Вакыйгалар ,саннар , фактлар
Стр 1 из 2Следующая ⇒ Гасырлар алмашканда
1890 елда Иске Барыш авылында 250 йорт була. Кыртапа авылында исә йөзгә диярлек азрак, Иске Барыш авылындагы волость идарәсе бинасы 1898 елда төзелә. Волостька тирә-яктагы 14 авыл керә, аларның яртысы районыбызның хәзерге чикләренә кергән. Волость старшинасы Хисаметдин Әҗемдә (хәзерге Апас районы)яшәгән. Ике авылда да таза тормышлы крестьяннар, сәүдәгәрләр күп булган. Алар карамагында өч җил һәм ике су тегермәне, ярма тегермәне, Кыртапада лавка була. Иске Барыш авылында 17 таза тормышлы крестьян яшәгән. Биредә 2 су һәм бер җил тегермәне булган. Җирле сәүдәгәрләр крестьяннардан икмәк сатып алалар һәм аны эре сәүдәгәргә сатып җибәрәләр. 1911 елда Кыртапа авылында мөселманнар акчасына мәчет салына. Шунысы кызыклы,Чернышев побы да төзелешкә 50 сум бирә.Мәчет каршында мәдрәсә эшли,анда Фәттах мулла мөгаллим һәм рухи остаз була. Беренче бөтендөнья сугышы булып үтә,аның фронтларында күп кенә крестьяннар һәлак булып кала. Солдатлар демобилизацияләнеп, ә кайбер очракларда дезертирлык итүдән туктап өлгермиләр, илдә властьның Советлар кулына күчү дулкыны булып үтә.Столыпин реформасын үткәргән вакытта барлыкка килгән крестьяннарны социаль катлауларга аеру Октябрь революциясеннән соң тагын да көчәя.Кулаклар кала, урта хәллеләр күп була, әмма крестьяннарның төп массасын ярлылар тәшкил итә.. Иске Барышта 1917 елда меңгә якын кеше яши, күпчелеге ярлылар.
Коммуна 1919 елның 14 февралендә җир бүлекләре, ярлылар һәм коммуналар комитетларының 1 Бөтенсоюз съезды карары ниге- зендә эшләнгән «Социалистик җир төзелеше турында һәм игенчелеккә күчү чаралары турында положение» бастырыла. «Положение»дә индивидуаль крестьян хуҗалыгына игътибар бирелә. Урыннарда партия һәм совет органнары эшчәнлеген активлаштыру, авылда инструкторларның оештыру эше үз нәтиҗәсен бирә башлый. А.М.Җәләлов «Татарстан авыл хуҗалыгын социалистик үзгәртү»(К.КДУ,1974) китабында болай дип яза: «Әгәр 1918 ел башында Татарстанда коммуналар һәм артельләр сирәк булса, ә 1919 елның июленә исә күпчелек өязләрдә коллектив хуҗалыклар була. 1919 елның 1 маена һәм 1 октябрена аларның исемлек составына анализ кайсы торак пунктларда беренче коммуналар һәм артельләр барлыкка килгән дигән сорауга җавап бирергә мөмкинлек тудыра. Спас өязендә … Спас Затоны (Шербеть өязенең Спас Затоны).. Тәтеш өязендә … Балчыклы (Иске Барыш волостеның Балчыклы авылы), Иске Барыш (шул ук волостьның Иске Барыш авылы) беренче коллектив хуҗалыклар исәбендә. 1918 ел уртасында һәм 1919 ел башында татар авылларында беренче коллектив хуҗалыклар барлыкка килә.Аларның берсе-Тәтеш өязенең Иске Барыш коммунасы турында аның рәисе һәм оештыручысы Мөхәммәт Мостаев тутырган анкетада шундый мәгълүматлар хәбәр ителә. «1919 елда Мөхәммәтша Мостаев, Сәлахетдин Баһаветдинов, Хәсәнҗан Мостаев һәм укытучы Гатаулла Хәбибуллин хуҗалыклары 18 җан белән 18 дисәтинәдән артыкка бөртекләр чәчәләр. Аларның 3 аты,3 сыеры,7 сарыгы,1 бозау,1 кәҗә, 32 кош-корты була. Җирне 3 сабан, 3 сука,2 тырма белән эшкәртәләр. Икенче елны алар үзләрен икмәк белән генә тәэмин итеп калмыйча, 101,5 пот ашлыкны һәм 13 поттан артык бәрәңгене дәүләткә тапшыралар»
Шулай итеп,Иске Барыш авыл хуҗалыгы коммунасы Казан губернасында иң беренчеләрнең берсе була. Мамадыш һәм Тәтеш өязләренең татар авылларында барлыкка килгән 7 коммуна авыл хуҗалыгын социалистик үзгәртүдә беренче карлыгачлар була. 1 октябрьга Тәтеш өязендә 2 коммуна таркала һәм бары тик 5 се кала. Әмма производствоны оештыруның әлеге камил булмаган формасы коллективлаштыруның барлык мәсьәләләрен тәэмин итә алмый һәм вакыты җиткәч, аны прогрессиврагы-колхоз алыштыра.
ТОРМЫШ ЯХШЫРА Биредә Совет власте 1918 елда урнаша.Авылда аны торгызуда большевиклар партиясе члены В.Сабирҗанов зур роль уйный. Аңа иске администрация вәкилләре һәм мөселманлык калдыклары белән көрәшергә туры килә.Чөнки Барышта ике мәчет эшли һәм берсендә Нурулла мулла,икенчесендә Газиз мулла активлык күрсәтә. Җитмәсә, ак чехлар отряды авыл аша Казан ягына китә, бу исә крестьяннарны берникадәр куркыта, кулакларны рухландыра. 1918 енче елда Иске Барышта җирле Совет власте инициативасы белән мәктәп ачыла. Бу чорда Гыйбадулла (фамилиясе билгеле түгел),аннары Г.Гыйбадуллин, Х.Госманов, С.Шаһиев авыл советы рәисләре булып эшлиләр. 1917 елда халкы 20 елда берникадәр арткан Кыртапа авылында да шундый ук хәл була. Ярлылар һәм урта хәллеләрне генә түгел,яңалык тарафдар- ларын һәм аның дошманын да бүлү барлыкка килә. Крестьяннар беренче Бөтендөнья сугышына,аннан соң Гражданнар сугышына китә.Аннан аларның күбесе тыныч хезмәткә кайта. Хайбуллин Хәйретдин 1918 нче елны Гражданнар сугышы башлангач, сугышка китә. Сугышта ул батальон комиссары була. Аннан соң Казанга кайта. НКВД органнарында эшли. Садриев Насретдин 1920нче елда гражданннар сугышына китә.
1923 елда туган авылына кайта. Гаяз Хөснетдинов Азин дивизиясе сафында сугыша. Гади солдаттан рота командиры булуга ирешә. Шәмсетдинов Хәйретдин сугышка 1918 нче елны китә. Гражданннар сугышыннан соң да 7 ай басмачыларга каршы сугыша. Барый Хөснуллин Октябрь Революциясен солдат булып Молодчено станциясендә каршылый. Аннан гражданнар сугышы. 1921 нче елны туган авылына кайта. Миннуллин Заһидулла 4 ел гражданнар сугышында катнаша. Хәйбуллин Хәлил 1917 нче елдан 1922 нче елга кадәр гражданнар сугышында. Каюмов Габделхәй 1918 нче елны гражданнар сугышына китә. 1922 елны шахтага кайта. Фәхретдинов Зыятдин 1918 нче елны сугышка китә. 1921 нче елны туган авылына исән-сау әйләнеп кайта. Шәмгунов Вәлиәхмәт 4 ел гражданнар сугышында катнаша.
1921 ел.
Моңарчы күрелмәгән корылык иң әһәмиятле бөртекле ашлык районнарында, шул исәптән Татарстанда да уңышның булмавына һәм ачлыкка китерде. Иген уңган районнарга эвакуацияләнгән 13838 бала һәм 170000нән артык олы яшьтәгеләргә өстәп 28000нән артык крестьян үзләре күчеп китте. Барыш һәм Кыртапа авыллары халкының да яртысы диярлек йорт- җирләрен калдырып Себергә һәм Казахстан якларына китә.(1923 елдан башлап алар туган авылларына кайта башлыйлар.) Авылда калган кешеләр бик кыенлык белән яшиләр, өстәвенә тиф авыруы тарала. Ел. 8- 16 март РКП(б) ның 10 съезды карарлары нигезендә: продразвертка азык налогы белән алыштырылды (яңа экономик политика капиталистик элементларга беркадәр мөмкинлек бирүне күздә тотты.) Төрле формада кооперацияләр оеша башлый. Акрынлап алар зур булмаган күмәк хуҗалыклар,колхозлар төзү өчен нигезгә әвереләләр. Налогны түләмәгәннән соң авыл хуҗалыгы продуктлары белән ирекле сәүдә рөхсәт ителде. Барыш авылында Зиннуров Вафа, Зөбәеров Нургали, Юнысов Җиһанша,Кәримов Нәгыймнәр сату итә башлыйлар.Шулай ук Хәйретдин һәм Гарифулла,Әхмәтша һәм Нияз байларның исемнәре билгеле. Байларның заводлары, тегермәннәре, кибетләре булган, терлек күп асраганнар.
1924 елга кадәр һәр хуҗалык үзенең иманасына туры килгән җир бүлемтеген(хатын- кызга җир бирелмәгән) ничек булдыра ала, шулай эшкәрткән(сукалаган, чәчкән, урак белән урып уңышын җыйнап алган). Эшкәртә алмаган хуҗалыклар, атлы хуҗалыклар белән сөйләшеп, уртакка эшләгәннәр, яки арендага бирергә, сатарга мәҗбүр булганнар. Һәр 5ел саен җир бүлемтекләре шобага салып яңадан бүленгән. Шушы елда Барыш авылында оешкан кооперативның рәисе итеп Зиннуров Гариф сайлана. Соңрак коммуна оештырыла. Аның составына түбәндәге хуҗалыклар керә: Б. Сәләх, М. Корбангалиев, К. Әдһәмов, Кәрим, Гомәрбай, Хәмәт- ша. 1926 елда Кыртапа авылында 8 кешедән (хуҗалыктан) коммуна оеша. Болар: Авзал Гатауллин, Гыйбадулла Миңнуллин,Валиулла Минвалиев (хисапчы), Корбан Галиев,Габ- дулла Миннуллин, Сөнгат Миңнуллин, Фәйзерахман Хөснуллин, Гражданнар сугышыннан кайткан Вәлиәхмәт Шәфигуллинны председатель итеп сайлыйлар. Крестьяннар үз хуҗалыкларына “ Алга” дип исем кушалар. Бу коммуна 1927 елда “Машинное товарищество” итеп үзгәртелә, аның составында инде 13 хуҗалык була(чөнки ком- мунадагыларның игеннәре уңа, кешеләр күмәк хуҗалыкның өстенлеген күрә башлыйлар.) Бу коллективның ашлык эшкәртү машинасы, 1 чәчкече, 1 салам турагычы, 5 аты була. Авыл советы рәисләре:Гыйбадулла,Гобәйдуллин Гарифулла, Гос- ман Хафизов (1924-1926), Шаһиев Сабирҗан (1926-1950). Сәмитов Сөнгатъ, Хөснуллин Фәйзрахман, Шәфигуллин Вәлиәхмәт, Шәрәпов Габидин, Миңнуллин Фәзрахман, Нургалиев Шакир, Миңнуллин Габдулла, Хәйбуллин Хәйретдин,Хөснуллин Әбрар, Минвалиев Вәлиулла, Хөснуллин Бари,Мөхәммәтҗанов Мөхәм- мәтша,Гатауллин Абзал - артель членнары. Күмәк хуҗалыкка берләшү шома гына бармый, кергән крестьяннарның да кайсылары кире чыга. Ел. Кооперация, коммуна, товарищество кебек оешу формалары үзләрән акламыйлар. 1927 елда ВКП(б) ның 15 нче съезды таркау крестьян хуҗалыкларын эреләндерү бурычын куя.
Коллективлаштыруга курс алына.1924 елда төзелгән кооператив нигезендә 1930 елда Барыш авылында авыл хуҗалыгы артеле (колхоз) төзелә. Игенчеләр үз колхозларына “Уңыш” дип исем бирәләр.Башта аңа 13 гаилә керә. Бу эш- тә Зиннуров Гариф, Әдһәмов Кәшаф башлап йөрүчеләр бу- лалар.Артель членнары: Корбанов Мингали, Мусин Хәмәтша, Халиков Ислам, Халиков Гариф, Мәҗитов Гәрәй, Шаһивәлиев Гайнан, Нурмөхәммәтов Нуриәхмәт, Галиуллин Хәмидулла, Гыйззәтуллин Ибраһим,Төхватуллин Әхәт. Идарә составында Зиннуров Г.,Әдһәмов К., Мәҗитов Г., ШаһивалиевГ., Зиннуров Х комсомолец) булалар. Бу елларда авылда 150 ләп хуҗалык исәпләнә. Колхоз терлекләре кешеләрнең киртәләрендә торган (бу вакытта Җиһанша, Нәгыйм,Нургали,Вафа байлар һәм 1931 елда тагын- 14 гаилә авылдан җибәрелгән була.) 1931 елда “Уңыш” колхозында атлар абзары төзелә, сыер фермасы оештыру өчен 50 бозау җыялар. Колхозга кермәгән 3 кенә хуҗалык кала: Госманов Шәйхетдин, Җәләлов Баһаветдин, Заманов Газиз. Бу елларда мәчет биналарында ике авылда да клублар эшли башлый. Хуҗалыкта ярлылар файдалану өчен үзара ярдәм кассасы эшли. Аның бер сортировкасы, бер үгезе, 400 сум акчасы, 100 потлап ашлыгы була. Кыртапада колхоз оешу 1930-31 елларда тәмамлана. Аңа “Тырыш” исеме бирелә. Бу вакытта Кыртапа авылында 125ләп хуҗалык була. Фәхретдин, Сабир, Хөснетдин, Газизләрнең гаиләләре авылдан читкә җибәрелә.12 хуҗалык колхозга керми. Болар: Шәмсетдинов Хәйретдин,Хисмәтуллин Галиулла, Хәмидуллин Хөснулла һ.б. 1930 елның язында колхозда 30 баш ат, 18 сабан, 13 чәчкеч, 2 ургыч, 4 атлы сугу машинасы, 2 сортировка, 1 яңа үлчәү була. 1931 елда 30-40 атлык абзар корыла. Түбәсе көлтәне душкынга манып ябыла. Анда Ә. Гайнуллин, И. Хәй- руллин эшлиләр.Сыер фермасы оештырыла (10 лап сыер Бәкидән сатып алына.) Клубларда үзешчән сәнгать түгәрәкләре эшли, спектакльләр, концертлар куела (үзешчән артистлар Фәйзуллина Камал, Хөснуллин Бари, З. Захид, С. Әхли һ. б.); “Беренче театр “, “Яшь йөрәкләр”, һ.б. пьесалар сәхнәләштерелә.
Ул вакыттагы район җитәкчелеге үз карамагындагы территориядә сыйныф буларак кулакларны бетерү турында рапорт бирергә ашыга. Кыртапа һәм Барыш авылларыннан да 1930 елда 4 әр гаилә, 1931 елда Барыштан 14 гаилә куыла.
Шулай итеп, Иске Барыш авылында “Уңыш”,Кыртапа авылында “Тырыш”, күршедәге рус авылы Чернышевкада “По- беда” колхозлары төзелә.
БЕРЛӘШҮ ЕЛЛАРЫ Беренче адымнар.
Иске Барыш “Уңыш” колхозының 1930-31 елгы колхозчылары 1931 елның ахырына Татарстанда хезмәт иясе крестьяннар- ның төп массасын коллективлаштыру бурычы хәл ителгән иде. Крестьяннар көчен берләштерү җир эшкәртүне яхшыртырга ярдәм итә, дәүләт сука һәм сабанны алыштырып, колхозларга яңа авыл хуҗалыгы техникасы бирә, тиз арада районга тракторлар кайтарыла башлый,МТС лар төзелә, ашлык җыю комбайннары барлыкка килә. 1935-36 елларда ике авылга да беренче автома- шиналар кайта. Машинаның йөк күтәрү көче 1500 кг була. Аны «полуторка» дип йөртәләр. Шофер булып ике авылда да Зәйнуллин Кәлимулла (Кләнче авылыннан) эшли, аннары Дәүләт- шин Хатыйп («Тырыш»),Сәйфуллин Хәйбулла(«Уңыш»).Беренче тракторчылар -«Тырыш»тан Исмәгыйлев Давыт, Садриев Кашшаф, Сафин Әхмәтша һ.б.»Уңыш»тан Сәйфуллин Җиһаннур,Шәрифуллин Габдулла,Мортазин Мостафа. Уңыш еш кына һава шартларына бәйле булып кала.Чөнки яхшы сортлы орлыклар,бөртекле һәм башка культураларны игү өчен чын технология булмый.Җирне тирес һәм көл белән ашлыйлар. Аларны кырга атлар белән ташыйлар.»Тырыш» колхозында 40 баштан артык ат(атлар төп көч булып исәпләнә),сабан-чәчкечләр, 2 данә кул белән әйләндерә торган ашлык эшкәртү машинасы була.3 бригада эшли,ә «Уңыш» колхозында-6 бригада,бригада саен 20шәр җигелә торган ат була. Колхоз оешкан елларда барлык урып-җыю эшләре хатын-кызлар тарафыннан кәкре урак белән эшләнсә,1935-36 елларда колхоз 2 ат тартып йөри торган «жатка»(киңлеге 1,5м,4 канатлы) һәм «лабогрейка» сатып ала. 1935ел авыл крестьяннарың күмәк хуҗалык булып эшли башлагач югары уңыш алу елы булып тарихка кереп кала. «Уңыш»колхозына шушы елны ашлык планын үтәгән өчен күчмә Кызыл Байрак тапшыралар.
1936 елда корылык була.Игеннәргә кул насосы белән су сипте- рәләр.Су мичкәләр белән ташыла.1937 елда уңыш тагы әйбәт уңа, колхозчыларга икмәк күп бирелә.Дәүләткә ашлыкны Красновидо- вога атлар белән илтәләр.Автомашиналар кайткач,эшләр җиңеләя төшә. Ашлык эшкәртү өчен өч басуда ындыр табаклары корыла.Алар бик гади булган.Баганаларга капчык утыртып,башы салам белән ябыла,ә ян-яклары ачык. Кырдагы көлтәләр атлар белән сарайга ташыла һәм ат молотилкасы аша чыгарыла, ягъни сугыла (молотилканы 5-6 ат хәрәкәткә китерәләр) Ике авылда да алма, яшелчә бакчалары булдырыла. «Тырыш « колхозында 18 гектар мәйданда алма бакчасы, 20-22 гектарда яшелчә (кәбестә, кыяр, кишер, шалкан һ. б.культуралар) үстере- лә. Суны көянтә- чиләкләр белән ташып сибәләр. «Уңыш», «Тырыш» колхозында терлекчелек биналары, тимерчелек һәм колхоз тормышы өчен кирәк булган башка бүлекләр төзелә. Аз күләмдә булса да умарта оялары була. Аларны Хөснулла бабай, Хәйри Сафиуллин һәм Шакир Самитов карый. «Тырыш» колхозында беренче савымчылар булып Шәфи- гуллина Минҗиһан, Садыйкова Сәрби, Нигъматзянова Сафия, Миңнуллина Маһруйбикә эшли. Алар 12 шәр сыер карыйлар. Шәрәфиев Хәбибрахман атлар карый, чәчү чәчә. Мәскәүдә колхозчы ударниклар съездында катнаша. «Уңыштан» алдынгы терлекчеләр: Сабиров Корбангали, Кама- лова Фатыйма, Халикова Гаишә., Шакирова М. Савылган сөт кечкенә сепараторларда эшкәртелеп, май итеп дәүләткә сатыла яки сөтләтә Казиле авылына илтелә. Тарихка кереп калган бер вакыйга: Ул елларда яңа чыккан «Лорх» сортлы бәрәңге бик зур уңыш бирде. Бу сортны сугыш башланыр елларда колхоз рәисе Вахитов Мөхәммәди Лаеш районының чәчүлек станциясеннән кәгазь пакет белән генә алып кайткан була. «Лорх» сортлы бәрәңге тирә-як авылларда да үрчетелә башлады.(рәсемдә Вахитов Мөхәмәди) (Авыл кыш көннәрендә базарга әйләнә. Тирә-як авыллардан килеп, хуҗалык кирәк-яракларын бәрәңгегә алыштырып китәләр.) КОЛХОЗ РӘИСЛӘРЕ. Уңыш «Тырыш» Нургалиев Гали Шәфигуллин Вәлиәхмәт Зәйнуллин Сабир Мәҗитов Хафиз Хәмидуллин Нотфи Талипов Сәмиг Ваһапов Хәбир Вахитов Мөхәммәди АВЫЛ СОВЕТЫ РӘИСЛӘРЕ. Талипов Сәмиг (1930-?) Ибәтуллин Нәбиулла (193? - 1937) Гыйбадуллин Гарифулла (1937-1941) БРИГАДИРЛАР. Зәйнуллин Сабирҗан, Саттаров Самат, Фатыйхов Газиз (Барыш буенча). Сафиуллин Абзал, Хәйруллин Нотфулла, Галиуллин Насретдин (Кыртапа буенча). ФЕРМА МӨДИРЛӘРЕ. Әбрамов Кашаф,Галиуллин Вәлиулла, Садриев Насретдин. Завхоз: Гайнуллин Нуретдин; Агротехник: Хөснетдинов Габделхәй; Яшелчә бригадирлары: Сафиуллин Закир; Шәмсетдинов Нәҗметдин
Авыл крестьяннары күмәк хуҗалык булып эшли башлагач, 1935 ел югары уңыш алу елы булып исәпләнә. (Чәчелгән бөртекләрдән уңыш алуны кушымтадан кара.)
Нчы еллар. Авыр еллар. Кү мәк хуҗалыклар оешып, колхозлар материаль- техник яктан акрынлап ныгый, колхозчыларның көнкүреше көннән – көн яхшыра барганда Бөек Ватан сугышы башлана. Ир- егетләр фронтка китү сәбәпле җитәкчеләр алышына.. Кыртапада ферма мөдире Садриев Насретдин урынына Фәйзуллина Камалны куялар, бухгалтер булып эшләгән Нәҗмиев Н. урынына Җ. Мөшәрәфә, бригадир булып Хәмидуллина Хәлимә эшли башлыйлар. Барышта сугыш башланганда 3 бригада булып,З. Сабирҗан. Саттаров Самат, С. Корбангали бригадирлар булганнар. Кәлимуллина Фәйрүзә ферма мөдире булып эшли. Барлык авыл хуҗалыгы эшләре картларга, хатын-кызларга, яшүс мерләргә кала. Авыл халкы бу көтелмәгән хәлгә әзер түгел иде: ат лар аз, ирләр кулы җитми, җигәр өчен үгезләр, сыерлар өйрәтел-мәгән. Шуның өстенә көз көне авылда калган картларны, хатын – кызларны (хәтта яшь балаларны да), 15-16 яшьлек егетләрне, кызларны авылдан 35-40 км ераклыкка окоплар казырга җибәргәннәр. Алар анда апрель аена кадәр булдылар (Апас районының Кормаш Һәм Дәүләки авыллары янында) 1942 елда әтисе (Саттаров Самат) сугышка киткәч, бригадир булып кызы Асия кала. (Кыртапа авылыннан ире фин сугышында һәлак булып, 3 ир бала белән тол калган Зәйтүнә апа - олысына 13-14 яшь, кечесенә 3-4 – шул балаларын калдырып окоп казырга китәргә мәҗбүр була. Ул елны кыш аеруча салкын булды – 45-50 градус. Салкынга түзә ал- мыйча учак янына җылынырга барган 5-6 яшьлек улы Рәис янып үлә, кече улын ат тибеп үтерә). Сугыш башланган елны икмәк яхшы уңды. Тик тулысынча җый- нап алу гына насыйп булмады: көлтәләр чүмәләгә өелгән килеш, бәрәңгеләр кырда күчләрдә кар астында калды. Югарырак 5-6 айга “чит нәрәт “ кә җибәрү буенча разнарядкалар килде (төрле өлкәләргә торф чыгарырга, паровозларга утын ташырга һ.б.). “ Чит нәрәткә “ тә, колхозларда эшләү тулаем диярлек бушка алып барылды. Аның өстенә һәр елда үз хуҗалыгыннан 40 кг ит, 200 л сөт, 120 йомырка бушлай дәүләткә тапшыру мәҗбүри иде. Халыкта акча бул- мауга карамастан заемга язылу ихтыяри булып исәпләнсә дә, түләү мәҗбүригә әйләнде. Фронтка посылкалар җибәрүдә дә актив катнаштылар (җылы киемнәр, тәмәке, киптерелгән бәрәңге һ.б.).
Торгызу еллары. Икенче Бөтендөнья сугышы тәмамлана. Колхозчылар тыныч хезмәткә кайта. Һәм шунда ук яхшы хезмәтләре белән шатландыралар. 1947 елда дәүләткә ашлык сату планын 36%ка арттырып үти. Һәм ул елны колхозчылар бер хезмәт көненә 4,85 кг бодай, 3 кг нан артык бәрәңге, терлекчеләр 6 кг печән һәм 50 тиен акча алалар. Бу чорда звено җитәкчеләре Х. Сабитова, аннары З. Галиуллина, С.Шакирова эшли. М.Вахитов 1947 елда фи- дакарь хезмәте өчен Хезмәт Кызыл байрагы ордены белән бүләкләнә.
”Тырыш” колхозының сугышка кадәр һәм сугыштан соңгы җитәкчесе Мөһәмәди Вахитов
1947 ел “Тырыш “ колхозы өчен бик уңышлы ел була. Биредә гектарыннан 23 ц ашлык алалар. Хәлимә Хәмидуллина бригадасы яхшы уңыш белән шатландыра. Ирешелгән уңышлары өчен ул Ле – нин ордены белән бүләкләнә. Зыя Низамов бригадасы гектардан 22 ц ала. Ул,Сания Низамова, Заһир Хәсәнҗанов алдынгы чәчүче Гафият Әкбәров,Гайнуллина Фәйрүзә ХезмәтКызыл Байрагы орденына лаек булалар. (рәсемдә)40 кеше медальләр белән бүләкләнә. Сугыштан соңгы елларда “Уңыш” колхозында Нурулла Әхтәмов (аңарчы егермебишмеңче Х.Мөхәммәдьяров) председатель була. «Тырыш”та М.Вахитов. Бу чорда авыл советында Фәйзрахман Хөснуллин, Гариф Вахитов, җитәкчелек итәләр. 1947 елда “Уңыш” колхозында сыер, бозау абзары,дуңгыз, кош- чылык, сарык фермалары, ат абзары була. Кыскасы, хуҗалык күптар- маклы була. Мөгезле эре терлек фермасына Фәйрүзә Кәлимуллина мөдирлек итә. Һәрберсенә 15 баш сыер группасы беркетелгән 3 савымчы бар: Т.Ибраһимова, Р.Мөхәммәтшина, М.Зәйнуллина эшли (соңрак тагын бер савымчы Ә.Халикова өстәлә). Кошчылык фермасында С.Хәмидуллина, 400 башлы сарык фермасында М.Нуруллина, Ф.Шахомова, Х.Исхакова, А.Шакирова, 50 баш дуңгыз булган фермада Г.Галиева һәм С.Хәмидуллина эшли. 200гә якын атны Гариф Солтанов карый. Фермада йөк ташучы булып Зөфәр Ибраһимов эшли. Колхоз 4 бригадага бүленгән була. Аларга С.Зәйнуллин, З.Шакирова, А.Ганиева, Г.Галиева җитәкчелек итә. Ф.Калимуллина җитәкчелегендә сарык караучылар бу чорда яхшы нәтиҗәләргә ирешәләр. 1948 елда сөт эшкәртү цехы Казиле авылыннан Барышка күчерелә. Мастер булып Катя исемле хатын эшли. 12 авылдан сөт җыйнап, май гына түгел, башка продукция дә эшлиләр. 1947-48 елларда каен посадкасы утырталар. (З.Шаһиева, Ә.Хәсәнҗанова, С.Зиннурова, М.Хәлиуллина һ.б.)
50 НЧЕ ЕЛЛАР.
Бу таблицада “Уңыш” колхозында 100га җиргә продукция алу күрсәтелгән. 1957 елда “Уңыш” колхозы язгы чәчүне районда беренче булып төгәлли һәм районның күчмә Кызыл байрагына лаек була. “Тырыш” колхозында ике ДТ – 54, бер ЮМЗ – 6, бер У-2 (тимер көпчәкле трактор) була. Трактористлар булып Сафин Вәли,Гильфа-нов Тәхәү, Хамидуллин Хабул, Мухаметшин Дәүли, Сафин Гариф, Галиуллин Илдуслар эшләгән (колхозларны берләштергәч) 50 нче елларда “Уңыш”та 4 трактор булган. Һәр тракторда ике кеше сменалап эшләгән.Тракторчылар Фәйзуллин Ислам, Зөбәеров Габделхак, Корбанов Мөхәммәтгали, Шакиров Галимҗан, прицеп-чиклар булып хатын кызлар Шакирова Мөнирә, Кәримова Рәбига эшләгән. Механик булып Солтанов Зариф, тракторчылар бригадиры булып Хайбуллин Минзакир эшли. 1952 елда партиянең Тәмте районы комитеты “Победа” колхозын яңа баштан “Тырыш”ка кушарга дигән карар кабул итә. Анда төп җитештерү тармагы булып дуңгызчылык кала. ШОФЕРЛАР:
1955-56 елларда “Тырыш”та 800-1000 башка исәпләнгән сарык фермасы төзелә. 1956 елның 6 ноябрендә Кыртапада, 1957 елда Барышка электр станцияләре эшли башлый (Анда Гайнуллин Шәйхулла, Зөбәеров Габделхак эшләгән). Авылларны электрлаштыру эшен Пулатов Туктар, Шәрәфиев Рәшит, Хөснуллин Ранат башкарып чыгалар (Кыртапа),Шакиров Рәхимҗан, Шакиров Изах (Барыш). Бу чорда шулай ук авылларга чыбыклы радио кертелә. Аның аша белдерүләр, яңалыклар җиткерелә, концертлар куела. 1951 елда ВКП(б) ҮКның 1950 елның 30 маенда кабул ителгән “Вак колхозларны эреләндерү һәм бу эштә партия оешмаларының бурычлары турында”дигән карары нигезендә “Уңыш” һәм “Тырыш” колхозлары берләшәләр. Эреләндерелгән артельнең председателе итеп Габделхак Мәҗитовны куялар. Иске Барыш авылы Һәм күмәк хуҗалыкның җитәкчеләре аз түгел.Әмма чын хуҗасы 1951 елдан алып 1971 елага кадәр хезмәт иткән Габделхак Мәҗитов
Шушы елда 150000 кирпеч, 3720ц цемент, 10000 шифер, кадак, калай, водопровод трубасы алынган. Бу материаллардан клуб, колхоз идарә-се бинасы, сыер фермасы, май заводы, тегермән бинасы, суүткәргеч салына, колхозчыларга йорт салу өчен урманнан агач ташуда булыш-лык күрсәтелә . ҖИТӘКЧЕ КАДРЛАР (1941 – 60 ЕЛЛАР) Авыл советы рәисләре: -Хөснуллин Фәйзрахман 1942 – 47 еллар - Вахитов Гариф 1947 54 - Саттаров Хәбибрахман 1954 – 58 - Шәфигуллин Вәкил 1958 -62 Ферма мөдирләре булып: -Фәйрүзә Кәлимуллина (1941-1945), Фахразый Әмиров (1946 -47), А. Вахитов (1947-52),С.Фәтхуллин, К.Йосыпов, Г.Вахитов (1957гә кадәр), В.Шаһиев, Г.Галиев эшләгәннәр (Барыш), Сафиуллин Абзал, З.Хәсәнҗанов.(Кыртапа). 1954 елдан май заводында мастер булып Ф.Саттаров эшли. Колхоз рәисләре:
Партия оешмасы секретар ьлары:
60-70 еллар. Үз эшләренең осталары. Бригадирлар: Минвалиев Әнәс, Гарифуллин Каһир, Вахитов Хәниф, Саттаров Фатыйх, Исмәгыйлев Марс, Сафин Ислам. Зоотехник - Гайнуллин Җәүдәт. Ветврач – Шагиев Вәкил. Санитар- Исхаков Җаббар. Комбайнерлар: Гайнуллин Мәннаф, Хәсәнҗанов Заһир, Гайнуллин Илдүс, Хөснуллин Илдар, Юсупов Абрар, Нуруллин Шәүкәт, Нуруллин Илдүс. Лафетлы ургычта: Мөхәммәтшин Хәмит, Исмәгыйлев Марс, Сабиров Гашигулла. Шоферлар: Шәрәфиев Рәшит, Нуруллин Навил, Кәлимуллин Ра- Фаэль, Хәмидуллин Рәфит, Батыров Ринат, Галиуллин Габделхак, Зиннуров Рәфкать, Багаутдинов Мәрдегаләм, Акберов Гафият, Зубаеров Таһир. Тракторчылар: Зиганшин Кәрим, Хәмидуллин Хабул, Равилов И Һәм башкалар. Сыер савучылар: Сөнгатуллина Гаян, Давлетшина Роза, Закирова Хәлимә, Заманова Әминә, Гарифуллина Фәүзия, Абуталипова Равия. Ферма мөдире: Галиев Гөмәрбай, Вахитова Асия, Юсупов Абрар, Садыков Харис, Мухаметшин Дәүли, Дәүләтшин Исламша. Бу елларда “Уңыш” колхозында төп тармаклар: игенчелек, терлекчелек(мөгезле эрек терлек, дуңгыз, сарык), кошчылык (че би, тавык).1978 елның март аенда дуңгызлар симертү буенча терлекчеләр арасындагы социалистик ярышта 570 грамм тәүлеклек артым алган “Уңыш” колхозы дуңгыз караучысы М.Хәсәнҗановны җиңүче дип табыла. Аңа күчмә Кызыл вымпел тапшырыла. Терлекләр симертү остасы Г. Әкбәров 1976 елгы социалистик ярышта җиңүче дип табыла. Бер сыердан савым 217 кг тәшкил иткән “Уңыш” колхозының 1нче ферма коллективы районның сөтчелек фермалары арасында җиңүче дип табыла. Күчмә Кызыл вымпел тапшырыла. “Уңыш” колхозында уртача 1гектардан алынган уңыш (ц ларда)
Бер сыердан савып алынган сөт (кг ларда)
“Уңыш” колхозы буенча азык культу- раларыннан алынган уңыш.
60-70 еллар. Төзелешләр. Төзелешләр өчен дәүләт ссуда бирә башлады. Капитал салу колхоз производствосына гына түгел,коммунал ь торак һәм культура көнкүреш төзелешенә дә юл ачты.10 –12 ел эчендә авылда шәхси ху-җалык йортлары нык үзгәрде.Авылдагы төзелешләрнең күбесе рәис булып Габделхак Мәҗитов эшләгән елларга туры килә. 1960 –дуңгыз фермасы. 1961-электр тогы көче белән эшләнә торган сортировка һәм триер 1962-чәчүлек амбары, фураж склады 1964-сыер фермасы, тегермән, азык цехы,су кертү өчен траншеялар 1965- ике ташлы тегермән, тракторлар өчен гараж, медпункт,кирпечтән кибет төзелде,башлангыч реконструкция ясалды. 1968- бәрәңге саклагыч 1969- сыер фермасы, терлекчеләр йорты. 1972- Кыртапа мәдәният йорты. 1975 – Барышта мәдәният йорты. 1977-нче елда Кыртапада сыер фермалары төзелә. Бу төзелешләрнең күпчелеген 12 кешедән торган Шамгунов Миннебай җитәкчелегендәге төзүчеләр бригадасы членнары башкарды.
Вакыйгалар,саннар, фактлар Колхозда 33,7 га алмагач бакчасы бар. Шуның 12,7 га на алмагач утыртылган. 1963 елда һәр гектарыннан 31,19 ц алма уңышы җыеп алалар. 1964 ел.Колхозда хуҗалык саны –209 1965 ел Авылда 27 телевизор,17 мотоцикл бар. 1967 ел “Уныш” колхозында колхозчылар КПСС райкомы һәм башкарма комитеты тарафыннан истәлекле байрак алырга лаеклы булдылар. Хуҗалык саны –199.Колхозда 53 коммунист һәм 47 комсомол бар. “Уныш” колхозы эшчәннәренең уртача яше – 28.Төрле маркалы 16 тракторы, 6 ашлык комбайны, 17 сабаны, 15 чәчкеч,3 бәрәңге утырту машинасы,14 культиваторы, 2 силоска урдыра торган комбайн, 5 трактор чапкычы, 5 рәтле ургыч,6 катлаулы ашлык чистарту машинасы һәм 10 йөк машинасы бар. 1978 елның март аенда сөт җитештерү буенча колхоз социалистик ярышта җиңүче дип табыла, күчмә Кызыл байрак бирелә,”Уныш” колхозы хөрмәтенә Хезмәт даны флагы күтәрелә. Авыл халкы, колхозчылар өчен 1960-61 нче елларда колхоз тормышында зур үзгәрешләр булды.Колхоз идарәсе колхозчыларга хезмәткә акчалата түләү тәртибен кертте. Авыл халкының тормышы яхшыра баруны түбәндәге мисаллар раслый: авыл йортларында телевизор антенналары күренә башлый. Ике авылга 142 радиоалгыч була. 1968 нче елда ике авылга 594 данә газета- журнал алына, Иске Барыш саклык кассасында 86000 сум акча саклана. 1960-61 нче елларда пенсия яшендәгеләр беренче тапкыр унике сум күләмендә пенсия ала башлый. Бу елларда кул белән башкарылган эшләрне техника эшли башлады. Ул колхоз производствосында экономиканы нык күтәрүгә китерде. Искергән терлекчелек биналарын нык материаллардан
Воспользуйтесь поиском по сайту: ©2015 - 2024 megalektsii.ru Все авторские права принадлежат авторам лекционных материалов. Обратная связь с нами...
|