Главная | Обратная связь | Поможем написать вашу работу!
МегаЛекции

VIII Тема. Бавыр авырулары

Казан, 2016


ББК 81.2 Тат.-923

УДК 809.432.1.

 

КДМУның гуманитар һәм социаль-икътисади фәннәр предмет-методик Советы карары буенча нәшер ителә

 

 

Төзүчеләр:

филология фәннәре кандидаты, КДМУның рус һәм татар телләре кафедрасы доценты Әмирова Роза Мөнировна

 

 

Рецензентлары:

педагогика фәннәре кандидаты, КМТТУның ике телдә укыту

кафедрасы доценты С.В. Вьюгина

 

техник фәннәр кандидаты, КДМУның гомуми һәм органик химия кафедрасы доценты Г.Г. Хисамиев

 

 

Әмирова Р.М. Кыскача русча-татарча медицина терминары сүзлеге: югары һәм урта медицина уку йортларының татар телен камилләштерүче төркем студентлары өчен уку-укыту кулланмасы / Р.М. Әмирова. – Казан, КДМУ, 2016. − 28 б.

 

 

Амирова Р.М. Краткий русско-татарский словарь медицинских терминов: учебно-методическое пособие для студентов высших и средних медицинских учебных заведений, изучающих татарский язык в продолжающих группах / Р.М. Амирова. – Казань, КГМУ, 2016. − 28 с.

 

Табибларның көндәлек практикасында очрый торган медицина терминнарының русча-татарча сүзлеге, авыруга еш бирелә торган сораулар татар телен камилләштерүче төркем студентларына тәкъдим ителә. Тәкъдим ителгән кулланма медицинаның төрле өлкәләрендә еш кулланыла торган терминнарны үзләштерүдә, булачак табибларның пациентлар белән татарча иркен сөйләшү-аңлашуын булдыруда ярдәм итәр дип ышанып калабыз.

 

Методическое пособие, содержащее в себе краткий русско-татарский словарь медицинских терминов, наиболее употребительные вопросы врача больному предназначено для студентов продолжающих групп. Предложенный практический материал поможет, мы надеемся, будущим врачам расширить профессиональные возможности и поспособствуют свободному общению с пациентами на татарском языке.

 

© Казан дәүләт медицина университеты, 2016

 


ЭЧТӘЛЕК

 

1. Кереш  
2. I Тема. Кеше һәм аның тән төзелеше 6 - 8
3. II Тема. Эчке әгъзалар 8 - 10
4. III Тема. Кеше сәламәтлеге торышын белдерүче сүзләр 10 - 11
5. IV Тема. Авыртуны белдерүче сүзләр 11 - 12
6. V Тема. Теш авырулары  
7. VI Тема Йөрәк авырулары 13 - 14
8. VII Тема. Ашказаны-эчәк авырулары 14 - 15
9. VIII Бавыр авырулары 15 - 16
9. IX Тема. Нерв авырулары 16- 17
10. X Тема. Колак, тамак, борын авырулары 17 - 18
11. XI Тема. Күз авырулары 19 - 20
12. XIIТема. Сидек бүлеп чыгару системасы авырулары 20 - 21
13. XIIIТема. Тире-венерик, йогышлы авырулар 21 - 22
14. XIV Тема. Балалар авырулары 22 - 23
15. XV Тема. Гинекологиягә нисбәтле авырулар 23 - 24
16. XVI Тема. Терәк-хәрәкәт әгъзалары авырулары 25 - 26
17. XVII Тема. Авырулар белән социаль эш  
18. Авыруга еш бирелә торган сораулар  
19. Кулланылган әдәбият  

 

Туган телендә сөйләшә-аңлаша белү табиб өчен бик мөһим. Бер яктан бу авыруларны яхшырак аңларга булышса, икенчедән кешеләрнең сиңа ышанычын уята. Чыннан да, кешенең сәламәтлеге турында сүз барганда, табиб белән авыру арасында үзара аңлашу, ышаныч булырга тиеш. Шуңа күрә бүгенге икетеллелек чорында Татарстан Республикасы дәүләт телләрен, безнең очракта татар телен, профессиональ дәрәҗәдә яхшы белгән табиблар хәзерләү зарур.

“Кыскача русча-татарча медицина терминары сүзлеге” югары һәм урта медицина уку йортларының татар телен камилләштерүче төркем студентлары өчен нәшер ителә.

Кулланма югары профессиональ белем бирүнең Дәүләт стандарты таләпләрен исәпкә алып һәм дәвалау факультетлары өчен “ Һөнәри аралашуда татар теле“ эш программасына яраклаштырып төзелде.

“Кыскача русча-татарча медицина терминары сүзлеге” исемле уку-методик кулланманың максаты – булачак табибларны профессиональ икетеллелекккә өйрәтү, авыру белән туган телендә иркен сөйләшү-аңлашуларын булдыру.

Әлеге әсбап түбәндәге бурычларны хәл итүгә юнәлдерелде:

- дәрестә тәкъдим ителә торган лексик минимумны (татарча медицина терминнарын, табибларның көндәлек практикасында очрый торган сөйләм конструкцияләрен) үзләштерү;

- медицина практикасында куллану өчен белем, осталык һәм күнекмәләр булдыру;

- хәзерге икетеллелек шартларында студентларда татарча сөйләшергә теләк-омтылыш уяту.

“Кыскача русча-татарча медицина терминары сүзлеге” югары һәм урта медицина уку йортларының татар телен камилләштерүче төркем студентларына файдалы булыр дип ышанабыз.

 

Кыскача русча-татарча

медицина терминнары сҮзлеге

 

I Тема. Кеше һәм аның тән төзелеше

 

бедренная кость – янбаш сөяге

бедро – бот

безымянный палец – атсыз бармак

большой палец – баш бармак

борода – сакал

брови – каш

веко – күз кабагы

веснушки – сипкел

висок – чигә

волосы – чәч

глаз – күз

голень – балтыр

голова – баш

горло – тамак

грудина – күкрәк сөяге

грудная клетка – күкрәк читлеге

грудь – күкрәк

губа – ирен

десна – урт

живот – эч

запястье – беләзек сөякләре

затылок – баш арты, баш чүмече

зеница – күз карасы

зуб – теш

кисть – кул чугы

ключица – умрау сөяге

кожа – тире

колено – тез

костный мозг – җелек

кость – сөяк

кулак – йодрык

ладонь – уч төбе

лицо – бит

лоб – маңгай

лодыжка – тубык сөяге

лопатка – калак сөяге

мизинец – чәнчә (чәнти, чәнчи) бармак

мозоль, бородавка – сөял

мочка уха – колак йомшагы, колак яфрагы

мышца – мускул

ноготь – тырнак небо – аңкау

ноздря – борын тишеге

нос – борын

область таза – оча тирәсе

орган – әгъза

палец – бармак

плечо – җилкә

подбородок – ияк

позвоночник – умырткалык

поясница – бил

пуп – кендек

пястные кости – уч сөякләре

пятка – үкчә

ребро – кабырга

ресница – керфек

родинка – миң

рот – авыз

рука – кул

рука (от кисти до плеча) – беләк

связки – сеңер бәйләвечләре

слеза – күз яше

спина – арка

средний палец – урта бармак

стопа – табан

сустав – сеңер

сухожилие – кимерчәк

тазовая кость – оча сөяге

тело – тән, гәүдә

указательный палец – имән бармак

усы – мыек

ухо – колак

хрящ – кимерчәк

челюсть – теш казнасы

череп – баш сөяге

щека – яңак

шея – муен

щиколотка – тубык

язык – тел

скула – яңак сөяге

подмышка – култык асты

зад – арт як

икроножные мышцы – балтыр мускулы

локоть – терсәк

ступня (ступни) – табан, аяк табаны

пах – касык

таз – оча

радужная оболочка глаза – күзнең төсле катлавы

коленная чашечка – тез капкачы

сустав пальца – бармак буыны

талия – бил

кожные покровы – тире катламы

склер глаз – күз алмасының тышкы катламы

позвоночный ствол – умыртка баганасы

 

II Тема. Эчке әгъзалар

 

12-перстная кишка – уникеилле эчәк

брюшная полость – эч куышлыгы

вена – кара кан тамыры, вена

влагалище – аналык җинсәсе

глотка – йоткылык

гортань – бугаз

железа – биз

желудок – ашказаны

желудочный сок – ашказаны сүле

желчный пузырь – үт куыгы

желчь – үт

кишечник – эчәклек

кишка – эчәк

клетка – күзәнәк

кровеносный сосуд – кан тамыры

кровоизлияние –кан саву

кровообращение – кан әйләнеше

кровь – кан

лёгкие – үпкә

матка – аналык

мозг – ми

спинной мозг – арка мие

головной мозг – баш мие

костный мозг – җелек

мочевой пузырь – сидек капчыгы

мочеиспускательный канал – сидек юлы

носоглотка – борын юлы

ободочная кишка – кыршау эчәк

печень – бавыр

пищевод – үңәч

поджелудочная железа – ашказаны асты бизе

полость рта – авыз куышлыгы

почки – бөер

прямая кишка – туры эчәк

селезенка – талак

сердце – йөрәк

слепая кишка – сукыр эчәк

толстая кишка – юан эчәк

яичник – күкәйлек, аналык бизе

артерии – артерияләр

гланда – гландалар

девственная плевра – кызлык пәрдәсе

желчный проток – үт юлы

лимфоузел – лимфа төене

сперма – орлыклык сыекчасы

слизистая оболочка – лайлалы тышча

мозжечок – кече ми

нервные узлы, ганглии – нерв төене

 

III Тема. Кеше сәламәтлеге торышын белдерүче сүзләр

 

гной – эрен, үлек

гноится – эренли, үлекли

головокружение – баш əйлəнү

давление – кан басымы

запор – эч кату

изжога – сару кайнау

кашель – ютәл, йөткерү

лихорадка – бизгәк тоту, калтырау

меня лихорадит – мин калтырыйм, мине бизгәк тота

опухоль, нарыв – шеш

повязка – бәйләвеч

понос – эч китү

появился насморок – томау төшкән

прыщ – бетчә, сыткы

рана – яра, җәрәхәт

рвота – косу

судорги – көзән җыеру, тамыр тартышу

тошнота – косасы килү, укшыту, уксыту, күңел болгану

я кашляю – мин йөткерәм, ютәллим

я простудилась(ся) – миңа салкын тигән

одышка – тын кысылу

отек – шешенү

дыхание – сулыш

отрыжка – кикерү

чувствительность – тою сизгерләре

кровоизлияние – кан йөгерү

шум в ушах – колак шавы

мелькание в глазах – күз алдында әлҗе-мөлҗе килү

утомляемость – аручанлык, талучанлык

общая слабость – гомуми көчсезләнү

 

IV Тема. Авыртуны белдерүче сүзләр

 

висцеральная боль – эчке яктан, эчтән авырту

внезапная боль – кисәк авырту

головная боль – баш авырту

затылочной – баш арты

теменной – баш түбәсе

лобной – маңгай

жгучая боль – яндырып авырту

кинжальная, режущая боль – кисеп авырту

колющая боль – чәнчеп авырту

кратковременная боль – кыска вакытлы авырту

невыносимая боль – түзеп булмаслык авырту

ноющая боль – сызлау

опоясывающая боль – уратып алынган авыр

острая боль – бик нык, көчле авырту

постоянная боль – өзлексез, бертуктаусыз авырту

приступообразная боль – өянәк сыман авырту

проходящая боль – үтә торган авырту

пульсирующая боль – сулкылдап авырту

распирающая боль – ярып чыга торган авырту

резкая боль – кискен, зәһәр авырту

сжимающая боль – кысып авырту

слабовыраженная боль – аз гына (әз генә) авырту

соматическая боль – тән авырту

стреляющая боль – чатнап авырту

схваткообразная боль – тулгак сыман авырту

терпимая боль – түзәрлек авырт

тупая боль – тупас авырту

отраженная боль – кире кайткан авырту

загрудинная боль – күкрәк тактасы арты авырту

иррадиирующая боль – таралган авырту

боли натощак (голодные) – ачыккандагы авырту

бессоница – йокысызлык

бессознательное состояние – аңсызлык халәте

возбуждение – ярсыну

сонливость – йокычанлык

кожный зуд – тире кычыту

боли – авырту

за грудиной – күкрәк тактасы арты

при волнении – дулкынланганда

при физической нагрузке – физик йөкләнештә

в покое – тынычлыкта

 

V Тема. Теш авырулары

 

зуб – теш

зубы врожденные – тумыштан булган тешләр

зубы молочные – сөт тешләре

зубы коренные большие – зур азу (азау), урт тешләр

зубы коренные малые – кече азу (азау), урт тешләр

зубы мудрости – акыл тешләре

зубы опрорные – төп тешләр

зубы постоянные – даими тешләр

зубы сверхомплектные – артык тешләр

зуб кривой – кабан теш

зуб испорченный – бозык теш

зуб кариозный – кариеслы теш, бозык теш

зубной камень – теш ташы, теш кунычы

зубной мешочек – теш капчыгы

зубной ряд – теш рәте

зубной корень – теш тамыры

зубной налёт – теш куныгы

зубные отложения – теш утырмасы, теш ташы

зубные капли – теш дарусы

зубное сплетение – теш үрелмәсе

зубная дуга – теш җәясе

зубная колба – теш колбасы, теш бөресе

зубная боль – теш сызлау

зубная луночка – теш оясы

 

 

VI Тема. Йөрәк авырулары

 

аорта – йөрәктән чыккан төп кан тамыры

желудочек – йөрәк карынчыгы – йөрәкнең көчле мускуллы төп бүлеге

капилляр – капилляр – бик нечкә кан һәм лимфа тамыры

клапан – клапан

кровеносная система – кан йөреше системасы

кровь – кан

плазма – күзәнәкнең, кан һәм лимфаның сыек яки койкасыман структурасы

предсердие – йөрәгалды – йөрәкнең канны җыя һәм карынчыкларга кысып чыгара торган бүлеге

сердце – йөрәк – кан әйләнеше системасында үзәк орган

анемия – кан азлылык

аритмия – йөрәк ритмы бозылуы

замирания сердца – йөрәкнең туктап калган кебек булуы

клапан сердца – йөрәк клапаны

кровохарканье – кан төкерү

одышка – тын бетү

остановка сердца – йөрәк туктау

порок сердца – йөрәк клапаннары зәгыйфьлеге

приступ удушья – тын буылуы өянәге (пристубы)

сердечная недостаточность – йөрәк зәгыйфьлеге

сердечные приступы – йөрәк өянәге (пристубы)

стенокардия – күкрәк бакасы

расстройства ритма – ритм бозылу

напряженность мышц – мускуллар киеренкелеге, мускулга көч килү

спазм сосуда – тамырлар кыскару, кысылу

закупорка кровеносных сосудов – кан тамырлары тыгылу, томалану

кровоснабжение – кан белән тәэмин итү

ожирение – симерү

физическое напряжение – физик көч килү

венечные артерии – таҗсыман артерияләр

иррадировать – бәрү

конечность – очлык

коронаросклероз – коронаросклероз, йөрәкнең таҗсыман артерияләре склерозы

миокард – миокард, йөрәк мускулы

недостаточность кровоснабжения – кан әйләнеше эшчәнлеге җитешмәү

психоэмоциональное воздействие – психоэмоциональ тәэсир итү

ригидность – ригидлык

сегмент – буынтык

сифилис – сифилис (венерик авыру)

стенокардия – күкрәк бакасы

страх смерти – үлемнән курку

психоэмоциональное воздействие – психоэмоциональ тәэсир итү

холодный липкий пот – салкын ябышкак тир

омертвение сердечной мышцы – йөрәк мускулы үлүе

сердечная мышца – йөрәк мускулы

тахикардия – йөрәкнең еш тибүе

нарушение обмена веществ – матдәләр алмашы бозылу

пульс – пульс

аритмичный – ритм бозылу

медленный – акрын, салмак

напряженный – киеренке

нитевидный – җепсыман

частый – еш

сердечная астма – йөрәк астмасы

хронический – хроник

отек легких – үпкәләр шешү

артериальное давление – артериаль кан басымы

диастолическое – диастолик

систолическое – систолик

приливы крови к голове – башка кан йөгерү

хрипы – гыжлау, гыжылдаган тавыш

 

VII Тема. Ашказаны-эчәк авырулары

 

аускультация – тыңлау

вздутие живота – эч кабару

гастрит – ашказаны ялкынсыну

гепатит – бавыр ялкынсыну

глисты – суалчан

горечь во рту – авызда ачы тәм

гормональные расстройства – гомональ үзгәрешләр

деформация – формасы бозылу, үзгәрү

еда всухомятку – коры килеш ашау

задержка стула – тәрәт тоткарлану

запор – эч кату

изжога – сару кайнау

кислотность – кислоталылык

кожный зуд – тән кычыту

колика – чәнчү

нарушение обмена веществ – матдәләр алмашы бозылу

недоедание – ачлы-туклы яшәү

обложенный язык – агарып торган тел (агарган тел)

острицы – бабасыр

отравление – агулану

отрыжка – кикертү

пальпация – капшап карау

переедание – артык ашау

перкуссия – суккалап карау

пища – азык

подложечная область – күкрәк авызы

приступ аппендицита – сукыр эчәк өянәге (пристубы)

рвота кровью – кан косу

рвота с кровью – кан белән косу

слабительное – эч йомшарткыч дару

сухость во рту – авызда

тошнота – күңел болгану

урчание в животе – эч үкерү, эч кычкыру

холецистит – үт куыгы ялкынсыну

чувство тяжести – авырлык тойгысы

 

VIII Тема. Бавыр авырулары

 

гепатит – бавыр ялкынсыну

инфекционный – йогышлы

сывороточный – сүл

токсический – агулы

алкоголизм –эчкечелек

отравление – агулану

боли в суставах – буыннар сызлау

раздражительность – ярсучанлык

пигментация – пигментлашу

желтуха –сары авыруы

цирроз печени – бавыр таркалу

желтушность – сары төскә керү, саргаю

вздутие живота – эч кабару

 

IX Тема. Нерв авырулары

 

белое вещество мозга – минең ак матдәсе

бессонница – йокысызлык

большой мозг – зур ми

бред – саташу

вкус – тәм

галлюцинация – күзаллаулы саташу

ганглии – нерв төене

глотание – йоту

головокружение – баш әйләнү

депрессия – төшенкелек

дрожь – калтырану

затруднение речи – сөйләм авырлашу

мозговой ствол – баш мие кәүсәсе

мозжечок – кечкенә ми өлеше

нарушение речи – сөйләм бозылу

невроз – невроз

обмороки – һуш китү, һуштан язу

обоняние – тәм сизү

ограниченность в движениях – хәрәкәтләрнең чикләнүе

онемение – ою

переутомление – артык талчыгу

потемнение в глазах – күз алды караңгылану

рвота – косу, косык

слабость – хәлсезлек, хәл бетү

слух – ишетү

спинномозговые нервы – арка мие нервлары

судороги – көзән җыеру, тамыр тартышу

тошнота – күңел болгану, косасы килү, укшыту, уксыту

у меня частые обмороки – минем еш һушым китә / мин еш һуштан язам

черепной нерв – баш нервы

чувствительность – сизгерлек

шум в ушах – колаклар шаулау, гөжләп тору

энцефалит – баш мие ялкынсынуы

эпилепсия – зыяндаш авыруы, бума зәхмәтле, үз чире

 

Поделиться:





Воспользуйтесь поиском по сайту:



©2015 - 2024 megalektsii.ru Все авторские права принадлежат авторам лекционных материалов. Обратная связь с нами...