Сагынганда ак болытка кара, 7 глава
- Сөмбел, ник син болай өзгәләнәсең, миңа булса да эчеңне бушат, сиңа бездә яшәү шулкадәр авырмы? Нәрсә борчый сине, нәрсәдән куркасың? Сөмбел, күзләремә карап әйт әле, нәрсә телисең син бездән, аңлат. Без бөтенебез гаепле кеше кебек йөрибез, өй өстендә кара болыт асылынып торган кебек. Әти белән әнинең ни гаебе бар, алар сиңа яхшылык кына телиләр. - Ул әкрен генә Ул, сүзен әйтеп бетерә алмыйча, туктап калды, аннары авыр сулап: -... шул вакытта китәрсең, - диде дә башын читкә борды. - Хәзер мине барыгыз да жәллисез, бала үсеп, әзрәк кулга тотарлык булгач, - мин сезне жәлләрмен. Моның чиге кайда, Байрас? Сине күралмаган кеше белән бер түбә астында ничек яшәргә кирәк? Мин абыеңа, китәрмен, юлыңа киртә булмам, дип сүз бирдем. Әткәй белән әнкәйне мин бик яратам, алар каршында оят миңа. Алар, бала булгач, барысы да үзгәрер дип уйлаганнардыр, ләкин безне бала бәйли алмый. Баланы күрмәсәгез, җиңелрәк булыр иде. Иртәме, соңмы, миңа барыбер китәргә туры киләчәк. Байрас, ичмасам, син аңларга тырыш мине. - Сөмбел, син дә аңла, минем сине беркая да җибәрәсем килми. Минем хакка, әниләр хакына, зинһар, ашыкма, - дип, Байрас аның кулын кысты. Матур зәңгәр күзләрдә яшь ялтырады, ул күзләрдә әллә нинди чаткылар уйнады, тагын нидер әйтергә теләгән иде, күз яшьләрен күрсәтүдән оялып сикереп торды да бакчадан чыгып китте.
«Бәлки, Байрас хаклыдыр, әткәй белән әнкәйнең ни гаебе бар, алар Сөмбелне үз балалары кебек якын күрәләр. Терелергә кирәк, бала әзрәк үссен, аннары күз күрер». Больницадан кайтканына бер ай булды. Гөлфия апа, бар эшен ташлап, аларны карый, ә ул елап йөри. Тиздән печән дә башланачак. «Үземне кулга алырга кирәк, ашка таш белән атмыйлар, яшәргә кирәк. Җитәр сырхау бозау кебек йөрергә», - дигән уйлар белән Сөмбел, үз-үзенә ышанып, торып басты. Чәй эчәргә чакырырга дип кергән Әлфисне кочаклап үпте, елмайды. Ул кинәт йокысыннан уянган кешегә охшап калды. Җиң сызганып, дөнья көтәргә, өйдә булышырга тотынды, ләкин Булат белән бер бүлмәдә ялгыз калмаска, аның белән очрашмаска тырышты. Азамат күзгә күренеп үсте, елмаеп алдаштыра башлады, өйдәгеләр аны кулларыннан да төшермәде. Сөмбел ашарга пешерде, өй җыештырды. Гөлфия апа килененең үзгәрүенә сөенеп туймады. Җиләк вакыты да җитте. Шәүкәт абзый көн дә эзләп кәләпүшенә җиләк җыеп кайта. Сөмбел дә кызыгып: - Әни, мин дә Әлфис белән җиләккә барыйм әле? - дигәч, Гөлфия апа: - Тик озак йөрмәгез, бала имезәсең бар бит, - дип, каршы килмәде. Алар башта берни тапмый озак йөрделәр, йөри торгач, бер чокырга - җиләклекнең уртасына килеп чыктылар. Икесенең дә сөенече эчләренә сыймады, дөньяларын онытып җиләк җыйдылар. Алар, чиләкләрен тутырып, шатлана-шатлана кайтырга чыкканда, көн кичкә авышкан иде. Болай да авыр чиләк бара-бара тагын да авырайды. Шәүкәт абый аларны күреп: «И балалар, кем яшь бала калдырып, шулай озак йөри инде?» - дип ачуланмакчы иде, килене кулындагы тулы чиләкне күргәч:
- Килен, нишләвең бу? Сиңа авыр күтәрергә ярамый, кайдан җыеп бетердегез мондый эре җиләкләрне? – дип елмайды. - Авыз итеп кара әле, әткәй, шундый тәмле. - Иртәгә җиләк бөккәне пешерербез, әйеме, апа? - диде Әлфис. - Пешерербез, солтаным. - Ә мин иң эре җиләкне Азаматка каптырам. - Әнкәй ачуланамы, бала еладымы икән? Әткәй, иртәгә безне бала белән җиләклеккә китерә алмассыңмы? Без җиләк җыйганда, Азамат коляскасында ятар иде, - диде Сөмбел шатлыклы тавыш белән. Шәүкәт килененә карап сокланды. Сөмбел рәтләнә башлады, тәненә әзрәк ит тә кунды, бит очлары да алсуланды. Кымыз эчерергә кирәк, дип, күңеленә салып куйды. - Әйе, килен, Ахунның тирә-як болыннары җиләк-җимешкә бай. Җиләккә Очлытау, Акбиек тауларына барырга кирәк, ә менә чия Майор яланнарында мул була. Кызыл көртмәле белән кара көртмәле Акчалы тавында, йә урыс урманында шәп уңа. Алла бирса, алып барырмын. Көзен гөмбә дә җыярбыз. Алар кайтып кергәндә, Булат ишегалдында бала күтәреп йөри иде. Ул: - Бала елатып, бу вакытка кадәр кая йөрисең? - дип ачуланып, Сөмбелгә карады. - Ярар, ярар, бала елый-елый үсә ул, - дип, кайнатасы киленен яклап каршы төште. - Хәзер тәмләп ашар, әнә, Әлфис җиләк ашатам, ди. Сөмбел кулларын юып килде дә күтәрелеп карамыйча гына Булат кулыннан баланы алды. - Улым, еладыңмы, ашыйсың килдеме? - Әйдә, апа, теге зур җиләкне каптырыйк. - Кит, теләсә нәрсә ашатма, кечкенә бит әле ул, - дип, Булат Әлфисне ачуланды. Бала, әнисенең тавышын таныпмы, тагын елый башлады. Сыер савып чыккан Гөлфия апа:
- И балам, ник озакладыгыз? Син киткәч бик каты елады, тамагы да ачкандыр, тизрәк имез инде, - диде. Сөмбел, кеше күзеннән ераграк булыйм дип, бала имезергә бакчага кереп утырды. Бала имине эләктереп алды да комсызланып суыра да башлады. Бу дөньяда кемгәдер кирәк булуыңны аңлау күңелгә рәхәтлек бирә. Менә бит ул чын тормыш! - Ачка үлә язганмы? - диде Булат. Үз уйларына батып утырганга, Сөмбел аның янына килеп басуын сизми дә калган. - Кит, карап торма, - диде ул, күкрәген кулы белән капларга тырышып. - Сөмбел, ник син миннән качасың? Минем дә аның ашаганын, ими имгәнен күрәсем килә бит. Ә син мине күрүгә качарга гына торасың. Ашап туймаган бала имине эзләп кычкырып елап җибәрде. - Сөмбел, ашат, туймады бит, ник яшердең инде? - Син киткәч ашатырмын, - дип җавап бирде Сөмбел коры гына. Сөмбел киреләнгән, аны кире каккан саен, Булат, үзе дә сизмәстән, аңа ныграк тартылды, улын сагынып, атна саен кайтты. Ике ай буе Фәридә белән күрешкәне юк, бары хат аша гына хәбәрләшәләр. Соңгы вакытта еш кына Байрашың күз карашы Сөмбелгә төбәлгәнен сизде. Энесенең әллә теге вакытта әйткән сүзләре хак булды микән? Булмас, аңа кызлар беткәнме, дип үзен тынычландырырга тырышты. Беркөнне әтисе: - Хатының мунчага китте. Йөрмә монда мүкләк сыер кебек, хатының янына бар, әзрәк ир була бел, - дип ачуланды. - Кертми ул, - дип куйды Булат, атасыннан оялып. - Ә син икенче юлы биген алып ат! Әй, улым, бигрәк пешмәгәнсең, Байрас булса, бүрәнәсен сүтеп кереп утырган булыр иде. Икенче атнада Булат, чынлап та, кайту белән мунчаның биген алып атты. Сөмбел, гадәттә, мунчага иң соңыннан, өйдәге эшләр беткәч кенә керә. Булат ул кичне түземсезлек белән көтте, киткәнен күрми калмыйм дип, мунча ишеген күзәтте. Ул Сөмбелнең җиңел генә янына кертмәсен яхшы аңлый, ни әйтәсен дә белә, ләкин ниндидер көч акылын томалады, күңеле Сөмбелгә тартылды. Ни булса, шул булыр дип, Сөмбел китеп бераз вакыт узгач, карак кеше сыман як-ягына карана-карана, мунчага кереп китте.
- Әй, кем бар? Монда мин, - дип кычкырды Сөмбел. Үзе арты белән борылып басты, тәнен ни белән капларга белмичә, күзенә беренче күренгән зур сөлгене эләктереп алды. - Курыкма, бу мин. - Нишлисең монда, чыгып кит! Булат Сөмбелнең сүзләрен ишетмәде. Каршысында басып торучы кечкенә сылу гәүдә, иңнәренә таралган куе кара чәчләр, нечкә бил аның зиһенен томалады. Ул сукыр кеше кебек кулларын алга сузды, Сөмбелнең иңенә кагылуга, кинәт сискәнеп куйды. Аның хатынын анадан тума килеш беренче тапкыр күрүе. Үзенә көчләп хатын итеп тагылган Сөмбел ут яктысында шундый гүзәл иде. Ул аны акрын гына күкрәгенә кысты, үзен-үзе белештермичә, шашып-шашып үбә башлады. Сөмбелне әкренләп үзенә таба борды, ул сөлгесен кысып тоткан, күзләрен йомган килеш: - Булат, кирәкми, калдыр мине, - дип пышылдады, ләкин үзе кумады, этмәде. - Сөмбел, без бит никахлы, Сөмбел, ничек сагынганмын мин сине, зинһар, кума, китә алмыйм, - дип пышылдады Булат. Ул инде үз-үзенә хуҗа түгел иде, онытылып, Сөмбелнең һәрбер ноктасын кайнар иреннәре белән шашып үбә башлады. Сөмбел үзендә аңа каршы торырлык көч тапмады, бары дер-дер калтырады, тәненең Булат кагылган һәр җире әйтеп бетергесез рәхәтлек уята, күңелне өтеп-өтеп ала иде. Аның зур куллары астында яшь хатынның тәне камырга әйләнде. Булат аның йомшак күкрәкләрен, әллә кай җирләрен иркәли-сыйпый идәнгә тезләнде, Сөмбел кысып тоткан сөлгене дә тартып төшерде. Сөмбел аһ итте, куллары белән кайсы җирен капларга белмичә калды. Булат бермәл күзен ачып, аның гәүдәсенә, күкрәкләренә сокланып карап торды. Күзләре әкренләп өстән аска төште. Шулчак кендектән аска чаклы сузылган кызыл-шәмәхә яра аны сискәндереп, - Кичер мине, Сөмбел, - дип, аның күзләренә карады. - Курыкма, мин сиңа кагылмыйм, - дип, иреннәре белән шәмәхә ярага йомшак кына тиеп алды да, исерек кеше кебек чайкала-чайкала, мунчадан чыгып китте. Ишек ничек ачылса, шулай тавышсыз гына ябылды.
Сөмбел баскан урыныннан да кузгала алмады, кайнар күз яшьләре күкрәкләренә тамды. Аның җанын әллә оялу, әллә гарьләнү биләп алды. Ул аны элеккечә иркәли, үбә, башын югалта, ләкин «яратам» дими. Ничек аңларга соң моны? Мәңге онытмасын, газапланып яшәсен, ди микән? Сөмбел мунчада ялгызы бик озак елады. Берсе мунчада, икенчесе бакчада... Булат, мунчадан чыккач, карт алмагач төбенә килеп утырды, аның бу мизгелдә аю булып үкерәсе, бүре булып улыйсы килде, йөрәге күкрәгенә сыймады. «Нишләдем мин?» - дип, үзен ачуланды. Әллә язмышка буйсынып, «Сөмбел, барысын да оныт, әйдә, ир белән хатын булып бергә яшик» дияргәме? Юк, Сөмбел беркайчан онытмаячак та, кичермәячәк тә. Аның яралары зур, тирән, Булат салган яралар... Кирегә юл юктыр шул. Ә аның хыялы, мәхәббәте, яшь каендай сылу Фәридәсе кемнәргә калыр? Фәридәне кемнеңдер хатыны итеп күзалдына китерү дә коточкыч тоелды. Юк, ул Фәридәсен беркемгә бирмәячәк! Ул күпме төннәр озын буйлы сылуы белән култыклашып, башкаларны көнләштереп, урамда йөрүләр турында хыялланды. Әйе, аның чибәр хатынына күпме күзләр көнләшеп караячак. Фәридәнең бер карашы җитә, ул аның колына әйләнә дә куя. Сөмбел белән, улы белән нишләргә соң? Сөмбелгә бераз гына якынлашса да үз-үзенә хуҗа булудан туктый, башы белән упкынга чума. Менә хәзер дә тынычлана алмый утыра, елыйсы килә. Мескен карт алмагач, ничә ай инде аның калын ботаклары астында ике яшь йөрәк кайнар күз яшьләре түгә. Әгәр теле булса, Булатка киңәш биреп: «Бәхетеңне ерактан эзләмә, бәхетен яныңда. Өеңә кер дә хатының белән балаңны кочаклап ят. Беренче хатын Ходайдан, икенчесе...» - дияр иде. Юк шул аның теле... Сөмбел бүлмәсендә ут янды, ачык тәрәзәдән бала елаган тавыш ишетелде. Булат өйгә кермәде, тәрәзә янына килеп, читтән генә Сөмбелнең көйли-көйли бала имезгәнен күзәтте. * * * Печән өсте җитте. Бөтен кеше печәндә, Булат та ял алып кайтты. Сөмбел белән Әлфис өйдә калды. Тавык чүпләсә дә бетми торган йорт эше Сөмбелгә өелде, ул хәленнән килгәнчә эшне җиренә җиткереп эшләргә тырышты. Байрасның ай буе кайтканы юк, аны кайсыдыр авылга көзге урып-җыюга җибәргәннәр, ахры. Кыяр-помидор, алмалар өлгерә башлады. Сөмбел көне буе бакчада мәш килә, улы шунда бишегендә ята. Кайнатасының бакчада бишек көйләве бик яхшы булды. Музыка астында Сөмбел бакчада ашын да пешерде, керен дә юды. Бакча Сөмбелгә аның өчен генә ясалган оҗмах почмагы кебек тоелды. Ул утырткан чәчәкләр, бигрәк тә койма буендагы дәлияләр эре-эре чәчәк атты. Печәнчеләргә кичке ашны бакчада әзерли, күңелләрен күрә, кич белән гөрләшеп чәй эчәләр. Аның бакчасына күршеләре дә кереп чәй эчәргә ярата. Гөлфия апа килене булуга сөенеп бетә алмады: печәннән арып кайтуга, аш пешкән, мунча ягылган, сыер савылган, бар да тәртиптә. Кайтып ашап-эчәләр, туйганчы оныкларын сөяләр дә ятып йоклыйлар. Гөлфия апаның үз гомерендә беренче тапкыр шулай рәхәтләнеп печән эшләве иде. Кечкенә генә Сөмбел барысына да ничек өлгерәдер, ашларны да бик тәмле әзерли. Барысы яхшы кебек, ләкин шулай да аларны билгесезлек борчыганы сизелә. Булат белән Сөмбел сөйләшми, бергә йокламыйлар. Иртән йокыдан торгач, Гөлфия апа өметләнеп, Сөмбел янындагы урынга карый. Юк шул, Булат урынында Әлфис, Әлфис урынында Булат ята. Ник яшьләр үзара уртак тел таба алмый? - Әллә ялгыштыкмы икән, атасы, көчләп яраттырып булмый бит, бәлки Сөмбелне алып кайтасы да калмагандыр, - дип, аптырап сорап куйды беркөнне иреннән Гөлфия апа. - Нәрсә, кире илтеп куярга кушасыңмы? - Юк инде, аптыраганнан гына әйтәм. - Нәрсә югалтканыңны аңлар өчен югалтып карарга кирәк, ди, шунысыннан куркам. Сөмбел кебек бар яктан килгән хатын ялгыз калмас. Менә әйткән идең диярсең, киләчәктә бик чибәр хатын булачак ул. Булат кына соңлап аңламагае. Беләсеңме, анасы, минем бер нәрсәгә шигем бар, күптән әйтмәкче идем дә, тик сез хатын-кызлар икенче төрле аңлавыгыз бар. - Әйт инде, сузма. - Миңа калса, безнең Байрас Сөмбелгә гашыйк, мин моны күптән сизеп йөрим инде. Ул кайтса, Сөмбелнең һәр адымын күзәтә, берәр хәл булса, һәрвакыт аның янында. Сизгән булсаң, Байрас бик үзгәрде, элекке җилбәзәк түгел инде, җитдиләнеп китте. Менә шуларны уйлыйм да һич очына чыга алмыйм. - Кит инде, атасы, абыйсына көндәш була алмас бит. - Ярый, анасы, ашыкмыйк әле, бер җае чыгар. Әгәр Байрас Сөмбелне алам дисә, мин аптырамам, каршы да килмәм. Син дә яхшылап уйла, минем оныгымны кемнеңдер баласы итеп күрәсем килми. Тыштан тыныч күренсәләр дә, менә шундый борчу-өметләр эчендә яшиләр алар. Август урталарында печәнне бетерделәр. Беркөнне Шәүкәт абый кичке аш вакытында: - Иртәгә кибән куябыз, Әлфисне да үзебез белән алабыз. Ат белән чүмәлә тарттырыр. Сөмбел бер көн генә солтансыз торып торыр инде, - диде. Иртән барысы да печән өяргә киттеләр, Сөмбел бала белән өйдә үзе генә калды. Иртәнге якта кибән куясы урынга чүмәлә тарттырдылар. Гөлфия апа: - Печән өя башлаганчы, әйдәгез, ашап алыйк,- дип, кыр табыны әзерләде. Әлфис атта гына йөрсә дә арыган иде, әнисенең сүзен ишетүгә, табын янына сузылып та ятты. Аның янына Булат килеп утырды. - Арыдыңмы әллә? Шулай ул, әле сиңа эләккәне юк, безне синең кебек чакта көн дә иртә таңнан уятып, печәнгә алып баралар иде. Ә син йокың туйганчы, җиңгәң куенында йоклыйсың. - Йокласа соң, мин бит бала карыйм. - Әлфис улым, җитәр апаң белән йокларга, мин сиңа анда кермә дип, ничә әйттем инде. Менә өйләнгәч, үз хатының белән йокларсың. Бераз оят кирәк, бер ел бит инде, кияү егете кебек ул бүлмәдән чыкмыйсың да, абыең урыны икәнен беләсең бит, - диде әтисе. - Апа бит үзе, минем янга ят, ди. Без хәзер Азаматны да уртага салып йоклатабыз! - Улым, син зур бит инде. Менә мин әниең белән ятам, абыең да Азаматның әнисе белән ятарга тиеш. Ул бит аның хатыны, - дип, Шәүкәт абый төпчегенә аңлатырга тырышты. - Ул аның хатыны түгел, - диде Әлфис киреләнеп. Әнисе улының сүзләреннән аптырап калды. - Ни сөйлисең, улым? Кем әйтте? - Апа әйтте, бер апага, - диде малай борынын тартып. - Нинди апага? - Апа сөйләргә кушмады. Әтисе дә тәлинкәдән башын күтәреп, кырыс тавыш белән: - Әлфис, нинди апа? - дип кызыксынды. - Апа әйтергә кушмады. - Апаңа берни дә әйтмәбез, сөйлә! Барысы да ашларын онытып, бу чыбыксыз радиодан тагын ни ишетербез икән дип, Әлфискә төбәлделәр. Әтисе: - Йә? - диде басым ясап. - Өченчекөн безгә, Булат абыйны сорап, бер апа керде. Сөмбел апа: «Ул печәндә», - диде. Теге апа: «Булат минем апамның кызына өйләнәм дип йөри икән. Монда килсәм, аны өйләнгән, баласы бар, диләр. Әгәр алдап йөрсә, бездән яхшылык көтмәсен», - диде. Улының сүзләрен ишеткәч, әтисе торып ук утырды: - Алай... килеп җиттек. Апаң нәрсә диде? - «Юк, сезгә дөрес әйтмәгәннәр, ялгышканнар, энесе өйләнде. Мин энесенең хатыны булам», - диде апа. - Тагын ни булды? - диде әтисе, кызарып. - Теге апа китеп барды, ә апа бик нык елады, Азамат та кушылып елады. Әти, апа сөйләргә кушмаган иде, белсә, мине ачуланачак. Булат ашамады, каядыр агачлар арасына кереп китте. Табын янындагыларның да тамагына азык үтмәде. Эшнең рәте китте, көннең яме бетте. Бер-берсенө карамый-эндәшми, кибән өйделәр. Олыларның башында бер генә уй: «Алар кайтканчы, Сөмбел бала белән чыгып югалмагае». Тик бу хакта бер-берсенә кычкырып әйтергә курыктылар. Капка төбенә йөк машинасы килеп туктаганда, Сөмбел кичке аш өлгертеп йөри иде. Машина тавышын ишетеп, ихата уртасына йөгереп чыкты. - Байрас, ай буена югалып, кайда йөрдең? - Исәнме, Сөмбел, - дип, Байрас аңа якын ук килеп басты. Ул кояшта каралган, чәчләре үскән. Үзе тузанга батып беткән булса да, шундый чибәр, сөйкемле иде. - Әйдә бакчага, бала берүзе, - дип, Сөмбел аның кулыннан тартып бакчага алып керде. - Әйдә, сөйлә, кая югалдың? Кил, менә монда утыр, хәзер аш өлгертәм. Әткәйләр дә кайтып җитәр, алар бүген кибән куя, - дип сөйләнә-сөйләнә, күбәләк кебек очып кына йөрде. - Мин бит сезнең авылда эшлим, сездә торам, әниең сиңа күп итеп сәлам әйтергә кушты. Без аның белән печәндә эшлибез, төнлә печән алып кайтабыз, шуңа озак кайта алмадым. Сөмбелнең кулыннан чүмече төшеп китте, ул сөенеченнән Байрасның каршысына килеп басуын сизми дә калды. - Синме, бездәме, әнигә булыштыңмы? Байрас җаным, нинди әйбәт кеше син! Сөйлә, авылда ниләр бар? Әни безне сагынамы? Сөйлә инде. - Сагына, Сөмбел. Әниеңнең берүзеңә генә бик авыр. Быел бөтен ларын бодай белән тутырдым, печәнне дә җитәрлек ташыдык, әле тагын алып кайтасы бар. Сөмбел аның һәр сөйләгән сүзен йотып барды, шатлыгы эченә сыймады. Байрас әсәрләнеп аны күзәтте, аның озак кайтмавының төп сәбәбе - Сөмбелне ничек тә онытырга тырышу иде. Ә менә хәзер күрде дә аны ничек сагынуын аңлады. Их, бер генә кочаклап үбәсе иде, ник аннары әтисе диварга терәп атмасын шунда, бер генә тапкыр... Сөмбелнең шат йөзе, балаларча самими сөенүе аның күңеленә ниндидер татлы рәхәтлек бирә иде. - Әйдә, сал майкаңны, юып эләм. Менә монда кояшта җылынган су бар, үзең дә юын. Мунча өлгермәде шул әле, юынып чыккан булыр идең. - Син салып торсаң, юынам, - диде Байрас елмаеп. - Салып торам, Байрас, менә монда үләнгә иел. Ул, чиләк белән җылы су алып килеп, Байрасны юындырды. - Чәчләрең шундый үскән, бу эсседә ничек йөрисең, - дип, Сөмбел аның куе чәч арасына бармакларын батырып, су белән чайкады. - Кызларга шулай ошый, - диде ул көлеп. - И-и, син пеләш килеш тә матурсыңдыр инде. Безнең авыл кызларын гына түгел, әбиләрен дә үзеңә гашыйк итеп бетергәнсеңдер. Мин аларны жәллим, син берәү, ә алар күбәү, - дип, Сөмбел матур итеп челтерәтеп көлде. Байрасның җилкәсенә зур сөлге китереп япты. - Син бит әле Азаматны күрмәдең. Әйдә, күрсәтәм, ул әткәйгә охшап бара, сезнең якка тарткан. Алар алмагачка эленгән бишек янына килеп бастылар. Үз уенчыклары белән уйнап яткан бала әнисен күреп елмаеп җибәрде, битләре матур итеп чокырайды. Ул күзгә күренеп үскән, тыпырчынып көлә, ыгу-ыгу килеп үз янына чакыра. Искиткеч матур бала. - Кара әле, улым, кем кайткан? Байрас абыйсы кайткан бит. Син, улым, тыныч кына ятып тор. Мин абыйны ашатыйм да аннары сине ашатырмын, яме, улым. Сөмбел өстәлгә яңа пешеп чыккан токмачлы аш, сөт өсте китереп куйды. - Аша, син бит эш кешесе, - дип, Байрас каршына килеп утырды. - Сөмбел, сезнең хәлләр ничек соң, абый белән борчак пешәме? - Юк, Байрас, без аның белән чит кешеләр. Мин сиңа бер вакыйга сөйлим, әтиләргә әйтмә, — дип, өченчекөн булган хәлне сөйләп бирде. - Синең хатының дигәнгә ачуланма инде, телемә беренче ни килде, шуны әйттем. Мин Булатка каршы килә алмыйм, өйләнсен, ул кыз минем шикелле җүләр түгелдер, акыллы, чибәрдер. Бала дип, бөтенебез бәхетсез була алмыйбыз бит инде. Сөмбел үзенең уйлары белән каядыр еракка китте. Аннары сүзен дәвам итте: - Өйләнсен, бәхетле булсын. Ул яхшы кеше, мине яратмаган өчен генә начар дия алмыйм. Нишлисең бит, бөтен кеше дә үз тиңен таба алмый, чын мәхәббәт ул меңгә бер генә була, диләр. Мин, күрәсең, шул меңнәр арасына кермәгәнмендер.
Воспользуйтесь поиском по сайту: ©2015 - 2025 megalektsii.ru Все авторские права принадлежат авторам лекционных материалов. Обратная связь с нами...
|