Главная | Обратная связь | Поможем написать вашу работу!
МегаЛекции

Комсомол оешмасы секретарьлары




Гыйлфанов Ә.Т. Шагиева Р.В. Нуруллин Ш.Н

 

Авыл Советы рәисләре

Шәрәпов А.Ш. -1984

Миннуллина Х.Х –1984-1995

Җиһаншин И.Р. 1995-

 

ХХ гасырның башында булган мәчетләрнең манаралары киселеп, яшәүдән туктатылган булса, гасырның ахырында (1995) Барыш

авылында, үзенең иске урынында өр-яңа мәчет бинасы сафка басты. Аны торгызуда авылдагы һәм читтә яшәүче бик күп авылдашларның көче керде. Күп эшләр өмә ясап башкарылды. Иң зур суммада акчалата ярдәм итүче Кыртапа авылы кешесе Тәлгат Гыйлфанов булды (Тамбов шәһәре). Казанда яшәүче Барыш кешеләре Исмәгыйл Исхаков һәм Әхмәт Юсупов стеналарын өйделәр. Башыннан ахырына кадәр башлап йөрүче Таһир Зөбәеров булды. Колхоз рәисләре Исфан Вәлиев,Азат Вахитов, Ривес Нәҗмиев, авыл советы рәисе Х.Миннуллина, авыл картлары Мәхмүт Заманов, Әнәс Минвәлиев,Фатыйх Саттаров, Әхмәт Йосыпов, Гомәр Мөхәммәтшин,Миннебай Сәлимов,Рәүф Гобәйдуллин һ.б катнашында күп эшләр башкарылды.

 

АВЫЛ ҮСӘ, ЯҢАРА.

Авылларның социаль йөзе дә үзгәрә бара. Бу елларда ике авылда да клублар салына, мәктәпләр, балалар бакчасы эшли. Кыртапада БАШЛАНГЫЧ МӘКТӘП, ИСКЕ БАРЫШ авылында КОЛХОЗ ЯШЬЛӘРЕ МӘКТӘБЕ (ШКМ), җидееллык мәктәп ачыла (1931 ел), 1939 ел да урта мәктәп статусы ала. Наданлыкны бетерү өчен көрәш бара. Клубта тавышсыз кино күрсәтәләр. Ул авылдан авылга атлар белән күчереп йөртелгән.1935 елда беренче тапкыр тавышлы кино була. 1935 елда Казаннан артистлар килеп ашлык суга торган зур сарайда концерт куялар.Үзешчән сәнгать коллективлары да спектакльләр әзерлиләр.

Кыртапа авылы балалар бакчасында 30-33 бала тәрбияләнә.

1932-1933 нче елларда Барышта медпункт һәм акушерлык пунтлары ачыла. Фельдшер булып Сәитов, акушерка-Ганеева Санияләр эшли башлый. Бу елларда тагын Мөршидә, Рәфика, Катя, Вахияновлар авыл халкына медицина хезмәте күрсәтәләр.

 

МӘГАРИФ.

Беренче адымнар.

1917-18 елларда бай йортларында укыганнар (Миннулла бай) Газиз һәм Нурулла муллалар, Вазыйх һәм Каюм мөәзиннәр, Маһисәрвәр абыстайлар укытканнар.1921 елда Мәдрәсәләр бетерелә. 1921-23 елларда мәдрәсә бинасында малайлар һәм кызларны бергә укыта башлыйлар.Арифметика,җәгърәфия фәннәре керә, дин конторасы булган бинада башлангыч мәктәп ачыла.

Мәктәпнең адресы: Тәтеш өязе

Буа контоны

Бәки волосте

Иске Барыш башлангыч мәктәбе

Укучылар Кыртапа,Кече Күккүз,түбән Барыш,Казиле, Көрәле авыларыннан килеп укыганнар. 1922 елда беренче чыгарылыш була. Шулардан Гарифуллина Сәрби,Нургалиева Гаян, Шәмгунова Асылбикә, Мифтахова Зәкия,Шәрәпова Кәшифәләр,үзләре дә укытучылар булып китәләр.

1928 елда мәктәпкә беренче парталар кайта,Уку фәннәре дә арта:хисап,җыр, физкультура. Бу елны бер тапкыр дүрт класста имтиханнар бирелә:татар теле,рус теле, хисаптан.

1931 ел. Колхоз яшьләре мәктәбе (ШКМ)буларак җидееллык мәктәп ачыла.Йолдыз,Вәлит,Казиле,Көрәле,Кыртапа, Каратал авыл ларыннан килеп укыганнар (мәчет һәм контора бинасында)

1934 ел. Җидееелык мәктәпнең 1 чыгарылышы.23 кеше тәмамлый(үзләре дә укытучы һөнәрен сайлаган Мифтахова Зәкия, Гарифуллина Сәрби, Абдулхаев Калимулла,Дубов Рәшит, Шәмгунова Асылбикә)

1935 ел. Бакча җибәрелә.1936 ел. Бер класста 44 укучыга кадәр булган 4 класста 23 укучы (Ваһапова Роза,НуруллинаГайшә)

1936 е. Мәктәптә 264 укучы белем алган.

1938 елда җиденче классны 25 укучы тәмамлый.

1939 елда мәктәп урта мәктәп статусы ала.

 

Үткәннәр эзеннән.

1939 /40 нчы уку елында 8 кл, ә 1940/41 уку елында 9 класс ачыла. Сугыш башлангач, укытучылар булмау сәбәпле тагы җидееллыкка үзгәрә. Директор Шәмсиев Хәбиб Н. 1942 елның мартына сугышка китә һәм Иске Барыш тулы булмаган урта мәктәбенә РОНО ның № 30 приказы нигезендә директор булып Нургалиева Гаян Нурулла кызы килә.

 

1949/50 уку елында авыл җирләрендә дә балалар өчен гомуми мәҗбүри җидееллык уку кертелде. 1953/54 уку елында Иске Барыш җидееллык мәктәбе урта мәктәп итеп үзгәртелә.

1959 елда мәктәп җидеелык итеп үзгәртелә. Шуңа күрә 7-9 классны тәмамлаучылар төрле җирләргә китәргә мәҗбүр булалар.

1960 нчы елны 4 августында Кама Тамагы район мәгариф бүлегенең № 73 приказы нигезендә мәктәп 1960-61 нче уку елында 8 еллык итеп үзгәртелә.Бу елларда мәктәп директорлары булып Андреев Алексей Михайлович һәм Шакиров Зәки Шакировичлар эшли.

.

 

Мәктәп директоры:Андреев А.М. Ул вакыттагы укытучылар коллективы

 

1975 елда мәктәп урта мәктәп статусы ала.

1987-88 уку елыннан мәктәп 6 яшьтән укытуга күчте.

 

Иске Барыш мәктәбендә эшләгән директорлар

 

Шәмсиев Хәбибрахман Нәҗметдин улы. (1913-1959)

Чистай педагогия техникумын тәмамлагач, 1937нче елда Иске Барыш мәктәбендә эшли башлый. 1939нчы елда директор итеп билгеләнә. Читтән торып КДУның физика-математика бүлеген тәмамлый.

1942нче елда Бөек Ватан сугышына китә. Фронттан 1944нче елда кайта.

Сугыштан соң 1946-55 елларда директор булып эшли.

Гомеренең соңгы көннәренә кадәр мәктәптә математика укытып, зур абруй казана.

Бөек Ватан сугышы чорында “Фидакарь хезмәте өчен” медале белән бүләкләнгән.

 

Нургалиева Гаян Нургали кызы (1915-1999)

1933нче елда Тәтеш педагогоя техникумын тәмамлаганнан соң ике ел Олы Кариледә башлангыч мәктәптә эшли.

1936нчы елдан Иске Барыш мәктәбендә эшли башлый. 1938нче елда завуч итеп билгеләнә. 1941-46нчы авыр сугыш елларында мәктәпнең директоры була. Читтән торып укытучылар институтын тәмамлый.

Мәктәптә 1972нче елга кадәр эшләү дәверендә “За трудовую доблесть”, “За трудовое отличие” медалләре, грамоталарга лаек була.

 

Шамратов Насыйбулла Әбүбәкәр улы (1919-1962)

Тәтеш педагогия техникумын (1939), Казан Дәүләт педагогия институтын (сугыштан соң) тәмамлаган.

Мәктәптә 1939 елда эшли башлый. Бөек Ватан сугышына 1942нче елда китә. Аны Япония җирендә тәмамлый. “За победу над Германией”, “За обороны Ленинграда”, “За победу над Японией” медальләре, И.В.Сталин кул куйган рәхмәт хаты бар.

1954нче елдан гомеренең соңгы көннәренә кадәр мәктәпнең директоры була, география дәресләрен алып бара.

 

Андреев Алексей Михайлович (1914-1987)

Иске Барыш мәктәбендә 1934нче елның сентябрендә эшли башлый. 1939нчы елда завуч итеп билгеләнә. 1940нчы елда эшче-крестьян Кызыл Армиясе сафларына мобилизацияләнә. Бөек Ватан сугышыннан 1947нче елда әйләнеп кайта һәм педагогик эшчәнлеген дәвам итә: завуч була, рус теле һәм әдәбияты укыта.

1961-70нче елларда мәктәпнең директоры була.

1974нче елда пенсиягә киткәнче завуч булып эшли.

 

Шакиров Зәки Шакир улы (1921-1997)

Хәрби хезмәткә 1940нчы елда алына. Сугышның башыннан 1944нче елның июлендә яраланганчы Ленинград фронтында була. 1943 елда офицерлар хәзерләү курсын бетерә.

1945нче елда Иске Барыш мәктәбендә хәрби җитәкче булып эшли башлый. 1968нче елга кадәр районның төрле мәктәпләрендә укытучы, завуч, мәктәп мөдире булып эшли.

Читтән торып КГПИ ның тарих бүлеген, экспорт тәртибендә Казан пед. училищесын тәмамлаган.

1968-91нче елларда Барыш мәктәбендә завуч (2 ел), директор (5ел) була, тарих, сызым, рәсем дәресләре алып бара.

Сугыштагы батырлыклары өчен “Кызыл йолдыз”, “II дәрәҗә Ватан сугышы” орденнары, медальләр белән бүләкләнгән.

 

Нуруллин Фоат Кәлимулла улы. 1950 ел.

1975 елда Казан Дәүләт педагогия институтының табигать- география факультетын тәмамлагач, Иске Барыш урта мәктәбенә директор итеп билгеләнә.

Бу вазыйфаны 1981нче елга кадәр башкара.

Аннан соң педагогик эшчәнлеген республиканың Чаллы шәһәрендә дәвам итә.

 

Рахматуллин Фәрит Мәхмүт улы. 1951 ел

КГПИның физика-математика факультетын тәмамлап, Иске Казиле (завуч), 1976-1981 елларда Балтач сигезьеллык, 1981нче елдан Иске Барыш урта мәктәпләрендә директор булып эшли, физика, математика укыта.

Педагогик эшчәнлек стажы 41 ел, җитәкчелек стажы – 33 (шулардан 28 елы Иске Барыш урта мәктәбендә). Ул тирән белемле, киң эрудицияле, максатчыл җитәкче. Тынгысыз хезмәте, нәтиҗәле эше өчен РСФСР ның һәм СССРның халык мәгарифе отличнигы күкрәк билгеләре белән бүләкләнә. Ул 1нче категорияле укытучы, югары категорияле җитәкче, Татарстан Республикасының атказанган мәктәп укытучысы.

 

Алар -авылның горурлыгы.

 

Насыйбуллин Минзаһир Насыйбулла улы.

 

Социалистик хезмәт герое.

1908 елда Иске Барыш авылында туа..12 яшендә авылдашларына ияреп Кировград шәһәренә китә. Буланаш шахтасында шахтер булып 40 ел эшли. Тырыш хезмәте өчен Ленин 1әм Почет билгесе орденна-ры белән бүләкләнә. Социалистик Хезмәт Герое исеменә лаек була. 1961 елда Казанга кайта.

 

Шәрәфетдинова Мөслимә Әхәт кызы.

 

Татарстан Республикасының атказанган азык – төлек индустрия хезмәткәре.

1960 елда Иске Барыш авылында туа. Урта мәктәпне тәмамлагач, Казан кооператив техникумына укырга керә. 1979 елда Кама Тамагы икмәк пекарнясында эшли башлый. 1982-1985 елларда Тәмтедә эшли. Хәзерге вакытта Кама тамагы икмәк пекарнясы директоры. 1996 елда “Татарстан Республикасының атказанган азык – төлек индустриясе хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелә.

 

Хәмидуллин Тәлгать Насыйбулла улы.

 

Авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты.

1957 елда Иске Барыш авылында туа. 1972 елда сигезъеллык мәктәпне тәмамлый. 1974 елда урта мәктәпне тәмамлап, Казан авыл хуҗалыгы институтының механика факультетына укырга керә.

1979 елда Питрәч районы “Татарский” кошчылык совхозына баш инженер булып эшли. Армия хезмәтеннән соң Загорск шәһәренә укырга китә. Шунда авыл хуҗалыгы белгече буенча кандидатлык диссертациясе яклый. Иҗади эшчәнлеген чит илләрдә дәвам итә. 1 ел Америкада, 3 ел Англиядә үзенең белгечлеген күтәрү буенча фәнни стажировка үтә.

 

Сафиуллин Миннеәхәт Минзакир улы.

Биология фәннәре кандидаты.

1932 елда туган. 1947 елда Иске Барыш җидееллык мәктәбен тәмамлый. Урта мәктәпне читтән торып һәм авыл хуҗалыгы институтының агрономный факультетын тәмамлый. “Кама” колхозында агроном, партком секретаре вазыйфаларын башкара. Кама Тамагы район газетасында эшли. Казан Дәүләт педагогия институтына биология буенча аспирантурага укырга керә. Биология буенча кандидатлык диссертациясе яклап, Арзамас педагогия институтына доцент буларак җибәрелә. Озак еллар студентларга үсемлекләрнең системалап үзенчәлекләре буенча лекцияләр укый. Берничә срок кафедра мөдире булып эшли. Түбән Новгород өлкә иҗтимагый хәрәкәте “Туган як” җәмгыятенең Арзамас бүлекчәсе советында рәис булып тора.

 

Мөхәммәтшин Зөфәр Гомәр улы.

Филология фәннәре кандидаты.

1968-1978 елларда Иске Барыш урта мәктәбендә укый. 41 нче номерлы профтехучилище тәмамлый. 1979 – 1984 елларда Казан Дәүләт университетының филология факультетын татар теле һәм әдәбияты бүлегендә белеем ала. 1984-1986 елларда Иске Барыш урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты, тарих укытучысы булып эшли. 1986 – 1989 елларда Чаллы шәһәрендә халыкка көнкүреш

хезмәте күрсәтү идарәсендә ВЛКСМ секретаре.Татарстан Фән-

нәр Академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге тел-әдәбият һәм

Сәнгать Институтының өлкән фәнни хезмәткәре.1999 елда канди-

датлык диссертациясе яклый.

 

Хәмзин Илгиз Шәйхи улы.

Атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре.

1949 елда Иске Барыш авылында туа.Иске Барыш сигезьеллык,

Шонгаты урта мәктәбен тәмамлый.1966-71 елларда КДВИ да белем ала.Туган авылында ветеринария врачы,1977елда – «Ирек»колхозын-да ветврач,1978-80елларда колхоз рәисе,1987елдан Питрәч районының «Пригородный»совхозында директор.

1990елда «Атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» исеме бире-лә.1997елда «Почёт билгесе»ордены белән бүләкләнә.

 

Нуруллина Гайшә Нурулла кызы.

ТАССР мәктәпләренең атказанган укытучысы.

1924елда Иске Барыш авылында туган.9нчы классны 1941елда тә-мамлый.1943-44елларда Тәтеш училищесында укый.1944елдан Апас Районының Зур Күккүз,1949елдан Борнаш мәктәбенең 5-10 классларында татар теле һәм әдәбияты укыта.1951-56елларда читтән торып Казанның укытучылар институтын,1956-60та педагогия,1967елда «ТАССР мәктәбенең атказанган укытучысы» дигән исемгә лаек була.1986елдан лаеклы ялда.

 

Хәйбуллин Фатыйх Миннебай улы.

Татарстанның атказанган табибы.

1923елда туган.1938елда мәктәпне тәмамлый.ФАШ,медицина

институтында белем ала.

Почет билгесе ордены, Пирогов исемендәге медаль белән бүләкләнә.

Бөек Ватан сугышы ветераны, Персональ пенсионер.

Хәмидуллин Тәфкил Насыйбулла улы.

Татарстанның атказанган зоотехнигы.

Иске Барыш сигезъеллык мәктәбен тәмамлагач, 1964 елда Буа ветеринария техникумына укырга керә. 1969 елдан Казан ветеринария институтында укый. 1975-1978 елларда Загорск шәһәрендә аспирантураны тәмамлый. Кандидатлык диссертациясе яклый. Үзе укыган Казан ветеренария институтына эшкә җибәрелә.1984 елдан «Татарстан кыры» фәнни производство берләшмәсендә терлекчелек буенча бүлек мөдире.1995 елдан авыл хуҗалыгы министрлыгында эшли.

 

Хайбуллин Закир Миннебай улы.

РСФСР ның атказанган механизаторы.

1920 елда Иске Барыш авылында туган. 1937 елда җидееллык мәктәпне тәмамлаган.

«Уңыш» колхозында озак еллар тракторчы, трактор бригадасы бригадиры, механик булып эшләгән.

Бөек Ватан сугышы ветераны, 1963 елда «РСФСРның Атказанган механизаторы» дигән мактаулы исем бирелә.

 

Гаязова Гөлсылу Хәлил кызы.

Социалистик Хезмәт Герое.

1936 елда туган. 1951 елда җидееллык мәктәпне тәмамлый.

Башкортстанның Карман ГРЭСы төзелеше идарәсендә штукатур-маляр булып эшли.

1973 ел планнарын һәм социалистик йөкләмәләрен арттырып үтәгәне өчен СССР Верховный Советы Президиумының 1974 елның 3 гыйнвар Указы нигезендә Социалистик Хезмәт Герое исеме бирелә.

 

Йосыпов Рәшит Кәрибулла улы.

Татарстанның Атказанган Төзүчесе.

1959 елда Иске Барыш сигезъеллык мәктәбен тәмамлый.

Казандагы СПТУ-10 га укырга керә. Анны тәмамләганнан соң трест Казан хим стройда балта остасы булып эшли башлый. Шунда эшләгәндә кичке мәктәпне, төзүчеләр техникумын тәмамлый.

 

 

Поделиться:





Воспользуйтесь поиском по сайту:



©2015 - 2024 megalektsii.ru Все авторские права принадлежат авторам лекционных материалов. Обратная связь с нами...