Главная | Обратная связь | Поможем написать вашу работу!
МегаЛекции

Сагынганда ак болытка кара, 3 глава

 

- Соң, белдеңме дип, белдем, шул туры­да сөйләшкәч чыгып югалды бит инде.

- Ә син аңа нәрсә дидең?

- Нәрсә дим, башканы яратам, ул ба­ла миңа кирәкми, мин сиңа өйләнмим, дидем, аңлагандыр.

- Әйе, аңлаган, син аңа бик яхшы аңлаткансың. Сөмбел ике атна реани­мациядә үлем хәлендә ята, ә син өйлә­нергә йөрисең... Син бит, абый, һәрва­кыт акыл белән уйлый идең, шундый проблемаларың була торып, аның кая югалганын да белмичә, ничек өйләнер­гә җыендың? Син аның белән атна буе аерылмый идең, беркемне якын җибәр­мәдең, козгын кебек яныннан китмәдең. Янәшәңдә шундый матур курчак кебек кыз булганга, бик горурлана идең. Әнә хәзер барып кара: туачак балаң белән үлем хәлендә ята. Кирәкмәгәч, яратма­гач, ник кагылдың аңа, ул бит үзе дә сабый гына.

 

Байрас, барысын әйтеп бетердем ди­гәндәй, башын тотып урындыкка килеп утырды. Абыйсы, яшен суккан кебек катып, тик торды, ахырда көчкә телгә килеп:

 

- Ни булган аңа, кешечә аңлат, мин берни аңламыйм, - дип, кызганыч та­выш белән сорап куйды.

 

- Аңларсың, әнә, больницага барып кара, аннары ни булганын мин синнән сорармын. Римма янына бар, бүген дежур­да ул, сиңа барысын аңлатыр. Ярый, мин китим, арыдым, ике көн йоклаган юк.

Доктор, Сөмбелне кереп карагач, боз кузгалды дигәндәй, елмаеп куйды. Ул хәзер яшәячәк, яшьлек үзенекен итми калмас, ул көрәшәчәк, ул җиңеп чыгарга тиеш. Күз яшьләре белән йөрәгендәге авыр таш төште, иркен суларга юл ачыл­ды. Әнә, йөзенә сабый бала төсе керде, тыныч сулап йоклый хәзер.

- Әйдәгез, чыгыйк, йокласын. Верочка, сез дә кайтыгыз, бик арыдыгыз, ял итегез. Барысы өчен дә рәхмәт сезгә, - дип, доктор елмаеп китеп барды.

...Булат, уңайсызланып кына, нәрсә­дер язып утырган Римма янына килеп басты.

- Исәнме, Римма. Байрас мине синең яныңа җибәрде, килдем менә.

Римма, таныш тавыш ишетеп, башын күтәрде, аның каршында каушаган, апты­раган кыяфәттә Булат басып тора иде.

- Исәнме, Булат абый. Байрас җибәрмәсә, килмәс идеңме? Сине бит өйләнер­гә киткән, диделәр.

- Әйе, Яңа ел тирәсенә дигән идек тә, - диде Булат тотлыга язып. - Кайда ята ул, аны күрергә буламы?

- Ярый, әйдә, алып керәм, тик уята күрмә, йокласын.

Булат карават янына килеп басты. Ул, Сөмбелне мондый хәлдә күрермен дип, уе­на да китермәгән иде. Римма аның хәлен аңлады, ахры, янына урындык куеп:

- Утыр, егылып китмә тагын, - диде әкрен генә, - бигрәк җебегән инде бу ир заты. Күр, таныйсыңмы? Ә бит алар икәү, икесе дә шундый хәлдә.

Сөмбел болай сынар дип кем уйлаган? Булат аны кара карлыгачка тиңли иде. Чөнки Сөмбел һәрвакыт чыр-чыр килеп, юктан да кызык табып көләргә тора. Ул һәр җирдә үзенең чая, җор теле белән юк-бар сөйләп, кешеләрнең кәефен күтәрә, вакыйгаларның үзәгендә кайный, аның янында һәркемгә рәхәт, күңелле. Аның кебек челтерәтеп көлә белгән кешене очратканы булмады, ул бөтен кешене үз авызына каратып тора иде. Булат кайчакта, исе китеп, онытылып аны күзәтә: Сөмбел үзенең бакча бала­ларыннан әллә ни аерылмый да кебек. Шундый җилбәзәк кыз булмый инде. Моңа әле үсәргә дә үсәргә, башында җил уйный. Ләкин ни өчен нәкъ аның янына йөрүен Булат үзе дә аңлата алмас иде. Эштән кайтуга, аяклары үзеннән-үзе кыз торган бүлмәгә илтте. Кичләрен аны бишенче катка кадәр күтәреп алып менә дә, баскычта таңга кадәр дөньяларын онытып үбешәләр, кызның иреннәре шундый татлы, алардан аерыласы килми. Иртәнге якта гына кызны бүлмәсенә озатып төшеп китә. Болар барысы да вакытлыча, вакыт уздырыр өчен дип, үз-үзен тынычландырырга тырыша. Аның Фәридәсе бар, аңа шундый хатын гына кирәк. Менә, ичмасам, ул тиң дә, пар да... Моңарчы шулай уйлады, болай булыр дип башына да китермәде.

Сөмбелнең алсу йөзе, кара кашлары, озын керфекләре, ул яраткан чия иреннәр хәзер башка... Көл төсенә кергән йөз, моңсу күзләр, яргаланган иреннәре әз ге­нә кыймылдаса, яраларыннан кан чыгар кебек. Күмәч кебек йомшак куллар тире белән сөяккә калган, энә кадаган җир­ләр күгәргән. Булатның башы әйләнә, күңеле болгана башлады, ул әкрен генә торып коридорга чыкты, салкын диварга сөялде. Йөзе агарды, куллары калтыра­ды, бугазына нидер утырды, һава җитми башлады, күлмәк изүен ычкындырды. Аның хәле киткәнен күреп, Римма урын­нан сикереп торды:

- Булат абый, ни булды сиңа? Кил, утыр монда, - дип, аны кушеткага утыртты.

- Һава җитми, әллә ни булды, - дип, Булат ике кулы белән башын кысып
тотты.

Римма стакан белән су бирде.

- Мә, эч, тынычлан. Кан басымын күтәрелгәндер, хәзер дару да бирәм.

- Римма, әйт әле, ул тереләчәкме! Ул үлмәячәк бит, дөресен әйт, - дип егет ялварулы күзләре белән Риммага текәлде.

- Белмим, ике атна инде бернинди үзгәреш юк. Үзең күрәсең, хәле шәптән түгел, ул синең ярдәмеңә мохтаҗ, Булат абый. Ялгызы гына җиңә алмаячак, син өйләнергә ашыкмасаң иде...

- Алар эндәшми озак утырдылар.

- Бар, кайт инде, Булат абый. Иртәгә килерсең, уянгач сөйләшеп карарсың, юатырсың. Аның беркем белән сөйләш­кәне юк, телсез кеше кебек бер ноктага карап тик ята, бәлки, сиңа берәр сүз әйтер. Син аны хәзер ташлама инде, бу мәрхәмәтсезлек бит.

Икенче көнне Булатка эшкә икенче сменага булганга, иртәнге якта бар кө­чен уч төбенә кысып, Сөмбел янына килде. Кыз тыныч кына бер ноктага карап ята иде.

- Исәнме, Сөмбел, хәлең ничек? - диде, аның тавышы калтырап, әллә ничек килеп чыкты. - Мин кичә дә кил­гән идем, син йоклый идең, бүген ме­нә эшкә икенче сменага булгач, иртән килдем. Сиңа нәрсә алып килим? Нәрсә ашыйсың килә? Син әйт, читенсенмә. Сөмбел, мин бит берни белмәдем, бел­сәм, әллә кайчан килер идем. Син миңа үпкәләмә, яме. Син терелгәч, әйбәтләп
утырып сөйләшербез, син бит акыллы кыз, барысын да аңлашырбыз, тизрәк терел генә.

Сөмбел берни дәшми, бер ноктага те­кәлеп ятуын белде. Җансыз бер кешегә охшаса да, ул үз уйлары, үз дөньясы эчен­дә кайнады. «Ник килгән, аның ямьсез, теткәләнгән күлмәк кебек таушалган йөзен, җанын күрергәме? Исән, чибәр чагында да яратмаганны, хәзер бөтенләй яратмыйдыр». Сөмбелнең: «Кит, башка килмә, карама миңа. Синең өчен мин юк инде. Син башканыкы, якын килмә!» - дип кычкырасы килде. Иреннәре шы­тырдап, бер-берсенә ябышты, күңеле өз­гәләнде, җаны әрнеде, тик тавышы гына чыкмады. Әтисенең исән чакта яратып җырлый торган җыры бар иде: «Әҗәл­ләрең җитсә, әйт үземә, таптый-таптый үзем күмәрмен». Шул җыр колагында яңгырады да яңгырады. Сөмбел күзләрен йомды. Әллә йокыга китүе булды, әллә авыр уйлар уйлап акылдан язмасын дип, аны бу газаплардан коткарасы килеп, Ходай ярдәмгә килде: әллә нинди өер­мә аны үзе белән бөтереп алып китте. Кинәт кыз күңелендә ниндидер җиңел­лек тойды, болытка утырып, тирбәлә-тирбәлә, каядыр очты да очты. Әллә нинди көчләр аны матур болынга, чишмә буена алып килде. Челтерәп аккан чиш­мәдән комсызланып су эчте. Чишмә суы аның янган йөрәген, җан әрнүен басты. Суның икенче ярыннан, аңа карап, ап-ак күлмәк-ыштан кигән ак сакаллы бер бабай елмая иде. Ул ерактан килгән тавыш белән Сөмбелгә эндәште:

- Эч, кызым, эч. Син озакламый тере­лерсең. Синең бәхетең алда әле. Озак­ламый улың туар, мәхәббәтең яныңда. Син бирешмә, сабыр бул, сабыр. Ә хә­зер бар, өеңә кайт, сине анда көтәләр.

Сөмбел уянганда, бөтен җир караң­гылыкка чумган, янында беркем дә юк иде. Ул үзендә ниндидер көч барлыкка килүен тойды, селкенеп карады. Кинәт аның бик нык ашыйсы килде. Күргән төшен исенә төшерде. Нинди матур алан, нинди тәмле су... Ә бабай, бабай нәрсә диде? Йә Ходай, ул бит улың туачак, диде. Сөмбел әкрен генә эчен сыйпап карады. Эче бераз беленә баш­лаган. Аның ашыйсы киләдер, әйе, без ачыктык, ахры, улым.

Сөмбелнең күзенә йокы кермәде, төн буе керфек тә какмады. Иртән-иртүк Верочка килеп җитте. Гадәттәгечә, керә-керешли елмаеп:

- Кояшым, хәлең ничек, ничек йок­ладың? - дип сорады. - Тышта салкын, тиздән кыш җитә, син чыгуга, чын кыш булачак.

- Верочка, минем бик ашыйсым килә, ипи булса да бир әле.

Ике атна буе телсез яткан Сөмбелнең телгә килүе, ашарга соравы Верочканы сискәндереп җибәрде.

- Могҗиза, могҗиза бит, үзе сөйлә­шә, үзе ашарга сорый, - дип бот чапты.

- Хәзер, кояшым, хәзер, - дип, ишеккә йөгерде, аннан кырт борылып кире килде, карт булса да бик җиңел гәүдәле иде.

- Сөенечтән башым эшләми. Мин бит сиңа шулпа алып килдем, менә, ипиләп аша әле.

Верочка, аны мендәргә сөяп утыртып, болай булгач, тереләсең дип, шатланып, шулпа бирде. Сөмбел, тырыша-тырыша, бер телем ипи белән бер касә шулпа эчте, аның өчен бу да зур җиңү иде.

Иртәнге сәгать унда палатага Булат килеп керде, алар бүген күзгә-күз оч­раштылар. Верочка, комачауларга телә­мичә, коридорга чыгып китте. Сөмбел бүген күзләрен куе керфекләре астына яшермәде. Булатның «Исәнме» дигәне­нә дә керфек кенә какты.

Егет карават янына чүгәләде:

- Хәлең ничек? Мин сиңа алмалар алып килдем, тагын нәрсә алып килим, син әйт кенә.

Сөмбел, бөтен көчен җыеп, үзенең карарын әйтергә уйлады. Ул үзе өчен нәтиҗә чыгарган иде.

- Булат, бүтән минем яныма килеп йөрмә, кирәкми, жәлләмә дә мине. Мин ничек тә үзем ерып чыгармын. Бар кит, минем барлыгымны оныт, килмә. Бар, миңа әйләнеп тә карама.

Булат кыздан мондый сүзләр көтмә­гән иде, ни әйтергә дә белмәде. Сөмбел елар, ачуланыр, үпкәләр, шулай да ничек тә җайланыр әле дип уйлады, ләкин болай булыр димәгән иде. Ә ул еламады да, битәрләмәде дә; алай эшләсә, Булатка җиңелрәк булыр иде. Сөмбелнең көйдереп караган карашы күз алдыннан китмәде. Кыз, кинәт ба­лалыгын югалтып, олыгайган иде.

Булат салкын урамга чыкты, әкрен генә тулай торакка таба атлады.

* * *

Сөмбел, бик әкренләп булса да, үзен кулга алып, терелә башлады. Әнисе килеп йөрде, Верочка көн дә янында булды. Атна башында, сумка күтәреп, Байрас килеп керде. Ул үзен шаян, көр күңелле итеп тотарга тырышты. Ул Сөм­бел янына абыйсы йөридер, икәүләп йөр­сәк, килешмәс дип, моңарчы килмәгән иде. Бу ялда, авылга кайткач, абыйсы белән сөйләште. Абыйсының больница­га йөрмәвен ишеткәч:

- Алайса, Сөмбел янына үзем барам, миңа ярыйдыр бит, минем аның каршын­да бер гаебем дә юк, - диде.

Сөмбел аз гына елмая, Байрас белән сөйләшә башлады. Булат турында икесе дә бер сүз кузгатмады. Байрас Верочка белән дә уртак тел тапты, кич белән ике­се бергә кайтып китте.

- Әйдә, чәй эчеп чыгарсың, син эштән кайтып ашамагансыңдыр, - дип, беркөн­не Верочка Байрасны өенә чакырды.

Верочка бер бүлмәле кечкенә генә фатирда яши. Бүлмә бик пөхтә җыеш­тырылган, һәр әйбер зәвык белән эш­ләнгән, һәрнәрсә үз урынында. Верочка аны бик тәмле аш, чәй белән сыйлады. Көтмәгәндә:

- Әйт әле, үскәнем, абыең белән Сөм­бел турында син ни уйлыйсың? – дип сорап куйды.

- Ни әйтергә дә белмим, үзем дә аптырыйм. Абый Яңа елда өйләнергә җыенган иде. Сөмбелгә түгел, башкага. Хәзер ул да нишләргә белми. Ул бит аңа килеп йөрмәскә кушкан.

- Әйе шул, мин гарип түгел, миңа аның жәлләве кирәк түгел, ди. Беләсең­ме, ул бит әнисеннән курка, бала турын­да белсә, өйдән куып чыгарыр, бала белән кая барырмын дип, бик кайгыра. Больницадан чыккач, баласын алдырма­гае, аңа хәзер аборт ясатырга да соң. Әнисе, берәр әбигә алып барып, берәр нәрсә ясатса, аннары башка баласы булмаса? Менә шуларны уйлыйм да курка калам. Минем дә балам булмады, берне югалттым, башканы Ходай насыйп ит­мәде. Хәзер менә, үзең күрәсең, япа-ялгыз. Бала тапмый торган хатын бер иргә дә кирәкми. Мин Сөмбел өчен
бик кайгырам, әле аның авыр көннәре алда, авылда бит, үзең беләсең, ирсез бала тапкан хатынга бөтенләй икенче караш, күзен дә ачырмаячаклар. Менә, үскәнем, мине шулар куркыта.

Болар турында Байрас үзе дә уйлый. Абыйсы да уйлыйдыр, аңа да бик авыр­дыр. Бу атнада Фәридәгә яучы җибәрер­гә тиеш иде, ул хакта сүз дә кузгатмады, яучы да җибәрмәде. Нәрсә булып бетәр хәлләр?

Сөмбелнең больницага кергәненә бер ай булды. Ял көнне әнисе килгәч:

- Әни, өйгә кайтасым, мунча керәсем килә. Син мине алып чык моннан, - дип үтенде.

Әнисе дә:

- Ярый, балам, табиб чыгарса, ир­тәгә күрше абыең белән сөйләшәм дә машина белән килеп алырбыз. Бик озак яттың шул, балам, бәлки өйдә тизрәк терелерсең, саф һавада йөрерсең. Битең­дә кан әсәре юк, өйдә яхшырак булыр, - дип, шатланып, кызы белән ризалаш­ты. Бераздан табиб белән сөйләшеп тә килде.

- Чыгарам, ләкин бер атнадан кабат күренергә килергә тиеш, диде табибың.
Ярый, кызым, син әзерләнә тор, иртә­гә килеп алам, - дип, әнисе кайтып китте.

Икенче көнне әнисе Сөмбелне күрше абыйсы белән килеп алды. Өйгә кайту шатлыгыннан кызның күңеле тулды. Туган авылын, өен шундый сагынган!

Сөмбел үзенең яраткан урыны - тәрә­зә төбенә килеп утырды. Тышта матур итеп, салмак кына кар ява. Бер ай вакыт эчендә бөтен дөнья үзгәрде. Элекке Сөмбел булса, уйнап-сикереп, урамга чыгып йөгерер, ак карга әллә нинди эзләр төшереп, эче катып көләр иде. Ә бүген ул яуган карда да бары ниндидер сагыш, моңсулык күрә.

...Җомга көн җитте, һәрвакыттагыча, яшьләр бүген дә вокзалга җыелды, һәрвакыттагыча, автобуска шыплап халык кереп тулды. Авылга кайтып җиткәнче, халык җылына, кызарына-бүртенә, аннан-моннан шаян сүзләр чыга башлый, егетләр кызларны үрти, тегеләре дә җавапсыз калмый.

Автобус кайтып җитеп, ишекләрен ачу белән, бөркелеп пар чыга, кызарып-пешеп халык агыла, утырып түгел, ав­тобус артыннан йөгереп кайтканнар, диярсең.

Булат белән Байрас, сөйләшә-сөйләшә, өйләренә таба юл алдылар. Байрас никадәр генә җилбәзәк күренсә дә, соңгы вакытта ул уйчанланып, җитди­ләнеп китте, ә Булат бөтенләй югалып калгандай, иләс-миләс йөри.

- Абый, әйдә, өйгә кергәнче, ныклап сөйләшик әле бер. Син ни уйлап йөри­сең? Сөмбел бит һәрвакыт больницада ятмас, кайткач, әнисе, туганнары белә­чәк, тавыш чыгачак. Бала белән кая ба­рыр ул? Өйлән, дип, монда килсәләр, син өйләнмим, дисәң, ул вакытта аңа асылынырга гына кала...

- Өйлән дияргә җиңел. Мине инде ике атна Фәридә көтә. Яучы җибәрәм, дигән идем. Аннары ул җилбәзәк Сөмбелдән нинди хатын чыксын, ничек аның белән дөнья көтәргә кирәк. Көн уйлыйм, төн уйлыйм, ни уйлап табарга гына белмим. Минем бөтен хыялым - Фәридә, мин аңа гына өйләнергә телим.

Алар, капка төбенә кайтып җитсәләр дә, өйгә керергә ашыкмадылар. Булат кабат сүз башлады.

- Аңлыйм, Сөмбел кызганыч. Теге көнне больницада күргәч, бөтен җаным тетрәнде, мин аны алай ук сынар дип уйламаган идем. Ул бит мине үзе кире какты, сөйләшергә дип баргач әйләнеп ятты, борылып та карамады. Бик жәл­ләсәң, үзең өйлән, кешегә киңәш бирү җиңел ул. Үз башыңа төшсә, нишләр идең икән?!

- Минме, абый... Миннән генә торса, ул риза булса, бүген үк өйләнер идем. Әйе, әгәр синеке түгел, башка кешенеке булса, өйләнер идем, кем баласы икәнен эт тә белмәс иде әле, чукынып китсен дөньясы. Син ашыктың, ә мин соңга кал­дым. Бөтен бәла шунда, абый: мин аны, ул сине ярата, ә син Фәридәне. Туачак гөнаһсыз сабыйны кем яратыр? Ул бит безнең кан, ул бит безгә охшаячак. И абый, абый, менә кайда ул өчпочмак.

Булатның башына күсәк белән ки­тереп суккандай булды, ни әйтергә белмәде. Ул энесеннән мондый сүзләр ишетермен дип уйламады. Җилкуар эне­се кемне дә булса ярата дип, башына да китермәде. Менә авыртмаган башка тимер таяк. Димәк, Сөмбелгә генә түгел, энесенең дә юлына аркылы төшкән, аның алдында да гаепле булып чыкты. Ул, бераз дәшми утыргач:

- Хәзер нишлибез инде? - диде, авыр сулап.

- Әниләргә үзең аңлат, тик минем Сөмбелне бала күтәртеп, урамда йөртә­сем килми. Мин аны монда алып кайтам, бала туганчы булса да, монда яшәсен, ичмасам, ирсез бала тапкан исемен кү­тәрмәс. Ә син туеңны бераз соңракка кү­черергә тырыш, бала туганчы ашыкма. Әтиләр белән дә сөйләшергә кирәк, без капчыкта ятмый ул, барыбер тишеп чы­га, әзер торсыннар.

Үз йомышы белән ишегалдына чыккан Әлфис, кешеләр сөйләшкәнен ишетеп, капка төбенә килеп басты. Абыйлары кайткан икән, кызык, монда качып ни сөйләшәләр икән дип, колагын ярыкка куйды. Бераз тыңлагач, әһә, болай икән дип, өйгә йөгерде.

- Әти, әти, бәләкәй абый балалы ха­тын алып кайта.

- Ни сөйлисең син, кем әйтте?

 

- Абыйлар капка төбендә сөйләшеп утыралар. Байрас абый олы абыйга:
«Син теләсә нишлә, мин аны өйгә алып кайтам», - диде.

- Ә баласы каян чыккан?

- Белмим, «урамда йөри баласы бе­лән», диде, ахры, салкын бит, озак тың­лап тора алмадым.

Әнисе белән әтисе бер-берсенә кара­шып, аптырап калдылар.

- Чукынчык малай, кермәгән тишегең юк, чыбыксыз радио, - дип, әтисе ачу­ланып алды.

Әнисе үзалдына:

- Балалы хатын алмаса, кызлар бет­кәнме, йөри торгач килеп капкан икән инде, - дип сукранып алды.

Әтиләре - әле илле яшен тутырмаган, зур гәүдәле, бик күркәм, сабыр холык­лы, аз сүзле, һәрбер сүзен үлчәп кенә сөйләшә торган сөйкемле бер ир. Шушы яшенә җитеп, матур тигез ак тешләрен саклаган, елмайса, дөнья яктыргандай тоела. Уллары үзенә охшаган, ул аларга ышана, һәрвакыт яманнан ерак булыгыз, дип өйрәтә. Бигрәк тә Булатны төпле, акыллы дип саный, аның өчен борчыласы юк, дип уйлый. Ә менә Байрас бәйдән ычкынган эт белән бер, бөтен капкага тамга салып чыкты. Кемгә охшап шулай җилкуардыр.

«Өйләнәм дисә, анысын да тизрәк өйләндерергә кирәк, бәла-казасыннан баш-аяк».

Әтиләре Шәүкәт абый шулай уйлады. Уллары урамнан кергәч, барысы турын­да да утырып сөйләшергә кирәк.

- Бар, улым, син кереп ят инде, - ди­де ул Әлфискә. - Иртәгә иртәрәк уяныр­сың, сугым суябыз, үгез егарга көчле кешеләр кирәк, син койрыгын борып торырсың.

- Иртә бит әле, абыйлар да кермәде.

- Алайса, китер сумкаңны, көндәле­геңне тикшерик, ниләр төяп кайттың икән?

Әлфис шым гына үз бүлмәсенә кереп китте. Хәзер инде улының чыкмасын әтисе яхшы белә.

Кече улының җене сөймәгән шөгыле - уку. Дәрес әзерләргә утырса, бөтен укытучыны, дәреслек язу­чыларны, гомумән, укуны уйлап тапкан кешене ачулана, кулыннан килсә, аларның бөтенесен бер казанга салып кай­натыр иде. 1

Булат белән Байрас ишектә күренү­гә, әти-әниләре сораулы караш белән аларга текәлде.

- Нишләп бик озак, аш суынып бетте бит. Әйдә, утырыгыз.

Сизелеп тора - нидер булган. Әтиләре, тынычлап ашасыннар, бәлки үзләре сүз башлар дип, ашыктырмаска уйлады. Ты­ныч кына кичке ашны ашадылар, уллары сүз башларга ашыкмады. Шәүкәт абый­ның сабырлыгы бетеп, ачулы карашын Байраска текәде:

- Шуннан, дөньяда ниләр бар? Бәлки сөйләрсез?

- Нигә миңа карыйсыз? Дөньяга ни булсын, дөнья үз урынында.

- Ә нинди хатын бала ияртеп урамда йөри?

Байрас белән Булат бер-берсенә ка­рашып алды.

Шәүкәт абый, кыза баруын сизеп, үзен кулга алырга тырышты. Иләс-ми­ләс бала сүзенә ышанып, каш ясыйм дип күз чыгарсын тагын.

- Улым, сизеп торам, нәрсәдер бул­ган, икегез дә балтагыз суга төшкән кешеләр кебек утырасыз. Үткән кайтуы­гызда да килде-китте йөрдегез. Читтән ишетелгәнче, үзегез сөйләгез. Йә, нәрсә кырдыгыз?

Әтиләре ике сөйләргә яратмый, ул­лары да аның бер карашыннан ни әй­тергә теләвен аңлыйлар. Өйдә каршы сөйләү юк, малайлар балачактан шулай тәрбияләнгән. Әтиләрен хөрмәт итәләр, җиткән егет булсалар да, бераз шүр­лиләр.

Малайлар, кем беренче башлый ди­гәндәй, бер-берсенә карап утыра бир­деләр. Әтиләре тагын бер кабат тамак кырды.

- Йә, кайсыгыз башлый?

- Әти, ничек әйтергә, шундый чете­рекле хәл килеп чыкты. Кыскасы, бер кыз бала көтә, аңа өйләнеп тә булмый, ташлап та, менә шул. Шуңа абый белән баш ватабыз, нишләргә дә белмибез, - диде Байрас каушап.

- Сезнең монда ни катнашыгыз бар?

- Соң, ул безнеке, дөресрәге, абый­ныкы.

Әтисе Булатка карады, ул чиядәй кы­зарып, башын аска иде. Әтисе:

- Булат, аңлатып бир, - дип кырыс кына әйтеп куйды.

- Әти, ялгышлык белән булды, мин теләмәгән идем. Мин башка кызның кулын сорадым.

Булат әтисе ничек әйтсә, шулай бу­лачагын аңлады.

- Бала кемнеке? — диде әтисе коры гына.

- Минеке.

- Синеке булса, алып кайт та өйлән.

- Юк. Мин аны яратмыйм, мин икенче берәүне яратам. Без Яңа елга туй ясарга сөйләштек. Әти, мәҗбүр итмә.

Сүзгә әнисе дә кушылды.

Поделиться:





Воспользуйтесь поиском по сайту:



©2015 - 2024 megalektsii.ru Все авторские права принадлежат авторам лекционных материалов. Обратная связь с нами...