Главная | Обратная связь | Поможем написать вашу работу!
МегаЛекции

Сагынганда ак болытка кара, 8 глава

Байрас Сөмбелдән күзен аера алма­ды. Хисләремне әйтергәме дип уйлаган иде, иртәрәктер дип, уйларыннан кире кайтты.

- Байрас, бәлки син безне алып кайтып китәрсең, әнигә үзем аңлатырмын. Аң­лар әле, кешедә була торган хәл. Көз җитә бит, Булат та үзенә урын тапмый. Без монда киртә генә булып торабыз.

- Сөмбел, мин сезне хәзер алып китә алмыйм. Йөк машинасында бала кур­кыр. Соңрак, эш беткәч, җиңел машина белән үзем илтеп куярмын, әзрәк түз инде, - дип, аңа моңсу бер караш белән текәлде дә авыр сулап: - Эх, Сөмбел, син киткәч, бу бакчада бик күңелсез булыр бит, - диде.

- Курыкма, башкалар аны тагын да ныграк ямьләр. Ишеттеңме бу җырны:

Чәчкәләрнең нигә кирәге бар,

Өзеп бирер кешең булмаса...

- Ә син аларны миңа бир, Сөмбел.

- Миңа алай итеп карама. Байрас, син соңга калдың, ә мин ашыктым, минем чәчкәләр сулдылар. Сулган чәчкәләр кемгә кирәк?

Ул арада:

- Апа, без кайттык, - дип, Әлфиснең кычкырган тавышы ишетелде. Йөгереп килеп, абыйсын кочаклап алды.

- Машинаңны ал, атны кертергә ки­рәк. Болай озак кайда йөрдең? Абыем, Азаматны күрдеңме әле, матур бит, үскәнме? - дип, абыйсына авыз ачарга да ирек бирмичә, бер-бер артлы сорау яудырды. - Әйдә, машинаңны ал, мин дә утырам сиңа.

Эшчеләр кайтты, димәк, бакча тагын гөрләячәк. Сөмбел, ашыгып, самоварын яңартты, яшелчәләрне турады, үзе пе­шергән ипине өстәлгә куйды. Барысы да шау-гөр килеп, бакчага кереп тулды, Сөмбелнең өйдә икәнен күргәч, җанна­рына җылы керде.

- Әйдәгез, кулларыгызны юыгыз, аш суына, - дип елмайды Сөмбел.

- Ничек тордыгыз, кызым? Сиңа да монда эш күп булды инде. Кая әле минем тәтием? - дип, Шәүкәт абый би­шеккә килде.

Әгәр бүген алар кайтуга бу бишек буш булса, бакчада Сөмбел елмаеп тормаса, моңа аның йөрәге түзә алган бу­лыр идеме икән? Ул, шатланып, баланы кулына алды, Гөлфия апа да сөенеп оныгы янына килде, серле итеп, иренә карап куйды. Бу караш «Ходайның рәхмәте, китмәгәннәр бит» дигәнне аң­лата иде. Сөмбелнең беренче тапкыр пе­шергән ипиен тәмләп, мактый-мактый ашадылар.

- Аллага шөкер, печәнне бетердек, хәзер әниең өйдә булыр, ә сезне Әлфис белән чиягә алып барырмын, Зәйнул­ла чишмәсе янындагы чиялеккә исең китәрлек, - диде Шәүкәт абый Сөмбел­гә карап.

- Әткәй, Байрас безнең авылда эшлим, ди, мин дә берәр атнага авылга кайтып килим әле, - диде Сөмбел ялварулы та­выш белән.

Өстәл артында тынлык урнашты. Әти­ләре, серле итеп, Булат белән Байраска карап алды.

- Тукта, кызым, син башта шәһәргә барып, өс-башыңны карап кайт, син бит хәзер әни кеше. Әниең акча бирер, ни теләсәң, шуны ал, аннары матур киенеп кенә авылыңа кайтырсың. Әнә Әлфискә дә мәктәпкә әйберләр аласы бар, икәү йөреп кайтыгыз. Азаматның киемнәре дә бәләкәйләнгән, яңа киемнәр кирәк. Булат, сиңа машинага права алу турын­да уйларга кирәк, берәр кая барырга кирәк булса, гел Байрасны көтәбез. Болай булмый, укы. Машина тора, йөртергә кеше юк. Ә син, улым, кайда, ни эшләр бетереп йөрисең? - дип, Байраска борылды.

Байрас үзенең Сөмбелләр авылында эшләвен, кодагыйларда торуын, аңа пе­чән белән ярдәм итүен кыскача гына сөйләп бирде. Әтисе:

- Шулай кирәк, маладис, улым. Әллә бер-ике көнгә без дә барып кайтабызмы, әбиеңә ярдәм итәргә кирәк, - дип, Бу­латка борылды.

- Барыйк соң, минем өч көн ялым кал­ды әле. Байрас, син кайчан китәсең?

- Белмим, бүген китсәм дә, иртәнге өчтә китсәм дә ярый. Мин болай больни­цага дип киткән идем. Менә, кул шешә, тимерчыбык кергән иде, - дип, кулын күрсәтте. - Әни, берәр нәрсә яп әле, бик нык сызлый, юньләп йоклаган да юк.

- И балам, зурга киткән бит бу, ник больницага бармадың?

- Анда барсам, монда кайта алмый идем, сәбәпсез җибәрмиләр, яңгырлар ебашланганчы дип куалар.

Мондый яраларны карарга Сөмбел оста, барыбызны да ул караштырып, бәйләп тора, - дип сүзгә кушылды әтиләре.

- Сөмбел, кил әле, кызым, йөрәгең җит­сә, кара әле.

Сөмбел Байрасның майкасын юып элде дә, кулын сөртә-сөртә, алар янына килде.

- Ни булды, әткәй?

- Менә кара әле, берәр нәрсә эшлә­тергә кирәк.

- Әбәү, кулсыз каласың бит, ник болай йөрисең, ник әнигә күрсәтмәдең?

- Бүген шулай нык шеште, кичә бо­лай ук түгел иде әле.

Сөмбел Байрасның кулын әйләндереп карады да:

- Әнкәй, аракы бир әле, - диде.

Өйгә кереп, үзенең дарулар тартмасын күтәреп чыкты. Ярты стаканнан артыг­рак аракы салып, Байраска сузды.

- Мә, эч тә башыңны тегеләйгә бор.

Сөмбел өстәлгә чиста бәз җәйде, Бай­расның кулын аракы белән юды. Кулның шеше беләккә кадәр җиткән, бармакка кергән тутыккан тимерчыбык үз эшен эшләгән.

- Курыкма, син мине коткардың, мин сине коткарырмын, - дип елмайды Сөмбел.

Байрасның әллә аракыдан, әллә Сөм­белнең шулай бик якын торуыннан ба­шы әйләнде. Өстәл янында утыручылар, тын алырга да куркып, Байрасның кулы­на текәлде. Шәүкәт абый гына Байрасның Сөмбелгә төбәлгән күз карашын күзәтте. Әйе, ата кешенең тәҗрибәсе җитәрлек, улының хисләрен тын алы­шыннан ук аңлады.

Сөмбел аның кулына килеп кагылуга, Байрас, күзләрен йомып, башын аска иде. Юк, бу авыртудан да, куркудан да түгел. Ул әти-әнисе, абыйсы аның хислә­рен аңлар дип курыкты. Сәламәт кулы белән үзе утырган урындыкка тотынды. Әтисе карашыннан болар берсе дә читтә калмады.

Сөмбел, Байрас күрмәсен дип, яны белән басты да тулышкан шешне энә белән чокып ачып җибәрде, җыелган эрен, шуны гына көткәндәй, агып китте. Байрас, күзләрен йомган килеш, башын Сөмбелгә терәде, шундый рәхәт иде аңа бу мизгелдә.

- Авыртамы? Авыртадыр шул, әнигә күрсәткән булсаң, болай ук булмаган булыр иде. Ул мондый яраларны бик оста дәвалый, - дип сөйләнә-сөйләнә, Сөмбел каны чыкканчы шешне кысты.

- Менә хәзер җиңеләеп китәрсең, сыз­ лавы да басылыр.

- Килен, менә бу даруны як, ул шеш­не бик суыра.

- Юк, әнкәй, ни сөйлисең, шундый чибәр егет ничек инде сасы дару сөртеп йөрсен, ул бит кызлар янында эшли. Ме­нә бу алоэ гөлен ярып ябабыз да яхшылап бәйлибез, төнлә рәхәтләнеп йоклар.

- Байрас, булды, уян, - дип көлеп, битләрен учлап тотып, башын күтәрде

- Булды дим, бар, ят, йокла, әллә чынлап исереп киттең инде?

Әйе, ул исерде. Аның тән исе, аның йомшак куллары, аның назлы тавыш! Байрасны тәмам исертте. Ул гомере буе шулай аның янында утырырга риза.

- Әй, улым, - диде әтисе сузып, мин барысын да аңладым дигәндәй, Байрас­ның күзләренә карады.

Байрас та әтисенең күз карашыннан сискәнеп куйды. Әйтерсең, әтисе аның еракка яшереп саклаган күңел сандыгын ачып карады. Әти белән ул, мәгънәле итеп, бер-берсенә карашып куйды. Шу­шы таза гәүдәле, озын буйлы, чибәр улы кечкенә Сөмбелнең колы. Ә Сөм­бел авылның беренче егете булган, әз­мәвердәй Байрасның кем өчен җан атып йөрүен башына да китерми.

Байрас урыныннан торды да бер сүз дәшми, беркемгә күтәрелеп карамыйча, өйгә кереп китте.

Иртән ирләр, өчәүләшеп, машинага утырып, Сөмбелләр авылына киттеләр. Ике көндә бөтен эшне бетереп кайтып та җиттеләр.

Сөмбелнең әнисе аларны күргәч, шат­ланып туя алмады. Кодасы да Сөмбелне мактап бетерә алмады.

- Рәхмәт, кодагый, акыллы, уңган кыз үстергәнсең, кулыннан килмәгән эше юк. Әзрәк эшләр җиңеләйсен дә берәр атнага кунакка китерербез.

Кодасы үзе шулай дип торгач, ананың башы күккә тиде.

- Рәхмәт, кода, бик сагындым үзлә­рен, әзрәк торып китсә, бик әйбәт булыр иде, - дип, кызын көтеп калды.

* * *

Сөмбел белән Әлфис шәһәргә барып киенеп кайттылар. Сөмбел үзенә бик матур, озын итәкле, чия төсендәге кос­тюм, өйдә кияргә килешле генә күлмәк алды. Әлфискә дә күлмәк, чалбар, бо­тинка алдылар, чәчтарашка кереп, чәчен кистерделәр.

Өйгә кайткач, Байрас үзләрен:

- Сөмбел, кодагый иртәгә кичке якта сезне кунакка чакырды. Анда кичә бик ерактан кунаклар кайтты, алар янына кунак җыя, - дип шатландырды.

- Байрас, әйдә, мин сиңа аш бүлеп бирим, - дип, Сөмбел аш җылытырга бакчага чыгып китте. - Нинди кунаклар кайтты, сөйлә әле. Син ашыгасыңмы? Кулың төзәләме?

Байрас, ашавын онытып, елмаеп Сөм­белне күзәтте. Аның шулай балаларча сөенүен, сандугач кебек сайравын ярата иде ул.

- Ничек төзәлмәсен, син кагылган җирдә гөлләр үсә бит.

- Әллә тагын бер бармак үстеме? - дип шаяртты Сөмбел. - Шулай да, кая, карыйм әле, - дип, аның кулына үрелде. Яра, чынлап та, төзәлеп килә, тик әз генә ачык җире бар, ялкынсынып та тора.

- Иртәрәк салгансың бәйләвечеңне, яра­ңа пычрак кергән, тагын шешәчәк бит. Хәзер чистартып бәйлим, - дип, өйгә кереп китте.

Дарулы тартмасын күтәреп чыкты, яраны чистартып, яңадан чиста бинт белән бәйләп куйды.

- Сиңа шәфкать туташына укырга кирәк. Сөмбел, сиңа бу эш бик киле­шер иде.

- Укырга керермен дигән идем дә, менә бит ничек килеп чыкты. Хәзер ин­де бала белән беркайчан да укый алмая­чакмын. Барысы да хыялда гына калды шул. Уку да, ак туй күлмәге дә, ак атка атланган принц егет тә... Булатны күр­дем дә барысын оныттым... Йә, ярар, булган-беткән, уйлыйсым килми, уйла­сам, яшисем килми.

- Сөмбел, юкка кайгырма әле, бер җае чыгар. Мин киттем, иртәгә әниеңнәрдә очрашырбыз.

Сөмбел дә, «Очрашырбыз», дип ел­маеп озатып калды.

Икенче көнне алар, киенеп-ясанып, күчтәнәчләр алып, Сөмбелләр авылы Бәйрәмгулга кунакка киттеләр. Алар килгәндә, кунаклар җыелышкан, өй эче шау-гөр килеп тора иде.

Сания апа аларның килгәнен күреп, йөгерә-атлый каршы алырга чыкты.

- И кызым, и оныгым, - дип, кайсы­сын беренче кочакларга белмәде. Өйдә­ге кунаклар да аларны каршы алырга дип чыкты. Алар арасында бик чибәр, чәченә ак кырау төшкән, шулай да егетләр кебек төп-төз гәүдәле, мөлаем йөзле, кайнатасы яшьләре тирәсендәге, Сөмбелгә таныш түгел бер ир күренде, ул башын кырын салып, читтән генә яңа килгән кунакларны күзәтә иде. Әнисе:

- Кызым, таныш бул, бу - Әнвәр абы­ең, без аның белән ике туган булабыз. Бик ерактан кайтты, - дип, Сөмбелне таныштырды.

- Исәнме, Сөмбел үскәнем. Кайда үскән мондый чибәр кара карлыгач?

- Исәнмесез, - диде Сөмбел оялып кына, - шушында үстем.

 

- Син безнең як, Урта Азия кызлары­на охшагансың.

- Әйдә, кызым, әбиеңнең абыйсы - Иб­раһим бабаң да кайткан, кереп күреш, - дип, әнисе өйгә алып кереп китте.

Барысы җыелышып табын артына утырдылар, таныштылар. Өстәл яны гөр килеп торды, бераз кызып алгач, абыйсы сыздырып гармун уйнап җибәрде. Сөм­бел аңа кушылып җырлады:

Сагынганда ак болытка кара,

Поделиться:





Воспользуйтесь поиском по сайту:



©2015 - 2024 megalektsii.ru Все авторские права принадлежат авторам лекционных материалов. Обратная связь с нами...