Главная | Обратная связь | Поможем написать вашу работу!
МегаЛекции

Написать татарские названия крупных и малых рек РТ.

Контрольная работа

Написать аннотацию (на русском языке) на статью Амирхана Еники «…Йолдыз кеби» (Подобно звезде…)

Рекомендации к аннотации.

Аннотация – краткая характеристика книги, статьи, рукописи. В ней излагается основное содержание данного произведения, даются сведения о том, для какого круга читателей оно предназначено.

Прежде чем составить аннотацию, прочитайте текст и разбейте его на смысловые части, выделите в каждой части основную мысль и сформулируйте её своими словами.

Перечислите основные мысли, проблемы, затронутые автором, его выводы, предложения. Определите значимость текста.

В аннотации используйте глаголы констатирующего характера (автор анализирует, доказывает, излагает, обосновывает и т.д.), а также оценочные стандартные словосочетания (уделяет особое внимание, важный актуальный вопрос (проблема), особенно детально анализирует, убедительно доказывает и т.д).

Йолдыз кеби...

Бер генә минутка фараз итик: безнең тарихыбызда Тукай юк, Тукай булмаган, ди... Никадәр ярлыланып калыр идек без, күпме дан-дәрәҗәбезне югалтыр идек!.. әмма язмышка мең мәртәбә рәхмәт, безнең Тукаебыз бар!

Даһиларны халык тудыра – бу бәхәссез, ләкин даһилар да әз нәүбәтләрендә туган халыкларына дан, шөһрәт китерә – бу да бик билгеле хакыйкатъ. Шуңа күрә дә аларны халыкның милли горурлыгы дип йөртәләр. Тукай да безнең әнә шундый горурлыгыбыз, һәм без, бу хакта уйлап тормастан, һәрвакыт аны күңелебездә саклап, ничектер гел тоеп яшибез.

Тукай – милли азатлык җырчысы. Тукай – изелгән, җәберләнгән, әмма золымга баш ияргә теләмәгән халык җырчысы. Татар халкының гасырлар буена җыелып килгән зар-моңы, ачу-нәфрәте, өмет-хыяллары, янар тау ата башлагандай, Тукай иҗатында бәреп чыкты. Тукай кебек үз заманы белән шул хәтле тыгыз бәйләнгән, үзе яшәгән тормышның бөтен якларын ачык күрә белгән, һәртөрле социаль гаделсезлеккә каршы ачы нәфрәтләнеп язган икенче бер шагыйрьне бездә генә түгел, күп халыкларда табуы читен. Юкка гына бит ул илебездәге тугандаш халыкларның тирән мәхәббәтен һәм хөрмәтен яулап алмады!

Тукайның Хөсәне Ямашевка карата әйткән сүзләре аның үзенә дә гаҗәеп туры килә:

“Көч белән бергә гүзәллекне җыйган диңгез кеби,

Ул иде өстен вә кул җитмәс кеше, йолдыз кеби...”

Әмма без бу диңгезнең төбенә җиткәнче чума алганыбыз юк әле.

Ә анда бик күп ачылып җитмәгән гәүһәрләр ята. Менә шул гәүһәрләрне табып чыгарыр өчен, шагырь үзе әйтмешли, “безгә кирәк диңгез төбе гауваслары...”

Шагыйрьнең өмете яшьләрдә иде. Үләреннән бер ел элек кенә ул татар яшьләре исеменнән нинди тирән ышаныч белән яза:

Йөрмәсен бәгъре өзек милләт киеп кашсыз йөзек, —

Без аның бик зур фәхерле, чын бриллиант кашлары!

Бүгенгә яшьләребезнең, бөек шагыйрьгә ияреп, бу нур уйнаткан горур юлларын кабатларга, минемчә, тулы хаклары бар.

Примеры практических заданий:

1. Прочитать текст, расставить ударение.

Китабымны язганда, миңа ярты гасыр артка чигенеп, сукалы-тырмалы, оек-чабаталы яшь чагыбызга кире катырга, шул заман теленә яңадан колак салырга ихтыяҗ чыкты. Хәзерге авыл халкының күпчелеге әдәби телдә сөйләшә диярлек. Моннан илле-алтмыш ел элек исә авыл кешесенең, бигрәк тә халыкның керәшен дип йөртелгән өлешенең, Бикәби һәм Кирушларның теле ифрат та узенчәлекле иде. Күрәсең, керәшеннәр теленә Көнчыгыштан килгән гарәп һәм фарсы сүзләре күп керә алмаганлыктан, аларда борынгы телнең искерә төшкән элементлары күбрәк саклангандыр. Бу ярты гасыр эчендә әдәби телебез дә, халык сөйләме дә шундый үсте, шулкадәр баеды һәм үзгәрде ки, хәзер инде Бикәбиләр теле анахронизм булып яңгыраса, һич тә гаҗәп түгел.

Прочитайте текст, найдите заимствования (слова относящиеся к разговорно – бытовой лексике,- к научной лексике)

«...Менә без өч малай. Мәскәүнең Казан вокзалында билет компостировать итәргә торабыз... Синең сөйләмендә компостер, вокзал, комендант, суткы (сутки – тәүлек), патруль, аттестат, требование дигән хәрби командировка терминнары никадәр күбрәк булса, кыз өчен шулкадәр серле, шулкадәр син шәп. Ә шәп буласы килә. Шул омтылышы булмаган кешеләрне, ни өчендер, яратып бетермим. Ә шәп булырлык та! Безнең авыл – коры авыл, бездә – чишмә, инеш, бездә – маймыч, этли балык – вәссалам! Ә син ерак диңгездән кайтасың... Авылың тарихында – син беренче. Тельняшкадан, кара бушлат, бескозыркадан. Ул мин сиңайтим ленталар... Ул мин сиңайтим... Хәер, бу эрелек - «шуышма» төшенчә. Диңгез портына таба сузылган тимер юлның вокзалында син – матрос. Синдәйләр монда - «муре». Утырасың, китәсең материкка таба. Аркада ленталар җилферди. Материктагы зур шәһәрнең вокзалы. Монда синдәйләр аралаша: соры шинельле солдатлар, офицерлар, һава көчләре, десант, танк, элемтә, эчке эшләр, чик буе гаскәрләре малайлары. Китәсең алга таба: башкала! Гражданскийлар күбәя, ә синең дәрәҗә арта бара. Лентаның берсе аркада, икенчесе – алда. Башкаладан үз шәһәреңә баручы поездга утырасың. Вагонда ленталы – син берүзең... Син инде матрос кына түгел, син инде - «диңгез бүресе», син монда каптри, капдва... Кайтып төшсәң Казанга, вокзалга, син – каподин...

Инде, инде үзеңнең чишмәле, маймычлы, этли балыклы авылыңа кайтып төшкәндә, син – контрадмирал! Шуннан ким түгел! Бөтен кеше сиңа карый. Дөньяда син бар, бүтән бер кеше дә юк. Әмма чираттагы ялдан хәрби хезмәткә кире кайтканда, нәкъ шул ук эзлеклелек белән контрадмиралдан матроска кадәр төшәсе була. Анысы авыр. Бөтенләй демобилизация белән кайтканда исә, «кире процессны» узмыйча, «бөек» булып каласың – бәхет шунда!

Написать русские названия данных собственных имен

Һиндстан, Мисыр, Каһирә, Согуд Гарәбстаны, Мәскәү, Чиләбе, Казан, Түбән Кама, Яр Чаллы, Кама аланы, Атлантик океан, Баренец диңгезе, Байкал күле, Лена елгасы, Карпат тавы, Тын океан, Кара диңгез, Ак диңгез, Аккош күле, Чулман (Кама), Зөя, Идел, Агыйдел (Белая), Чулпан йолдыз (Венера), Җидегән йолдыз (Большая медведица), Зөһрә йолдыз.

Написать татарские названия районов РТ.

Агрызский, Азнакаевский, Аксубаевский, Актанышский, Алексеевский, Алметьевский, Апастовский, Арский, Атнинский, Бавлинский, Балтасинский, Бугульминский, Буинский, Верхнеуслонский, Высокогорский, Дрожжановский, Елабужский, Заинский, Зеленодольский, Кайбицкий, Камско– Устьинский, Кукморский, Лаишевский, Ленинагорский, Мамадышевский, Менделеевский, Муслюмвский, Мензелинский, Нижнекамский, Новошешминский, Нурлатский, Пестречинский, Рыбно – Слободский, Сабинский, Сармановский, Спасский, Тетюшский, Тюлячинский, Черемшанский, Честопольский, Ютазинский.

Написать татарские названия городов РТ.

Агрыз, Азнакаево, Альметьевск, Арск, Бавлы, Бугульма, Буинск, Болгар, Елабуга, Заинск, Зеленодольск, Казань, Лаишево, Лениногорск, Мамадыш, Менделеевск, Мензелинск, Набережные Челны, Нижнекамск, Нурлат, Тетюши, Чистополь.

Написать татарские названия крупных и малых рек РТ.

Крупные реки:

1) Волга

2) Кама

3) Белая

4) Вятка

Малые реки:

5) Большой Черемшан – левый приток Волги, длина – 336 км.

6) Булак – протока, соединяющая озеро Нижний Кабан с Казанкой в г. Казань.

7) Вятка – река Европейской части России, самый крупный правый приток реки Кама, длина – 1314 км.

8) Казанка – река, левый приток Волги. Впадает в волгу в черте гор. Казань, длина 140 км.

9) Мёша – правый приток р. Кама, впадает в Камский залив Куйбышевского водохранилища, длина 204 км.

10) Свияга – река, правый приток Волги, длина - 375 км.

7. Прочитайте, составьте план текста, выделите его основную мысль.

…Тел өстендә уйлану – өзлексез дәвам итә торган акыл эше. Дөрес, бу әле һәр сүз, һәр җөмлә өстендә баш ватып утыру дигән сүз түгел. (Алай утыра башласаң, өч битлек хикәяне дә очлап чыга алмаска мөмкин). Әнә Туфан Миңнуллин әйтә, «телсез» язучы юк, булмый ул, ди. Әлбәттә, шулай. Мин дә үземне «телсез»ләрдән санамыйм, ләкин шуңа карамастан минем өчен язуның иң авыр өлеше «телгә» кайтып кала. Хикмәт нәрсәдә? Хикмәт шунда ки, әйтәсе һәм күрсәтәсе килгән бөтен нәрсә – фикер һәм хистән алып, төскә һәм искә (мәсәлән, чәчәк исенә) хәтле – үзенең иң дөрес, иң төгәл сүзен табарга тиеш. Язган чакта нәкъ менә шуны, ягъни әйтергә теләгәнең белән кәгазьгә төшкән сүзнең бер-берсенә ничек тә туры килүен өзлексез күзәтеп барырга мәҗбүр буласың да инде. Ләкин эш моның белән генә бетми бит әле, телнең һичшиксез, яхшы телнең, үзенә генә хас табигый агышы, аһәңе һәм ритмы да булырга тиеш – язганда шуны гел генә тоеп, чамалап бару да язучыдан шулай ук бик нык таләп ителә. Кыскасы, әдәбият ул – тел сәнгате, беренче сүзеннән алып соңгы ноктасына чаклы. Бәс шулай булгач, телнең әнә шул таләпләренә буйсынмаган, сүз эзләп, җөмлә төзәтеп газапланмаган язучы дөньяда бар микән?! Булмас, юктыр, «телсез» язучы булмаган шикелле, теле өчен борчылмаган язучының булуына да никтер ышанасы килми. (Ә. Еники. Язу – намус эше.)

Поделиться:





Воспользуйтесь поиском по сайту:



©2015 - 2024 megalektsii.ru Все авторские права принадлежат авторам лекционных материалов. Обратная связь с нами...