهُوا قَوْلِى ، رَبِّ قَدْ اَتَيْتَنِى مِنَ الْمُلْكِ وَ عَلَّمْتَنِى مِنْ تَأْوِلِ الاَحَادِثِ ، اّلَّلهُمَّ صَلِّ وَسَلِّمْ عَلَى عَبْدِكَ وَرَسُولِكَ

مُحَمَّدٍ وَعَلَى اَلِهِ وَصَحْبِهِ اَجْمَعْينَ.

 

Хатыйб хөтбә укыначак җиденче басамакка җиткәч,

эченнән шушы доганы укый:

 

اَلَّلهُمَّ هَذَا الْمَكَان لَيْسَ بِمَكَانِى وَهَذَا الشَّأْن لَيْسَ بِشَأْنِى اَلَّلهُمَّ يَسِّرْلِى اَمْرِى وَاَصْلِحْ لِى دِينِى اَلَّلهُمَّ اَغْفِرْلِى خَطِيئَتِى وَجَهْلِى وَاِسْرَافِى فِى اَمْرِى اَلَّلهُمَّ تَقَبَّلْ دُعَائِى بِحُرْمَةِ سَيِّدِنَا سَيِّدِ الْمُرْسَلِين وَالْحَمْدُ لِلَّهِ رَبِّ الْعَالَمِينَ.

 

Хатыйб бу доганы укыганнан соң, җәмагатькә йөзе белән борылып утыра да, икенче (мәчәт) азанын тыңлый башлый. Аннары аякка баса да, мәчеттәгеләргә ишетерлек итеп беренче хөтбәнең гарәпчә өлешен укый башлый:

اَلْحَمْدُ لِلَّهِ اِنَّ الْحَمْدُ لِلَّهِ نَحْمَدُهُ نَسْتَعِينًُهُ وَنَسْتَغْفِرُهُ وَنَعُوذُ بِاللَّهِ مِنْ شُرُورِ اَنْفُسِنَا وَمِنْ سَيِّئَاتِ اَعْمَالِنَا ، مَنْ يَهْدِهِ اللهُ فَلاَ مُضِلَّ لَهُ وَمَنْ يُضْلِلْ فَلاَ هَادِىَ لَهُ ، نَشْهَدُ اَنْ لاَ اِلَهَ اِلاَّ اللهُ وَحْدَهُ لاَ شَرِيكَ لَهُ لَهُ الْمُلْكُ وَلَهُ الْحَمْدُ وَهُوَ عَلَى كَلِّ شَىْءٍ قَدِير ، وَنَشْهَدُ اَنّ َسَيِّدِنَا مُحَمَّدًا عَبْدُهُ وَحَبِيبُُهُ وَرَسُولُهُ اَكْرَمَ رَسُولٍ وَخَيْرَ بَشِيرٍ وَ نَذِيرٍ ، اّلَّلهُمَّ صَلِّ وَسَلِّمْ وَبَارِك عَلَى سَيِّدِنَا مُحَمَّدٍ وَعَلَى اَلِهِ وَصَحْبِهِ اَجْمَعْينَ. اَمَّا بَعْدُ: اِنَّ اَصْدَقَ الْحَدِيثِ كِتَابَ اللهِ، وَاَحْسَنَ الْهَدْىِ هَدْىُ مَُحَمَّدٍ ، وَشَرَّ الاُمُور مُحْدَثَتُهَا ، وَكُلُّ مُحْدَثَةٍ بِدْعَة ، وَكُلُّ بِدْعَةٍ ضَلاَلَةُ ، وَكُلُّ ضَلاَلَةٍ فِى النَّارِ. اِتَّقُوا اللهَ يَا عِبَادَ الله اُصِيكُمْ بِتَقْوَى اللهِ وَطَاعَتِهِ ، اِنَّ اللهَ مَعَ الَّذِينَ اِتَّقَوُا وَالَّذِينَ هُمْ مُحْسِنُونَ. قَالَ اللهُ تَعَالَى فِى كِتَابِهِ الْكَرِيم ، اَعُوذُ بِاللهِ مِنَ الشَّيْطَانِ الرَّجِيم – بِسْمِ اللهِ الرَّحْمَنِ الرَّحِيمِ...

 

Хатыйб беренче хөтбәнең бу гарәпчә өлешен укыганнан соң, укыначак хөтбәнең аят һәм хәдисләрен укып китә. Артыннан да үз телендә хөтбәсен укыр. Иң соңында да шушы сүзләрне әйтә:

َلاَ اِنَّ اَحْسَنَ الْكَلاَمِ وَاَبْلَغِ الْنِظَامِ كَلاَمَ اللهِ الْمَلِكِ الْعَزِيزِ الْعَلاَّمِ كَمَا قَالَ تَبَارَكَ وَتَعَالَى فِى الْكَلاَمِ ، وَاِذَا قُرِأَ الْقُرْاَن فَاِسْتَمِعُوا لَهُ وَاَنْصِتُوا لَعَلَّكُمْ تُرْحَمُون. اَعُوذُ بِاللهِ مِنَ الشَّيْطَانِ الرَّجِيم – بِسْمِ اللهِ الرَّحْمَنِ الرَّحِيمِ.

 

Моннан соң хатыйб һәр хөтбәнең ахырында укынган аят-и кәримәне укый да, эченнән шушы доганы әйтә:

 

بَارَكَ اللهُ لَنَا وَلَكُمْ وَلِسَائِرِ الْمُؤْمِنِينَ وَالْمُؤْمِنَاتِ وَالْمُسْلِمِينَ وَالْمُسْلِمَاتِ اَلاَحْيَاءِ مِنْهُمْ وَالاَمْوَاتِ بِفَضْلِهِ وَرَحْمَتِهِ اِنَّهُ قَرِيب مُجِيبُ الدَّعَوَاتِ.

 

Бу доганы укыганнан соң, хатыйб аякка баса да, мәчеттәгеләргә ишетерлек итеп шушы сүзләре белән икенче хөтбәсен башлый:

اَلْحَمْدُ لِلَّهِ حَمْدَا الْكَامِلِينَ وَالصَّلاَةُ وَالسَّلاَمُ عَلَى رَسُولِنَا مُحَمَّدٍ وَعَلَى اَلِهِ وَاصْحَبِهِ اَجْمَعِينَ ، تَعْظِيمًا لِنَبِيَّهِ وَتَكْرِيمًا لِفَخَامَةِ شَانِ شَرَفِ صَفِيِّهِ فَقَالَ عَزَّ وَجَلَّ مِنْ قَائِل مُخْبِرًا وَاَمِرًا ،اِنَّ اللهُ وَمَلَئِكَتَهُ يُصَلُّونَ عَلَى النَّبِىّ يَاَايُّهَا الَّذِينَ اَمَنُوا صَلُّوا عَلَيْهِ وَسَلِّمُوا تَسْليمًا ، اَلَّلهُمَّ صَلِّ وَسَلِّمْ عَلَى سَيِّدِنَا مُحَمَّدٍ وَعَلَى اَلِهِ وَصَحْبِهِ اَجْمَعْينَ كَمَا صَلَّيْتَ...الخ. اَلَّلهُمَّ بَارِك عَلَى سَيِّدِنَا مُحَمَّدٍ وَعَلَى اَلِهِ وَصَحْبِهِ اَجْمَعْينَ كَمَا بَارَكْتَ... الخ.

Моннан соң хатыйб кулларын күтәреп, бераз түбәнерәк тавыш белән шушы доганы укый:

اَلَّلهُمَّ وَارْضِ عَنْ الاَرْبَعَةِ 

Поделиться:





Воспользуйтесь поиском по сайту:



©2015 - 2024 megalektsii.ru Все авторские права принадлежат авторам лекционных материалов. Обратная связь с нами...